Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әни» сүзе күңелләрне һәрчак иркәли

18 ел элек Надя бердәнбер дөрес сайлау ясагандыр, мөгаен, үз гаиләсен булдыру хакына институттан киткән.

Моннан өч ел элек «Күп балалы гаиләләр» рубрикасында Валентин һәм Надежда Прытковлар гаиләсе турында язган идек инде, анда без өлкән кызлары Саша һәм Настяның ни белән мавыгулары, уртанчы кызлары Аня һәм Любашаның ниләр белән кызыксынулары һәм ике айлык Валюшаның  озак итеп йокларга яратуы турында сөйләдек.

Быел кышның соңгы көнендә, без кабат Прытковлар гаиләсе белән очраштык.

- Бу вакыт эчендә сезнең гаиләдә ниләр үзгәрде?

- Без үсеп җиттек. Әмма сан ягыннан түгел, ә авырлык үлчәмендә, - дип шаярта гаилә башлыгы Валентин. «Быел мәктәпне берьюлы ике балабыз: 11 сыйныфта укучы Александра һәм 9 сыйныф укучысы Анастасия тәмамлый. Барыбыз да имтиханнар өчен борчылабыз («бюджетка» керү өчен яхшы баллар кирәк ич) һәм алдан ук сагына да башладык инде, чөнки гаиләдәге ике кеше берьюлы өйдән чыгып китә бит».

Унберенче сыйныфта укучы Александра булачак һөнәрен әлегә сайламаган: «Бер югары уку йортына керәсе килә, тик ул шәһәр моннан бик еракта. Башка уку йортына да барырга була, тик баллар буенча узмамын, дип куркам. Минем өчен бу бик катлаулы мәсьәлә: һөнәр сайлау - чыгарылыш кичәсенә яңа күлмәк түгел, ә гомерлеккә үз язмышыңны сайлауга тиң». Ә менә тугызынчы сыйныф укучысы Анастасия күптән карар кылган инде, үз максатына ирешер өчен, ул барысын да эшли - спорт белән актив шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм аңа үзенең дусларын, сеңелләрен дә җәлеп итә.

 

 

 

 

«Мин үзем укыган Черемухово мәктәбендә физкультура укытучысы булырга телим. Кайсы шәһәрдә укуым да билгеле инде - Түбән Кама педагогика көллиятенә барачакмын.Укып бетергәч, үземнең сеңелләрем өчен дә укытучы булырмын, шәт. «Менә шул чакта мине тыңламый карасыннар әле», - дип елмая Настя, кызларга күз салып.

- Өйдән чыгып китәр алдыннан нинди хисләр кичерерсез икән?

- Кайчагында тизрәк ераграк китү теләге барлыкка килә. - Мондый хис кечкенәләр шаярышып, елашып алганда гына булып ала.  Ә алар тынычлангач, әти-әни йортын калдырып китү теләге югала, - дип сөйли Настя.

Надежда, барлык әниләр кебек үк, кызларының үсеп җитүенә шатлана һәм аларны сирәк күрәчәгенә бераз көенә дә: «Мин көне буена биш кызымнан йөз тапкыр диярлек «әни» сүзен ишетәм һәм шуңа ияләштем инде. Өстәвенә, алар миңа хуҗалык буенча да яхшы ярдәмчеләр. Дөрес, хәзер алар үз вәкаләтләрен Анютага тапшырачак, ул безнең бик зур бит инде - бишенче сыйныф укучысы. Тик Анютаны бу бөтенләй сөендерми кебек, ул Люба һәм Валя белән рәхәтләнеп уйнавын дәвам итәргә әзер.  Хәер, Люба вакытны ашыктыра инде - 1 сентябрьне көтә, 1 сыйныфка барачак! Анда теләсәң-теләмәсәң дә йокларга яткыра торган бакча түгел шул. Ә менә өч яшьлек Валюша рәхәтләнеп бакчага йөри, анда «тихий час» вакытында,чыннан да, тыныч һәм  әни дә янәшәдә генә, чөнки хәзер ул биредә эшли.

Бу зур гаиләдә барысы да әйбәт. Тик алай да 8 мартка барысына да бүләк алу өчен Валентинга байтак фантазия кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев