Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкәннәрне карауга вакытын жәлләми

Социаль хезмәткәр Миләүшә Гатауллина карамагында дүрт өлкән кеше

Кайгырту

Инвалидлар ункөнлегенең беренче иртәсендә без Яңа Чишмәдә яшәүче икенче төркем инвалид, сугыш ветераны, 91 яшьлек Насибуллин Юныс Насибулла улында кунакта булдык. Аның өенә таба сукмак кардан чистартылган — ул үзе иртә таңнан кулына көрәк ала.

«Авыр һәм озакка сузылмаган физик хезмәт бу яшьтә дә файдалы, алтын куллы ярдәмчем Миләүшәне артык эшләр белән мәшәкатьләмәс өчен тырышам. Ул болай да минем турында кайгыртуга бик күп вакытын сарыф итә. Кайвакыт ул ял көннәрендә дә, ял итәргә тиеш булганда да, миңа табиб билгеләгән уколларны ясарга килә. Төн уртасында да мин аңа шалтыратам. Хәзер ул кухняда, миңа иртәнге аш әзерли», — ди Юныс абый социаль хезмәткәр Миләүшә Гатауллинаны мактап. 

— Ә ул сезгә бүген иртәнге аш итеп нәрсә әзерли?

— Иртәнге аш — ботка һәм салат, ә төшкә шулпалы аш һәм камыр ризыгы булачак. 

Миләүшә дә безнең аралашуга кушылып:

— Әйе, Юныс абый пирогларны ярата.

— Ә бу яшьтә мондый ризыклар зарарлы түгелме?

— Чамасын белсәң — юк, — дип җавап бирә күпьеллык шәфкать туташы стажы булган Миләүшә, — ә ялкауланып һәм һәрчак боегып, зарланып утыру — бусы зарарлы. Юныс абыйга килгәндә, бу сүзләр аңа кагылмый, ул актив һәм игелекле. Ә минем бурычым — аңа ярдәм итү, ул мохтаҗ булган нәрсәләрдә булышу. Мин дүрт кешегә социаль ярдәм күрсәтәм һәм аларның барысының да аралашуга мохтаҗ булуларын тоям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев