Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Олимпушка» кунакларны каршылый

Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында спорт мәйданчыгы ачылган

Сәламәтлеккә адымнар

29 ноябрьдә Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында Халыкара инвалидлар көненә туры китереп, «Спорт һәм мин — тугры дуслар!» дигән спорт чарасы узган. Ул сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Олимпушка» дип аталган махсус урам спорт мәйданчыгын ачуга багышланган.

Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында спорт мәйданчыгы ачылган

Балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина үзенең сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап: «Бүген безнең районда яңа спорт объекты ачыла, анда мөмкинлекләре чикле балалар, бакчага йөрүчеләр белән беррәттән, үзләренең физик сәламәтлекләрен камилләштерә һәм яшьтәшләре белән аралашып, уңышлы рәвештә җәмгыятькә яраклаша алачак. Әлеге уникаль объект бүген РОСМОЛОДЕЖЬ конкурс комиссиясе тарафыннан хупланган проект ярдәмендә ачыла. Проект командасы составына керүчеләр: пиар-менеджер, «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе — Динә Роменская, спорт мәктәбе тренеры — Станислав Савельев, «Кайгырту» үзәге педагогы — Рузанна Храмова, остаз, «Ландыш» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе — Марина Гимадеева, «Ландыш» балалар бакчасының яшь педагогы — Кристина Мингалиева, искиткеч нәтиҗәгә ирешеп, 900 мең сумлык гран акчаларына ия булдылар.

Проектның социаль партнеры әлеге суммага махсус спорт җиһазлары сатып алуны һәм кайтаруны тәэмин итте. Социаль партнерлар — Евгений Клюев, районның башкарма комитеты (Ринат Фәсахов, Александр Еронтьев), мәгариф бүлеге (Анна Бутина), «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге секретаре Светлана Васильевалар бу эшкә саллы өлешләрен керттеләр.
Район башлыгы Вячеслав Козловка аерым рәхмәтебезне белдерәсебез килә, бу игелекле эшне башлауга ул үзенең үгет-нәсихәтләрен биргән иде.

Шулай ук мәйданчыкны төзекләндерүдә катнашкан барлык кешеләргә: бетон җәючеләргә, агач материаллар, вак таш белән тәэмин итүчеләргә, җиһазларны урнаштыручыларның һәркайсына да рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар бакчасының газ котельные операторы — безнең «штаттан тыш прорабыбыз» Эдуард Лобановны аерым билгеләп үтәсем килә, аның алтын куллары һәм төпле фикерләреннән, актив катнашуыннан башка бер генә эш тә башкарылмаган булыр иде«,- дип билгеләп үткән.

Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, барлык кунаклар да тренажерларны сынап караганнар, алар, кулланылыш өчен генә түгел, ә төсле бизәлеше белән дә кызыклы. 
Проект җитәкчесе Кристина Мингалиева, балаларны «Олимпушка» спорт мәйданчыгына чакырып, болай дигән:

«Балалар монда күзәтү астында булачаклар, алар белгечләр белән бергә шөгыльләнәчәк. Шуңа күрә, аларны безнең комплекста көтеп калабыз!». 

Аннары ул балаларны төрле спорт уеннарында катнашырга чакырган. Балалар бакчасының иң креатив тәрбиячесе Гөлнара Нургатина уеннарны күңелле һәм кызыклы итеп үткәргән. 

Чарага килүче барлык социаль партнерлар һәм кунаклар өчен музыка залында спорт мәйданчыгы төзелешенең төп этаплары турында «Хыяллар чынга аша!» видеоролигын күрсәткәннәр.

Очрашу ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев проект командасы җитәкчесе Кристина Мингалиевага саф һавада спорт дәресләре үткәрү өчен бик кирәкле портатив музыкаль колонка бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев