Хокук бозулар профилактикасының бердәм системасын камилләштерү максатында районда ведомствоара комиссия булдырылган, ул хокук бозулар профилактикасы буенча оештыру һәм практик чаралар комплексын тормышка ашыра. Комиссиянең 2017 елдагы эш нәтиҗәләре турында без комиссия сәркатибе Ольга Лаврентьевадан сөйләвен сорадык.
- Профилактика системасына кемнәр керә һәм комиссиянең төп бурычлары нинди?
- Профилактика системасына балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе, халыкны социаль яклау, мәгариф, опека һәм попечительлек, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, эчке эшләр, мәдәният бүлекләре, сәламәтлек саклау идарәсе, Мәшгульлек үзәге органнары, уголовный - башкаручы инспекция хезмәте, иҗтимагый совет, массакүләм мәгълүмат чаралары керә.
Комиссиянең төп бурычлары - бу гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә җинаять һәм хокук бозулар профилактикасы максатыннан социаль - куркыныч гаиләләр белән эш;
- алкоголизм һәм эчкечелеккә сабышу профилактикасы максатларында алкоголь куллануны контрольдә тоту;
- гражданнар тәүлек әйләнәсе булган социаль объектларда, җәмәгать учреждениеләрендә сак тору эшчәнлегенә һәм объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларга контрольлек итү;
- товар - матди байлыклар сакланучы, терлекчелек фермалары, авыл хуҗалыгы объектлары һәм башка урыннарның техник ныгытылышы торышына, шулай ук эшне саф акча белән башкаручы объектларга һәм кредит-финанс өлкәсендәге объектларга җинаятьчел кул сузуларга юл куймау буенча кабул ителгән чараларга контрольлек итү;
- массакүләм чаралар һ.б. үткәргән чорда хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру.
- Район мәктәпләре каршында профилактика советлары оештырылган. Аларның компетенциясенә ниләр керә?
- Мәгариф учреждениеләрендә профилактика советлары компетенциясенә яшүсмерлек чорында каршылыкларны хәл итү, зарарлы гадәтләр профилактикасы керә. Мәктәпләрдә социаль-куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре турында мәгълүматлар базасы булдырыла. Әлеге гаиләләр белән индивидуаль эшләр үткәрелә (әңгәмәләр, өйләренә бару, балаларны сыйныфтан тыш чараларда катнашуга җәлеп итү һ.б.).
Районда шулай ук хокук бозулар профилактикасының 16 отряды эшли (бер башлангыч мәктәптән кала, барлык мәктәпләрдә дә). Отрядлар составында 100 дән артык яшүсмер исәпләнә, алар катнашында даими төстә мәктәп эчендәге дисциплинаны бозучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
- Районда халык дружиналары (ДНД) оештырылган. Җәмәгать тәртибен саклауда ничә кеше эшли һәм хокук бозулар профилактикасында аларның роле нинди?
- Һәр торак пунктта ДНД отрядлары оештырылган, дружинникларның гомуми саны 156 кеше тәшкил итә. Урыннарда дружинникларны формалы кием, таныклыклар һәм җиңгә бәйләп куела торган повязкалар белән тулысынча тәэмин итү буенча эшләр башкарылган. Атна саен ДНД белән берлектә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке һәм төнге вакытларда дискотекалар һәм башка массакүләм чаралар үткәрелгәндә урамнарда патрульлек итү оештырыла, әлеге чор эчендә 220 тапкыр шундый чыгулар булды. 2017 елда дружинниклар тарафыннан хокук бозуларны ачыклауда 86 очракта ЭЭБ-нә булышлык ителде.
Хокук бозулар профилактикасы һәм авыл җирлеге профилактикасы Советы буенча ведомствоара комиссиянең бердәм утырышында төркемнәрнең эшенә нәтиҗә ясала, анда параллель рәвештә башка мөһим мәсьәләләр дә карала, конкрет карарлар кабул ителә.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыру мәсьәләсе Ведомствоара комиссия контролендә тора. Мәшгульлек үзәге белән берлектә мәгариф бүлеге тарафыннан балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча эш алып барыла. Ел дәвамында 35 яшүсмер вакытлыча эшкә урнаштырылды.
Экстремистик һәм террорчылык гамәлләре күренешләрен һәм дини дискриминацияләүне булдырмау максатларында полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан район территориясендә булган дини учреждениеләрне тикшерү үткәрелде. Җәйге вакытларда район территориясендә наркотик матдәләр булган культура чәчүлекләрен ачыклау буенча чаралар үткәрелә. Өйдә алкоголь продукциясен законсыз төстә сатуны ачыклау максатларында 1771 рейд үткәрелде, 5 очрак ачыкланды, 2 җинаять эше һәм 1 административ эш кузгатылды.
- Профилактик чаралар һәрвакытта да һәм бөтен кешегә дә нәтиҗәле тәэсир итми. Районда җинаятьчелекнең торышы турында ни әйтә аласыз?
- 2017 елда полициянең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 136 җинаять теркәлде. Балигъ булмаганнарга карата 21 җинаять кылынган, балигъ булмаганнар катнашында - 2, исерек килеш - 64, җәмәгать урыннарында 28 җинаять кылынган. 71 җинаять элек тә җинаять кылган шәхесләр тарафыннан кылынган (үткән елның шул ук чорында - 78).
Сорауларны Лариса
Федорова бирде
Нет комментариев