Нәсибулла Ганиев: “Бернигә дә үкенмим, яшәвемне дәвам итәм“
Красный Октябрь поселогында яшәүче Нәсибулла Ганиев 2 майда үзенең юбилеен билгеләп үткән. Туганнары һәм якыннарыннан тыш, бу көнне тыл хезмәтчәнен – хезмәт ветеранын котларга җирле власть вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре дә килгән.
Нәсибулла Габдрахман улы тумышы белән Аксубай районыннан, шунда мәктәп тәмамлаган һәм армиягә чакырылганчы колхоз кырларында механизатор булып эшләгән. Ул Хабаровск краеның Совет Гаване шәһәрендә хезмәт иткән. Кышын анда бик каты салкыннар, ә яз озакка сузыла һәм дымлы. Яшь солдат нәкъ менә шул сәбәпле авырый да, нәтиҗә буларак, ике ел хезмәт иткәннән соң аны комиссовать итәләр һәм өенә кайтарып җибәрләр.
- Ул елларны еш искә алам, - дип сөйли юбиляр. - 1951 елда Красный Октябрь совхозына эшкә килдем. Мине плотник (балта эше) итеп алдылар: ул вакытларда монда авыл хуҗалыгы объектлары күп төзелде. Ә мине әтием кече яшьтән балта эшенә өйрәтте.
Бу авылда Нәсибулла ага булачак тормыш иптәшен очрата, алар өйләнешә, дүрт балалары туа. Хатыны терлекчелектә эшли, ул – көн буе төзелештә. Шулай булса да, үз хуҗалыкларында терлек һәм кош-корт асрый алганнар. Төзелеш тукталып торганда, ул фермада хезмәт куйган.
Нәсибулла ага үз гомерендә 4 йорт төзегән (үз куллары белән). Бүген ул шуларның берсендә яши. 10 ел элек тормыш иптәше бик нык авырып киткәч (ул инде мәрхүм), шул ук поселокта яшәүче уллары Наил хатыны Гөлия белән үз йортларыннан әти-әнисе йортына күченәләр. Инде оныклары һәм хәтта оныкчыклары да үсеп беткән. Ганиевлар нәселе көннән-көн ишәя бара.
Гөлия үзенең каенатасы турында җылы сүзләр генә әйтә, аның холкы яхшы, ул изге күңелле, эш ярата, “Коммунистик хезмәт ударнигы“, “Намуслы хезмәт өчен“ һ.б. медальләр белән юкка гына бүләкләнмәгәндер, дип сөйли, андый медальләре, юбилейныкыларын санамыйча, 10 га якын икән.
- Ул әле хәзер дә үзенә шөгыль табып тора: умарталар тотмый башлаганына да ике ел гына әле, анысын да ни сәбәпледер үлеп беткәнгә генә бетерде. Хуҗалыктагы терлекләрне дә карый, бакчадагы эшләр дә аның катнашыннан башка үтми.
- Бер гасыр диярлек яшимен, бу елларны яшәү ансат түгел: үз тормышыңны кору йорт төзүгә караганда да авыррак. Әмма бу катлаулы бурычны да үти алганмындыр дип уйлыйм, шуңа күрә бернигә дә үкенмим, яшәвемне дәвам итәм, - ди.
Юбилярны туганнары һәм авылдашлары гына түгел, район власте дә хөрмәт итә. 8 майда безнең районнан делегация составында Нәсибулла Ганиев Казанда ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән ТР Президенты белән очрашуда өченче тапкыр булган инде. Нәсибулла Габдрахман улына әлеге очрашуларда барысы да ошый. “Яхшы итеп сөйлиләр дә, концерт та яхшы, тәмле итеп сыйлыйлар да. Ә иң мөһиме үзеңнең яшьтәшләрең белән аралашу бик ошый“, - ди ветеран.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев