Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән буын - гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклаучы

2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Әби-бабаларсыз нинди гаилә булсын ди инде? Нәкъ менә алар барысыннан да яхшырак итеп, гаҗәеп һәм гыйбрәтле хәлләр турында сөйли белә, тәмле камыр ризыклары пешерә, сине кызгана, ярдәм итә, акыллы киңәшләрен бирә белүче кешеләр бит.

Наталья Васильевна белән Григорий Николаевич Ивановларның балалары -Полина, Николай һәм Степан Галина әбисе карамагында үскәннәр. Эш сөючәнлеккә аларны әбиләре өйрәткән. Малайлар эшләргә яраталар, ишегалдында тәртип урнаштырырга булышалар: йорт тирәсен себерергә, тавыкларга азык бирергә, йомырка алып керергә, ә кышын кар чистарталар. Буш вакытларында алар җырларга яраталар. Коля бик теләп патриотик җырлар җырлый, спортны ярата, «Татарстан» кроссында, «Россия» чаңгы юлында катнашып, призлы урыннар ала. Степа - «Родничок» вокаль төркеме әгъзасы, конкурсларда катнаша. Ә олысы - Полина әнисенә һәм әбисенә өйдә булыша. Ул инде 8 сыйныфны тәмамлаган. «Созвездие-Йолдызлык», «Без бергә» конкурсларында һәм башка чараларда катнаша. Аның тавышы бик матур. Бу талант аңа Галя әбисеннән күчкән. «Балкыш» конкурсында катнашкан Галина Петровнаның тавышы көчле һәм бик моңлы булган.  Бу елның гыйнварында ул якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте.

Мәктәпне тәмамлагач, Галина Петровна Зайцева туган авылы Ленинода кала. Фермада эшләгәндә алдынгы сыер савучы була һәм ВЛКСМның (Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге) XVII съезды делегаты итеп сайлана.

Ул СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Социалистик авыл хуҗалыгы отличнигы» билгесе;

- РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе һәм РСФСР Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре берлегенең Республика комитеты Президиумы тарафыннан «9 нчы бишьеллык ударнигы» билгесе;
- ТАССР Министрлар Советы һәм Татоблсовпроф тарафыннан «1973 елгы социалистик ярышларда җиңүче» билгесе;
- СССР Министрлар Советы каршындагы Физик культура һәм спорт комитеты тарафыннан көмеш билге белән бүләкләнгән.

Ул үзенең язмышын шулай ук колхозда «КамАЗ» машинасын йөртүче Николай Григорьевич Иванов белән бәйли. Алдынгы механизатор улларын да шушы эшкә өйрәтә. Ә алар өчәү - Михаил, Алексей һәм Григорий. Әтисе үлгәннән соң «КамАЗ» руле артына улы Алексей утыра, кем әйтмешли, машина йөртүчеләр династиясен дәвам итә. Алексей хатыны белән шулай ук өч бала тәрбиялиләр - Юлия, Диана һәм Николай. Наталья җәмәгать туклануы объектында -«Уют» кафесында эшли. Алексейның беренче никахыннан ике баласы һәм оныгы - кызы Елена һәм оныгы Соня, улы Иван бар (кызганычка каршы, ул бик иртә вафат була). Михаилның бер кызы - Анна һәм оныгы Игнат бар.

Галина Петровнаның Николай Григорьевич белән 11 оныгы бар. Соңгы вакытта ул кече улы Григорий һәм аның хатыны Наталья белән яшәде, балаларын тәрбияләргә булышты. 2017 елдан Наталья мәктәптә пешекче, ә гаилә башлыгы - «Агро-Основа» ҖЧҖдә слесарь-моторист булып эшлиләр.

Узган ел гаилә бәллүр туйларын билгеләп үтте - бергә яшәүләренә - 15 ел, димәк, ир белән хатынның мөнәсәбәтләре бәллүр кебек нык һәм чиста. Гаилә табигать кочагына чыгарга ярата. Анда Коля белән Степа әтиләре белән балык тотарга, ә Полина әнисе белән җиләк җыярга яраталар.

Балаларга бүләкләр, күчтәнәчләр алып, икенче әбиләре - Надежда һәм бабалары Александр да аларда еш булулар. Шулай ук балалар Василий бабай белән Юлия әбине дә онытмыйлар, аларны бик яраталар. 

Өлкән буын-гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклаучы, дәвам итүче һәм оныкларына тапшыручы.

Зур һәм тату гаилә - ул үзе зур бәхет. Мондый гаиләдә һәрвакыт җылы, уңайлы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрә. Монда сине яраталар, кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр.

уганнарың белән бергә син шатлыкларны да, кыенлыкларны да кичерәсең, һәрвакыт ярдәм һәм аңлау табасың. Шундый гаиләсе булган кеше бик бәхетле.
Язманы Яковлева Татьяна Константиновна әзерләде, Ленино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев