Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр ункөнлегендә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар уза

Өлкәннәр көнен бөтен җирдә - 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителде: бу тантана халыкара статуска ия. Сүз уңаенда, дата очраклы гына сайланмаган: картлык - алтын чор, шуңа күрә өлкән буынга көзнең иң кызган чагында махсус көн бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.

            Бу көннәрдә Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган чаралар узачак. Көзге фотосессия өчен «Алтын көз» фотозонасы әзерләнгән. Социаль хезмәт алучылар фотосессиядә бик теләп катнашканнар. Белгечләр үз көчләре белән бәйрәм чарасын әзерләячәк. Волонтерлар да өлкәннәр өчен посылкалар, открыткалар һәм онлайн котлаулар әзерли. Шулай ук аз хәрәкәтләнүчеләр өчен  махсус «Кофе көне» акциясе , бүлмәләрне бизәү буенча «Көз бизәкләре» дигән дәресләр дә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев