Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән буын район газетасын яратып укый

Шахмай авылыннан Илһамия Нурулла кызы Илалова безнең газетаның тугры абунәчесе Бер ел да 6 айдан аңа 95 яшь тулачак.

Өлкән булуына да карамастан, уку - аның яраткан шөгыльләренең берсе. Рухи яктан үз-үзеңне баетырга һәм белем алырга беркайчан да соң түгел, дип саный Илһамия әби.
Элек аның күрү сәләте бик үк яхшы булмаган, шуңа күрә «Яңа Чишмә хәбәрләре»нең яңа саны килгәч, ул оныгы Исламнан газетаны башыннан ахырына кадәр кычкырып укуын сораган.
Хәзер күзләренә операция булганнан соң, ул үзе дә күзлексез укый. Күрүе яхшыргач, газета - журналлардан, әдәби китаплардан һәм романнар укудан аны һич тә аерып булмый.  Илһамия әбигә, хәтта телевизор да кирәк түгел, ул   газета - журналларны үз янына  куеп, аларны даими укып бара. Кыскасы, әби илдә барган барлык вакыйгалар, кешеләр тормышы, яңа китаплар белән бик тә кызыксынып яши.
Ә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасын, Илһамия әби аеруча ярата. Аңа ул газетаның беренче саныннан ук - 39 ел дәвамында языла. 
-Мин газетаны беренче битеннән соңгысына кадәр укып чыгам, - ди әби.
- Ул газетаны гаиләдә беренчеләрдән булып укый, аннары  райондагы яңалыклар хакында безгә дә сөйли, - ди әбинең улы Илһам.
- Газетаны иртә белән китерәләр. Төшке ашка утыргач, әби безгә барысын да сөйли. Ул газетада язылганнарның төп информаторы, - дип елмаеп сөйли килене Валерия.  Вакыйгалар хроникасын да күзәтеп бара, чөнки ул детективлар укырга ярата. Күптән түгел интернет-мошенниклар турында сөйләде, безне, яшьләрне, акча белән сак булу кирәклеге турында кисәтте.
- Бу хакта өлкәннәр дә сак булсын өчен язып торулары яхшы инде, - ди аралашучан Илһамия әби. - Газетадан авыл хуҗалыгы турындагы язмаларны рәхәтләнеп укыйм, мин бит бала чактан ук гомерем буе терлекләр карадым. Авыл хуҗалыгы - авылның тормышы бит ул. Миңа мәчетләр, мәдрәсәләр ачу темасы бик кызыклы, чөнки минем өчен мөселман гореф-гадәтләре һәм дин - аеруча мөһим. Динне хөрмәт итүләре яхшы нәрсә. Авылдашларым, Чаллы Башы, Чертуш халкы турындагы язмаларны уку рәхәт, мин бит өч авылның да халкын яхшы беләм. Аларда нинди яңалыклар, ниләр оештырылуы миндә дә кызыксыну уята. Безнең музей мөдире, оныгым Гөлүсәнең балалар белән төрле чаралар үткәрүе турында укыйм. Бу миңа бик ошый! Мәктәп, клуб, китапханәдәге яңалыклар, шахмайлыларның төрле өлкәләрдәге уңышлары турында белеп торам.  Алар белән горурланам!
Борынгы заман турында да кызыксынып укыйм, район, авылларның тарихы турынды язмалар чыккалый. Безнең сугыш һәм сугыштан соңгы буын вәкилләренең язмышлары хакында укып барам. Барысын да беләм, әйе, дөрес, без бит шулай яшәдек: ачлы-туклы, өскә кияргә кием юклыгы -барысын да күрдек, барысына да түздек... Ә хәзер тормышлар үзгәрде, матур яшибез! Әгәр дә безгә ул вакытта төрле смартфоннар, компьютерлар, интернет булачак дип әйтсәләр, без: «Әкият сөйләмәгез» дип җавап бирер идек.
- Илһамия әби, газетада тагын нинди темаларга язмаларыбызны күрергә теләр идегез?
- СВО темасы буенча. Әлбәттә, сугышлар булуы начар инде. Хәрбиләребез, илне яклаучы егетләребез, аларның батырлыклары турында күбрәк беләсе килә. Мин алар өчен кайгырам, бик борчылам. Район халкының аларга ничек ярдәм итүләре: җылы әйберләр, азык-төлекләр җыю, токмач кисү, маскировка челтәрләре үрүләре турында күбрәк язсагыз иде. Миңа ислам традицияләре темасы якын, татар телендә шигырьләр укырга да яратам.
- Уңай фикерләрегез һәм газетага тугры булуыгыз өчен рәхмәт. Без, әлбәттә, сезнең теләкләрегезне исәпкә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев