Олег Храмов: «Чын ир үз балаларын яклый, алар артында качып ятмый»
Алар бер-берсенә бик тә туры килә. Тыныч холыклы, аз сүзле, төпле фикерле ир һәм энергияле, аралашучан, елмаеп кына торучы хатыны.
Олег һәм Рузанна 16 яшьләрендә танышалар. Моны бер күрүдә гашыйк булу, ярату дип әйтергә була. Иртән кызны үз авылы — Волчья Бистәсендәге чишмә янында күреп ала, ә кичен клубка -танышырга дип килә. Рузанна аларның авылында дус кызына кунакка кайткан була. Алар танышалар, кыз аның армиядән кайтуын да көткән. Туйга акчаны да үзләре эшләп туплаган. Хәтта җиһазлар алуга да акча җиткән.
— Хәзер барыбыз да мебель җыйган көннәрне искә алып, көләбез. Дөрес булмаган, алдын артка җыелган, аның каравы, искә алырлык нәрсәләр бар, — ди Рузанна.
Казанда Олег «Буревестник» ҖЧҖдә эшли. Анда аны «Эшне намуслы һәм нәтиҗәле башкаруы һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне камилләштерүгә керткән шәхси өлеше өчен» ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләгәннәр. Шәһәрдә өлкән уллары һәм кызлары туа, аннары туган якларына — өч хуҗага бирелгән өч бүлмәле йортка кайталар. Торакны Рузаннаның гаиләсенә сүтеләсе фатир (под снос) урынына Яңа Чишмәдәге Тирәк урамында биргәннәр. Икенче бүлмәне ир белән хатын шунда ук сатып алганнар, өченчесен дә рәсмиләштерергә ниятлиләр. Олег акрынлап кына шушы өйне үзе үзгәртә башлый: веранда-янкорма, сарай, мунча, баз ясый, бакча тирәләрен койма белән тотып ала.
ОЛЕГ
Мәктәптә укыганда да җәйге каникулларда Олег һәрвакыт комбайнда эшләгән. Ул гел машина тирәсендә кайнашкан: авыл егете бит, үзе җыя, үзе сүтә. Шәһәрдән кайткач, «Козлова М. И.» КФХда механизатор булып эшли, аннары нефтьчеләр оешмасында, "Алексеевскдорстрой«да. Аның «Төзелеш-юл машиналары» белгечлеге буенча дипломы бар. Берничә ел йөк машинасы белән ерак араларга йөреп (дальнобойщик) бөтен Россияне урап уза. Әллә ни зур ир-ат та түгел кебек, ә шундый машиналар белән ничек идарә итәдер, дип барысы да гаҗәпләнә торган булган. "Акчаны яхшы эшли иде, шуңа күрә аны беркем дә СВОга зур акча артыннан киткән димәячәк«,- ди хатыны.
Кыю, ачык, тыныч караш. Олегның җитди, җаваплы кеше булуы шунда ук күренә. Бер сүз белән әйткәндә, дөрес кеше һәм андыйлар күбрәк булсын иде шул.
«Әгәр кемгәдер ни дә булса эшләргә ышандырган икән, ул аны һәрвакыт истә тота һәм һичшиксез башкарачак», — ди Рузанна. Армиядә аны диңгез флотына алмаганнар, ә коры җир гаскәрләренә билгеләгәннәр. Медицина комиссиясе исә өйгә кайтып китәргә кушкан: «Синдә яссытабанлылык», дигәннәр. «Юк, мин барыбер хезмәт итәчәкмен», — дигән Олег җитди итеп.
Мобилизация игълан ителгәч, ул шунда ук хатынын кисәтеп куйган: «Әгәр мине чакырсалар, әзерлән, мин барам», дигән. Повестка килгән, ул хәрби комиссариатка барган. Ләкин монда, өч балигъ булмаган баланың әтиләрен алмаска, ә инде мобилизацияләнгәннәрне гаиләләренә кире кайтарырга, дигән игълан чыга. Олегны тагын чакыралар, документларын карыйлар: «Ярар, синең өч балаң, кайт инде» дигәч тә, «Кирәк булса, мин анда барачакмын. Мин үз балаларымны якларга, ә алар артында яшеренергә тиеш түгел», — дигән.
-Бу закон чыккач, мин тынычланган кебек булдым, — дип сөйли Рузанна, — әмма аны кабат чакырдылар. Өйгә кайткач: «Мин повесткага доброволец буларак кул куйдым», диде. Мин: «Ә балаларыбыз? — дип кычкырдым. — Бездә алар өчәү бит!», дим. Ә ул: «Әгәр бөтен кеше минем өч балам дип торса, илне кем яклар, ә тегеләр монда килеп, ничә балаң бар дип сорап тормаслар, барысын да атып үтерәчәкләр», диде.
Менә ул шундый куркусыз, ил, үз гаиләсе, безнең һәм сезнең өчен җаваплылыкны үз өстенә алучан намуслы кеше. Мондый ирләр булганда дөнья җимерелмәячәк!
СВОга
15 майда Олег һәм Рузанна ЗАГС бүлегенә күп балалы ата-ана буларак Гаилә көнен бәйрәм итүгә чакырылган иде.
Һәм әлеге чарада катнашкан яшь яңачишмәлеләр Россия паспортларын менә шундый кеше кулыннан алулары белән горурланганнардыр. 8 майдан 21енә кадәр Олег кыска вакытлы ялда булган иде.
Ул антидрон мылтыгына акча җыйган яңачишмәлеләргә бик тә рәхмәтле. Олегның бөтен төркеме хәзер аны сугышка алачак. Ул БПЛАны иң зур бәла дип әйтә.
— Без бу дроннардан күп газап чигәбез. Без окопка кадәр йөгергәндә, алар көтмәгәндә кабат килеп чыга һәм «коршуннар» кебек әйләнәләр. Апрель аенда дроннан төшкән бомбадан якташым, хезмәттәшем Алик Таһиров һәлак булды, — ди Олег.
Антидрон мылтыгы аларны туктата ала. Бу радиоэлектрон корал пилотсыз аппарат һәм аның белән идарә итүчеләрнең элемтәсен томалый һәм бомбаны ташлау мөмкинлеге юкка чыга. Дрон йә җиргә төшә, йә батареясы беткәнче эленеп тора.
Рузанна, социаль челтәрләр аша «Мобилизация», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркемнәренә мөрәҗәгать итеп, мылтыкка акча җыя. Авылдашлары, Олегның туганнары, барлык якыннары һәм дуслары, игъланны үзләренең "Вк«дагы статусларына урнаштыра.
— Барысы да бирде, туганнар, әлбәттә, күп ярдәм итте һәм башка кешеләр дә булышты, мин үз акчамны салдым. Өч көн эчендә кирәкле 185 мең сум акча җыелган иде инде.
Олегны СВОда командование хөрмәт итә. Аның холкы шундый: ташламый, калдырмый, куркусыз, җаваплы. Кайда гына булмасын, барысын да тиешенчә эшли. Ул гранатомет бүлеге командиры булып хезмәт итә. ДНР юнәлеше бик куркыныч, май аенда «Вагнеровчылар» алган Артемовск янында гына. Донецк юнәлеше -иң алгы сызыкта. Олегны нәкъ менә аның төркеме тарафыннан кире кайтарылган территория өчен өйгә кайту белән бүләкләгәннәр.
Позицияләрдә сугышчылар берничә көн сугышалар: 4 көннән 6 көнгә кадәр. Аннары алар сугыштан чыгалар һәм берничә көн ял итәләр. Ял иткәндә ризыкны үзләре әзерли, шуңа күрә яңачишмәлеләр җыеп җибәргән азык-төлекләрнең кирәге чыга. Безнең районнан, башка районнарга караганда, гуманитар ярдәм күбрәк килә, ди Олег һәм ярдәмнәре өчен халыкка рәхмәт әйтә.
ВОЛОНТЕРЛЫК
Рузанна «Кайгырту» ХСХКҮнең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегендә социаль педагог булып эшли. Үз балалары турында да кайгырта һәм СВОдагы солдатлар өчен волонтерлык эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә. Аның һәрнәрсәгә вакыты һәм энергиясе җитәрлек.
— Мин районның да, Татарстанның да мобилизация буенча социаль төркемнәрендә торам. Анда бик күп кирәкле мәгълүмат урнаштырыла. Юристлар анда кирәкле мәгълүматлар урнаштыралар, әйтик, мобилизацияләнүчеләрнең балаларына ниндидер пособиеләр билгеләнгән булса һ.б., мин шул хәбәрләрне безнең төркемнәргә дә җибәрәм. Җирле төркемнәрдә посылкалар җыю турында да хәбәр итәбез. Кешеләр бик теләп бу эшкә кушылалар. Алар азык-төлекләр, көрәкләр, капчыклар, кыскасы хәзерге вакытта иң кирәкле әйберләрне алып киләләр. Волонтерлар кешеләргә рәхмәт әйтәләр. Чөнки аларга анда, СВОда, нинди дә булса ярдәм кирәк бит. Евгения һәм Сергей Конанеровлар Олег киткәндә нык булыштылар, азык-төлек һәм башкаларны җыйдылар. Алар аның белән бер авылдан ич.
Посылкалар үзәкләштерелгән рәвештә дә җыела. Бу эш белән Яңа Чишмәдә яшәүче Эльмира Насыйбуллина шөгыльләнә (ул «Көнбатыш» поселогында яши).
— Кешеләр китергән (өйдә әзерләнгән ярымфабрикатлар, токмач һ.б.) һәм Хәйрия фонды акчасына сатып алынган бар нәрсәне дә тутырабыз. Аның счетына теләгән һәркем акча күчерә ала. Эльмира азык-төлек, дарулар, эш кораллары, киемнәр сатып ала. Һәр кабул ителгән һәм сарыф ителгән сумма буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменә отчет-скриншот урнаштыра.
— Посылкаларны безнекеләр булган барлык урыннарга җибәрәләр. Мәсәлән, 31 майда волонтерлар аларны Сватовога илттеләр. Мин дә, волонтер буларак, Эльмира янына җыелган нәрсәләрне урнаштырырга барам. Район башлыгы урынбасары Надежда Ивановна Попкова да күптән түгел безгә ярдәм иткән иде. Әйберләрне волонтерлар — Карповлар, Козловлар, Насыйбуллиннар илтә. Безнең сугышчылар бу посылкаларны бик көтәләр.
Аларны җибәргәндә, балалар язган хатларны да куябыз. Безнең гаилә Олегка гына түгел, хезмәттәшләренә дә яза. Минем балаларым иремнең дусларына, аның белән булган кешеләргә хат яздылар. Әтиебезгә генә түгел, барысына да ярдәм итәргә тырышабыз.
Балаларның хатларын солдатлар стенага ябыштыралар, ә үз балаларыннан булган хатларны йөрәк түренәрәк куялар — пулялардан һәм бомбалардан саклану өчен үзләре белән йөртәләр.
Әлбәттә, Рузаннага ире турында кайгырулар җитәрлек. Бервакыт Храмовны алып кайтулары турында хәбәр таралды, аның фамилиясен һәлак булган якташының фамилиясе белән бутаганнар.
-Минем аяк астыннан җир убылгандай булды, — дип искә ала Рузанна. — Сез нәрсә?! — дим. -Мин аның менә-менә позициядән кайтырга җыенганын беләм бит. Әлбәттә, көн саен борчылып торасың. Без шалтыратып, аның белән аралашып торабыз, ул андагы вакыйгалар турында сөйли. Кайгырасың инде, сүз дә юк. Волонтерлык эшчәнлегенә күбрәк тартылам, хәтта Гаилә көнендә ЗАГС бүлегендә безгә бүләк итеп мультиварка тапшырганда, Надежда Ивановна шаяртып: «Бу җәмәгать эшенә күбрәк вакытың калсын өчен», дигән иде.
Рузанна «Хәтер бакчасы» акциясенең инициаторы да булып тора. Яңа Чишмә ял паркында АҖ башкарма комитеты тарафыннан бүлеп бирелгән участокта теләгән һәркем һәлак булган якташлары истәлегенә розалар утырта ала.
-Кич белән мин аларга су сибәргә киләм, балаларымны да алам, аларны да җәлеп итәм. Бу юлы авыл җирлегеннән эшчеләр су сипкәннәр (алар паркны карап торалар). Ачыкланганча, АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева аларга су сибәргә кушкан. Көн саен бирегә кемдер килеп үсентеләр утырта, гаиләләр дә, оешмалар да. Кем күпме тели, шулкадәр утырта. Участокта урын күп әле. Бәлки, кайчандыр монда, хәтта СВО геройларына һәйкәл дә барлыкка килер.
ГАИЛӘ
Рузанна йортны һәм балаларны ялгызы гына карарга күнеккән, чөнки ире еш кына юлда булган. Ул чакта Олег барыбер өйгә еш кайткан, хәзерге кебек ярты елга бер түгел.
— Авыр, чөнки ул элеккеге кебек юлда түгел, ә пулялар астында.
Көн саен Аллаһыдан исәнлек-саулык сорап дога кыла. Олы улына чукыну йоласын үткәргәндә, Олег үзе дә чукына, ә туйдан соң 10 ел үткәч, ир белән хатын христиан йоласы буенча никахлашалар. Хәтта, бергә төшкән фотодан да аларның тату гаилә булуын күрәсең.
— Без бер-беребез белән бәхетле. Шулай булмаса, бер-береңне аңлап шул гомер яшәмәс идек, — ди Рузанна.
Иренә туры килер өчен, ул хәтта үзенә «милитари» стилендәге киемнәр дә сатып алган: Олег Донецкида хәрби форма, ә ул монда камуфляж төсендәге күлмәк кия.
Храмовлар яшәгән Тирәк урамы, балалары белән яшь гаиләләр килгәч, тагы да җанлана. Бу — Мироновлар һәмТемниковлар гаиләләре. Алар үзара дус яшиләр. 5 ел эчендә Мәктәп һәм Кирпеч урамнарында да яшь гаиләләр арткан. Күп кенә яшь әти-әниләр кайчандыр үзләре дә бу урамнарда үскәннәр.
Олег өйдә булганда, балаларны еш кына шәһәргә — аттракционнарга алып барганнар. Әти кеше аларны артык иркәләргә тырыша, шулай булмыйни, чөнки ул һәрвакыт юлда- командировкаларда була. Балалар әтиләре өйдә булганда, аны тагы да ныграк яраталар. «Әти, син өйгә кайткач, безгә үзеңнең фирменный шашлыгыңны ясарсың әле», — дип хат та язганнар. Балаларны эшкә дә өйрәтәләр. Әгәр Олег печән чапса, 12 яшьлек Слава да ярдәмгә чыга, ә 9 яшьлек Милана өйне җыештыра.
Олег чираттагы ялга кайтканда, Рузанна аны каршыларга Чистайга китә. Балалары иптәш кызы белән калган. Кечкенә кызы Даша төн буе йокламаган (әтисенең кайтканын көткән). Аны күргәч, кочаклап, елый да башлаган. Дашадан: «Әтиең кем?» — дип сорагач, «Минем әтием — Герой!». «Ә ул кайда эшли?», дигәч, «Ул — Герой, ул ата!», дип җавап биргән.
Ике кызы да, әниләре кебек, бию белән мавыга, ә улы бокс секциясендә шөгыльләнә. Рузанна кайчандыр балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган. Барлык район чараларында катнаша. Әмма Олег СВОга киткәч, әлегә туктаткан.
-Ирем шаяртып, Даша да биергә ярата, чөнки син аңа йөкле булганда сәхнәгә чыккан идең ди, — дип көлә Рузанна. — Май ахырында Милананы БСМдә яхшы укыганы, ә мине мәктәп тормышында актив катнашкан өчен бүләкләделәр дә әле.
Гаиләнең яраткан ризыгы — әтиләре дә яраткан пилмән.
— Шимбә көннәрендә татлы пирог, торт белән чәй эчәргә яратабыз. Мунчадан соң аеруча. Чәйне үләннәрдән яки җиләкләр белән: мята, карлыган яфрагы һ.б. белән әзерлибез. Мондый чәйне балалар да бик ярата. Чәй эчкәндә әтиебез белән элемтәгә керәбез. Балалар әтиләренә мәктәп вакыйгалары турында, ничәшәр бишле алганнарын сөйлиләр. Ул үзе җиңү белән кайтырга ниятли, ә без аны бик сагынып көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев