Өлкәннәр ункөнлегендә без Ленино авылыннан Николай Александрович Китанов турында сөйлибез
Армиядә булып кайтуын исәпләмәгәндә, ул гомере буе туган авылында яши.
72 ел эчендә аңа бик күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Шулай килеп чыккан инде, аны әбисе тәрбияләгән. Тугач та, әти-әнисе озак та үтми аерылыша һәм башка гаилә коралар. Ул бик чирләшкә була һәм 3 яшькә кадәр йөрмәгән дә. Әнисе аны дәвалаудан өметен өзгән һәм әбисе Ольга аны үзенә алган. «Ходай бирсә, исән калыр», - дигән. Ул вакытка бабасы фронтта һәлак була, олы кызлары инде гаиләле, ә малай әбисенә юаныч була. Ана сөтен белмәгән сабыйны ул рахиттән үлән белән дәвалый.
- Аны бераз үзе чәйнәп, коленкорга (тукыма) төреп соска кебек бирә иде, гомумән, «үләндә» үстем, дип искә ала ул. Үләннәрдән Коля тернәкләнә башлый. Баланы тулысынча аякка бастыру өчен, әби кәҗә сатып алган. Кәҗә сөте аркасында ул терелә.
Коля беренче сыйныфка киткәч, әбинең кече кызы кияүгә чыга һәм алар икәүләп кала. 10 яшеннән басуда эшләргә китә. Печән чабалар, тирес ташыйлар - барысын да үзе кебек үк малайлар белән хезмәт көне өчен (түләүсез) башкаралар. 7 сыйныфтан соң җәен сабанчы булып эшли.
Мәктәптән соң Ямаш СПТУ да тракторчыга укый, кышын Горшково авылында тракторда эшли. Аннан, Чистай хәрби комиссариатыннан машина йөртүчеләр курсларында укып, армиягә китә. Өч ел буе Мәскәү янында элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. Кире әйләнеп кайткач өйләнә һәм бер ел «Советская Татария» колхозында тракторда, 22 ел шушы ук хуҗалыкта ГАЗ-51дә эшли.
1974 елда ноябрь аенда үз ГАЗ ында авариягә эләгә. – Пычрак вакыт, караңгы, фонарьлар сазлы була, миңа каршы яктан килүче КРАЗ килеп бәрелде, - дип искә ала ул. - Сынмаган җирем калмады, Казанда хастаханәдә 6 ай яттым. Табибларга рәхмәт, мине кисәкләрдән җыйдылар, дип әйтергә була, - ди ул.
Сәламәтләнеп, үз ГАЗ-51енә әйләнеп кайта, ә 1991 елдан көченнән килгәнчә һәм пенсиягә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. Хатыны Валентина белән 29 ел гомер итәләр, ул исә яшь чагыннан бирле сыер савучы булып эшли, дүрт бала үстерәләр. Безнең героебызга язмыш бер-бер артлы сынауларын биреп кенә тора. Бервакыт, әле балалар кечкенә чакта, яшен вакытында ачык тәрәзәдән шарсыман яшен очып керә. Шуның нәтиҗәсендә суыткыч, телевизор, башка электр приборлары сафтан чыга, Ольга әбинең одеялына ут каба. Үзләре бик нык курка, бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Тормыш иптәше 1997 елның июлендә вафат була, шуннан бирле Николай Александрович үзе генә яши. Үләр алдыннан хатыны озак авырый, аны Николай ага карый, хатыны белән хастаханәләрдә ята.
Үлгәндә, тыныч кына: «Коля, мин үләм инде, син өйләнерсеңме?» ди. «Син нәрсә, Валя, акылдан яздыңмы, әлбәттә, юк», - дип җавап бирә карты. Ул берни дә әйтми.
Соңрак аңа кәләшләр дә табыла. Тик берсе Ленинога күчеп китәргә теләми, икенчесе җитди булмый. «Тәртипсез кеше эләксә, без бер ел эчендә барлык хуҗалыкны таркатырбыз», - дип уйлана. Шуңа күрә ул хатынына биргән сүзен үти.
Хатыны үлгәндә олы уллары Андрей һәм кызлары Наталья гына гаиләле була, Сергейга 19 яшь, ә кече Ольгага 16 яшь була. Кызы бер елдан укырга китә, Николай Александровичны тормыш үзе үк хуҗалык белән идарә итәргә, юарга, ашарга пешерергә, йортны тәртиптә тотарга мәҗбүр итә. – Шулай итеп, ярты елдан соң ялгызым гына улымны өйләндердем, - дип йомгак ясады ул.
Николай Александрович һәрвакыт чиста күлмәктә, пөхтә пиджакта. Үзенең тышкы кыяфәтенә нык игътибар итә, керләр юарга һәм ашарга әзерләргә – болары инде гадәткә кергән. Пешерергә өлгермәсә, улларына, киленнәренә керә, алар күршедә генә диярлек яшиләр.
- Әтиебез бик эшчән кеше, андыйлар сирәк, ул бер дә эшсез утырмый, - ди килене Лидия. - Үзе токмач, пилмән, манты ясый ала. Гомере буе мал-туар, 4әр сыер асрады, сарыкларны узган ел гына сатты, ә дуңгызларны һәм тавыкларны әлегә кадәр асрый. Кайвакыт балта эшләрен дә башкара, сарайларны ремонтлый, авылда барысын да үзеңә эшли белергә кирәк, ди. Өйдә песи һәм эт тә бар. Алардан башка булмый, дип саный ул.
Николай Александрович барысына да өлгерә: өйдәге бөтен эшләрне башкара һәм мотороллерга утырып кибеткә, почтага бара, түләүләрне түләп кайта. Авылда Николай Александровичның туганнары байтак, аларның да хәлләрен белешеп тора. Барыннан да бигрәк ул оныкларга бай. Элек эшкә барыр өчен сәгать 3 тә торасың, ә балалар йоклый, аларны көненә бер тапкыр гына күрәсең, ә хәзер пенсиядә-оныклары күз алдында, бу бик әйбәт бит. Әдәмсәдә яшәгән иң кечкенәсенә нибары 4 яшь, барлыгы 5 кыз һәм өч малай. Алар барысы да аның иң яхшы дуслары һәм бабалары аларга акча белән ярдәм итә: телефонга сала, күчтәнәчләр сатып ала, ә кайчагында төрле уен - көлкеләр дә уйлап таба. 1 сентябрьдә ул аларны мәктәпкә озата. Өчесе инде олы, әмма өйләнмәгән. Бабай алардан оныкчыклар көтә. - Оныклары аны бик ярата, - ди Лидия.
Әдәмсәдән Наталья, Кама Аланыннан Ольга балалары белән әтиләре янына кайтып йөриләр. - Элемтәдә торабыз. Ленинодан, башка авыллардан, шәһәрләрдән барлык гаилә бәйрәмнәренә, юбилейларга балалар да, туганнар да җыела. Күбәү булалар, - ди бабай. Чөнки Николай Александрович аралашучан һәм күңелле кеше, компаниядә шаяртырга, мәзәк сөйләргә ярата. Авылның барлык чараларына да, өлкәннәр көненә, 9 майда, башка бәйрәмнәргә дә йөри-кыскасы, тормыштан зарланмый, башкаларның да шундый булуларын тели.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев