Реклама
Җәмгыять
Нык гаилә – көчле Россия
Язның беренче көнендә, 1 мартта, Балалар иҗат үзәгендә булачак әниләр һәм ике һәм аннан да күбрәк балалары булган хатын-кызлар җыелган иде, аларның күбесе ирләре белән килгән.
Очрашуда барлыгы Яңа Чишмә районында яшәүче һәм кайберләре инде балалар тәрбияләүче яки беренче балаларының тууын көткән 30 гаилә вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәл янында аларны тәм-томнар белән кайнар чәй һәм, әлбәттә инде, "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җитәкчелегендәге "Мәрхәмәт-Милосердие" Яңа Чишмә район Советы депутат - хатын-кызлар берләшмәсе вәкилләре көтә иде.
Бу очрашу барлык яшь гаиләләр дә дәүләт ярдәменең нинди яңа инструментларыннан файдалана алуларын белә алсын өчен "Нык гаилә" проекты кысаларында оештырылган. Ә моның өчен очрашуда шулай ук РҮХ табиб-педиатры Алсу Алукаева, ПИЗО рәисе Наталья Попкова, Ак Барс Банкның өстәмә офисы начальнигы Исламия Мортазина, социаль яклау бүлеге мөдире Людмила Сорокина, ЗАГС бүлеге мөдире Алия Миръякупова, "Кайгырту" ХСХКҮ белгече Марина Нестерова да катнашты.
Авыр тормыш хәлендә булган һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтергә алынган учреждение вәкилләре очрашуга килгән яшь гаиләләргә ипотеканың һәркем алырлык (керерлек) булуы, беренче бала тугач бирелә торган түләүләр, ана капиталының яңартылган программасы турында аңлаттылар. РФ Президентының әлеге барлык яңа демографик инициативалары инде 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә.
Шулай ук Татарстан Республикасында 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласы туган 25 яшькә чаклы һәм өченче баласы туган 29 яшькә чаклы булган хатын-кызларга булышлык күрсәтү чаралары кертелү турында да җентекләп сөйләделәр. Очрашуга килүчеләрнең сорауларына белгечләр җавап бирде, югарырак органнарның тәфсилле аңлатмасы таләп ителгән сораулар да булды.
Әлеге чарада Никитиннар, Исмәгыйловлар һәм Строгановлар гаиләләренә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Лариса Федорова.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев