Нык холыклы һәм аралашучан әби
2 декабрьдә Петропавел Бистәсеннән Анна Яковлевна Ерохинага 90 яшь тулды
Бу көнне авыл җирлеге башкарма комитеты, клуб, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бүләкләр һәм чәчәкләр белән, Анна түтинең өенә килеп, бик күп җылы сүзләр җиткергәннәр, ә «Сударушка» ансамбле бик матур җырлар башкарган. Мондый игътибар күрсәтүгә Анна Яковлевна шулкадәр дулкынланган ки, хәтта күз яшьләре дә чыккан.
Туганнар җыелышкан
Юбилей көнендә аны туганнары, Яңа Чишмәдән улы Владимир хатыны Марина белән, кызлары, оныклары шалтыратып котлаганнар. Ләкин бу юбилей репетициясе генә булган әле. Барлык туганнар 7 декабрьдә ял көннәрендә җыелышкан. Махсус бу көнгә аның кызы - балалар бакчасы тәрбиячесе Мария әбинең оныкчыкларына котлау өчен шигырьләр ятларга кушкан. Бәлки җырлаганнардыр да әле, Анна Яковлевнаның әтисенең тавышы бик матур булган, ул хәтта чиркәүдә дә җырлаган. Геннар юкка чыкмый бит, ә бабаларыннан оныкларына күчә. Мария Яр Чаллыда яши, әнисе янына еш кайта. Икенче кызы Елена һәм улы Владимир - Яңа Чишмәдә. Анна Яковлевнаның барлыгы дүрт баласы була: өлкән улы яшьли вафат булган.
Шунда туган, шунда үскән дә
Ул үзе, өлкән яшьтә булуына карамастан, холкы буенча бик аралашучан. Аяклары авыртканга күрә, ул инде 10 ел ходункилар белән йөри. Әмма Анна түти өйдә ялгызы түгел, әбинең хәлен белешергә күршеләре керә. Социаль хезмәткәр Ясмира көн саен ашарга пешерә, идән юа, кибеткә бара, яңалыкларны сөйли.
- Монда тудым, монда үстем. Беркая да китмәдем. 90 ел буе шушында яшим, - дип башлады сүзне Анна Яковлевна.
Ата-ана гаиләсендә дүрт бала була. Аның сүзләре буенча, әтисе 4 сугышны узган, беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында катнашкан, 7 ел әсирлектә булган. Соңгы сугыштан кайткач, озак тормаган.
- Шуның аркасында өйдә озаклап торганы да булмады, - дип искә ала әби. - Без әни белән икәү генә кала идек, мин иң кечесе, өлкәннәребез урнашкан иде инде. Ач булганыбызны хәтерлим. Әни колхозда эшләде. Мин кечкенә, өйдә калдым. Ә ашыйсы килә бит, идән астына төшәм (без анда бәрәңге сала идек) һәм бармакларым белән идән астындагы җирне казыйм, бәлки, кечкенәсе генә булса да калгандыр, дим. Бәрәңге тапкан очракта чи килеш ашый идем. Пешереп булмый шул, мичкә ягарга кирәк бит.
Математиканы яхшы белгән
Сугыш башланганда Анна Яковлевнага 7 яшь була. Мәктәп укучыларын чөгендер, иген кырын утарга җибәрүләрен искә төшерә. Ул вакытта перчаткалар юк бит инде - бармаклары камыл утаудан канап беткән. Анна Яковлевна тагын бер хәлне исенә төшерде: математикадан гел бишлегә, ә рус теленнән гел икеле булган.
Моны Мария түти болай аңлатты, гел икеле алуының сәбәбе аларның авылында һәр сүзне «а» белән сөйләшүдә икән. Мәгълүм ки, районның төрле рус авылларында, хәтта күрше авылларда да, сөйләшү алымы төрле булган: Яңа Чишмә, Рус Волчьяда «о» белән, ә Петропавел Бистәсендә элек-электән үк шәһәрдәге кебек «а» белән генә сөйләшкәннәр.
- «Корова», «молоко», «пошла» дигән сүзләрне гел «а» белән яздым һәм һәрчак берле алдым. Укытучы да аптырап башын тота иде. Отличницадан күчереп язарга да тырышып карадым - файдасы гына булмады, берле билгесе гел минеке иде, - дип көлә Анна Яковлевна.
Аның каравы, математикадан шәп булган. Шуңа күрә 7 нче сыйныфтан соң ук Анна Яковлевнаны колхоз бригадасына учетчик итеп алганнар. Аның дус кызлары «Красный крест»ка медик булырга укырга кергәннәр, ә ул эшли башлаган. «Яхшы киемем юк иде», - дип аңлатты ул. Шулай да мәктәптән соң 14 яшьлек Аннаны барыбер киендергәннәр. Ул апасы янына Родники авылына кунакка барган, аңа итек, туфли, күлмәк сатып алганнар. Кыз эшкә инде 7 сыйныфтан бирле киеп йөргән чабатадан түгел, ә матур аяк киеменнән барган.
Төрле эшләр башкарган
Башта фермадагы сөт күләменең, аннары күпме бөртек суктырылуын, печән чабу һ.б. исәбен алып барган. Бер үк вакытта үлчәүче дә, кладовщик та булган.
- Барысы да әйбәт барды, саннар да тәртиптә иде, - дип искә ала ул. - Хәзер дә телдән җиңел генә тапкырлыйм.
Ләкин колхозда акча түләмәгәннәр һәм 6 елдан соң ул Петропавел хастаханәсенә күчкән. Санитарка булып эшләгән һәм авыруларны кабул итүгә язган. Бер елдан яшьтәше Федор Ерохинга кияүгә чыга. Аларның өченче баласы тугач, хастаханәне бетерәләр. Ул анда 10 ел эшли. Анна Яковлевна, кыска гына декреттан соң, яңадан бригадага учетчик булып чыга, колхозның төрле эшләренә дә йөргән. Бик яхшы хезмәте өчен больницадан да, колхоздан да рәхмәт хатлары байтак.
Федор ат белән дә, үгезләр җигеп тә эшләгән, аннары механизатор булган. Бигрәк тә балта остасы эшләрен күп башкарган. Хуҗалыкта сыер, үгез, сарыклар, дуңгызлар, казлар, тавыклар асраганнар. Ире 22 ел элек 69 яшендә вафат булган.
Кул кушырып утырмый
Анна Яковлевна ире салган йортта яши. Ул төзек, уңайлы, газ белән җылытыла, кайнар суы да бар.
20 елдан бирле Анна түти 2 төркем инвалид булып тора. Ун ел чамасы, аяклары авыртканда да терлек асраган, ике яшелчә бакчасын эшкәрткән. Телевизордан ул көн саен СВОдагы вакыйгаларны күзәтә. Һәрвакыт соңгы яңалыклардан хәбәрдар.
- Шулай булмыйни, илдә сугыш бара бит. Борчылам, кайгырам, ди ул җитди тавыш белән.
Яшь чагында Анна Яковлевна мендәр тышларына бизәкләр чигү остасы булган. Петропавелдагы яшь кызларның күбесенең бирнә әйберләре аның кулы белән эшләнгән.
- Язын, җәен һәм көзен гел колхозда эшләдек, ә кыш җиткәч - кызлар кияүгә чыгарга җыеналар: «Аня түти, миңа да чигеп бир инде!», диләр. Һәм мин заказлар ала башладым. Төннәр буе чигеп утырдым, - дип сөйли Анна Яковлевна. - Әз булса да шулай акча эшләдем, колхозда түләмәделәр бит, аннары гына түли башладылар.
Әлбәттә, бәйләгән дә, теккән дә, ә хәзер инде андый осталык юк (үзе шулай дип әйтә). Ләкин ул кулларына «күңелсез булмасын өчен» үзенә бер эш тапкан - картинкалар буйый.
-Кызым буяулар алып килә, мин кайнашып утырам инде шунда, - дип көлә ул. - Элек газета-журналлар да күп укыдым, ә хәзер күзләрем әлләни яхшы түгел. Мартта миңа Әлмәттә кардиостимулятор куйдылар, йөрәк яхшырак эшли башлады, кан басымыннан да дарулар эчәм.
Аралашмыйча тора алмый
Анна Яковлевна үзенең холкы турында һәрчак кыю, беркайчан да эш артында качып тормадым - гел беренче сафта булдым, ди. Кеше белән аралашмыйча тора алмыйм, дип тә өстәп куйды.
-Менә хәзер үзем генә яшим. Кайвакыт утырам да: «Менә сиңа мә, беркем дә килми! Нәрсә инде бу, дим, күршемә шалтыратам: «Валя, бер генә минутка кер әле, бераз сөйләшеп утырыйк», дим. Телефоннан дусларыма - Нина Соловьевага, Анна Изотовага шалтыратам. Алар болай да кергәлиләр, балалар да килеп тора, мин бит гел сөйләшеп утырырга яратам.
Оныклары белән Анна түти бик тә горурлана, барысы да диярлек югары белемле. Олы улының улы Антон «Нижнекамскнефтехим»да баш инженер булып эшли, тагын бер оныгы - КамАЗның икътисад буенча бүлек начальнигы (әбисенең математик геннары күчкәндер), икенче оныгы - «Темпо»да бригадир, башка оныклары да грамоталы - берсе шәхси фирмада бухгалтер булып эшли, икенчесе - район хакимиятендә.
Озак яшәү сере турында Анна Яковлевна, ни өчен аңа озын гомер бирелгәнен белмим, диде. Бәлки тагын шул гендадыр сәбәп, әнисе Анисья Прохоровна 92 ел яшәгән, бәлки оптимист булгангадыр, беркайчан да беркем белән дә әрләшмәгән, эшләргә һәм кешеләр белән аралашырга яраткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев