"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 15 ноябрьдән 25 енә чаклы абунәче ункөнлеге үткәрде.
Шушы көннәр эчендә район газетасына 200 дән артык кеше язылган. Алар арасында 28 ноябрьдә Яңа Чишмә почта бүлекчәсендә 30 приз уйнатылды. Призларның химаячеләре эшмәкәрләр Ринат Мухитов, Рамил Нуртдинов, Малик Әхмәтов һәм Фәнил Саматовлар иде.
Призлар уйнатуда районның алты авылыннан абунәчеләр катнашты.
"Команда исәбе" буенча иң күп призны Чабаксар АҖ халкы отты. Яңачишмәлеләр арасында призлар безнең даими язылучыларыбызга эләкте, алар арасында Сергей Орлов, Антонина Суворова, Мингаян Мокеева, Валентина Захарова, Анастасия Гасилова һ.б. бар иде. Чарада катнашып приз отучылар - бүләкләрне үзләре алып кайтып киттеләр. Ә калган бүләкләр исә газетабыз редакциясендә (адресы: Ленин урамы, 102 йорт) үз хуҗаларын көтә. Менә алар: Н.Гайнанова (Акъяр), М. Зиннурова (Чаллы Башы), Красный Октябрьдән Р. Хәертдинова, Е. Захарова, В. Кирюшова, Л. Мохтаровалар. Шулай ук төп приз Красный Октябрьгә китә - ул өстәл-тумбага сертификат, бүләк иясе - Надежда Остолопова.
Без барлык абунәчеләребезгә - газетабызның тугры дусларына рәхмәт белдерәбез. Исегезгә төшерәбез, 2018 елга газетага язылу дәвам итә.
Лариса Федорова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев