Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы йөрәкле тыйнак ана

Яңа елның беренче көнендә Татар Әдәмсәсе авылыннан күп балалы әни Нәҗибә Миншакир кызы Хөснетдинова 85 яшен билгеләп үтә.

Нәҗибә апа тумышы белән Татар Әдәмсәсе авылыннан ерак түгел Киерле поселогыннан, әйе, элек шундый авыл булган.

Әтисе Миншакир фронтка киткәч, әнисе Мөшәрифә дүрт баласы белән кала (кечесе Нәҗибә) һәм бишенче баласына йөкле була. 

Әтисе Көнбатыш фронтта сугышкан. 1945 елда аларның частен Ерак Көнчыгыш фронтына күчергән вакытта, ул очраклы рәвештә тоткарланучылар урынына эләгә.

- Станциядә ниндидер ирләр аңардан поездның товар вагонын саклауда ярдәм итүен сораганнар, ә үзләре каядыр юкка чыкканнар. Төнлә товар вагонын талыйлар, ул берни дә эшли алмаган, бер сүз белән әйткәндә, аны алдаганнар.  Шуннан соң аны кулга алалар, суд була, кыскасы, аңа 10 ел биргәннәр, - дип сөйләде Нәҗибә апаның ире Исмәгыйль абый.

Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр вакытлар Мөшәрифәне сындырмаган. Көчле хатын күңел төшенкелегенә бирелмәгән, үз балалары турында кайгыртуын дәвам иткән һәм иренең тизрәк кайтуына өметен югалтмаган. Шушы авыр елларда ана кеше, балаларны бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасыннар дип, булдыра алганча тырышкан-тырмашкан.

Лагерьда исә игелекле кешеләр әтисенә, эшне яңадан карап тикшерү өчен, югары хәрби инстанцияләргә гариза бирергә кушканнар...  нәтиҗәдә, аның биш елын киметкәннәр. Ул 1950 елда өенә кайта.

 Ул вакытта Нәҗибә 4 сыйныфны тәмамлый һәм колхозда әтисенә ярдәм итә башлый. 15 яшендә аны Ярославль өлкәсенең Балахна шәһәренә торф эшләренә җибәрәләр. Кыз 3 елдан соң гына кайта.

Кичләрен авыл яшьләре бергәләшеп күңел ачканнар. Үсмер кыз Тат. Әдәмсә авылы егете, гармунчы Салих белән таныша. 20 яшендә ул аңа кияүгә чыга. Яңа гаиләдә ул 5 нче килен булган. Аларның ике малай һәм өч кызлары туа: Мөхәрәм, Зөфәр, Мингаян, Рузалия, Фәния. Кызганыч, 1977 елның язында Салих кинәт вафат була. Нәҗибә 5 баласы белән ялгыз кала - иң олысына 18, кечесенә биш кенә яшь була. Ул аларны берүзе аякка бастыра, күп эшли: сыер сава, печән чаба, җир эшкәртә, шул арада балаларны ашатырга,тәрбияләп карарга, йорт-җирне алып барырга да өлгерә. Кызларын

 

кияүгә бирә, улларын өйләндерә. Кечкенә баласы туган нигездән киткәч, өй дә ничектер бушап калгандай була. 50 яшендә пенсиягә чыгып, тагын бер ел эшләп, лаеклы ялга китәргә карар кыла.

Ул елларда авылдашы Исмәгыйль 46 яшендә хатынын җирли, биш баласы ятим кала, иң кечкенәсенә нибары яшь ярым гына була. Тиздән олы кызлары Зөлфия белән Гүзәлия дә кияүгә чыккан, өченче баласы - Нәкыйп армиягә хезмәт итәргә китә.

- Шулай итеп, безнең өйдә өч ир-ат калды: миңа - 48, Илгизгә - 10 һәм дүрт яшьлек Рөстәм, - дип сөйли Исмәгыйль абый. - Нәҗибә белән без элек тә таныш идек, мәрхүм хатыным аның иренең туганы иде. Мин аңа тәкъдим ясадым.

Исмәгыйль абый, чит балаларны тәрбияләргә карар кылу аның өчен җиңел булмаячагын аңлаган, әмма Нәҗибәнең тәкъдимне кире какмаячагына ышанган.

- Мин озак уйламадым, ул тырыш, эшчән ир-ат һәм мин ризалык бирдем, - ди Нәҗибә апа елмаеп. 1990 елның гыйнварында ул Исмәгыйльгә кияүгә чыга.

Игелекле хатын Илгиз белән Рөстәмне үз балалары кебек тәрбияләргә тырышкан, аларга ана назы бүләк иткән.

- Мин аларны яраттым, алар да мине яраттылар. Бик яхшы малайлар.

Исмәгыйль абый белән бергә алар балаларны тәрбияләп үстерәләр, укыталар, олы тормыш юлына озатып, зур туйлар үткәрәләр, оныкларына исем кушу йолаларын үтиләр.

Бик матур, бәхетле еллар... Ләкин тормыш кайвакыт көтелмәгән борылыш ала: 2007 елның җәйге көннәренең берсендә 36 яшендә Исмәгыйльнең олы улы Нәкыйп кинәт вафат була.

Ир белән хатынның барлык балалары да бер-берсе белән дус яшиләр. Нигездә, аларның барысы да шәһәрдә яши.

- Без - балалар, аларның хәләл җефетләре, оныклар, оныкчыклар белән бергә 58 кеше, - ди гаилә башлыгы.

Йортлары иркен, бүлмәләр күп һәм заманча ремонт белән. Кызлары, уллары, кияүләре, киленнәре, оныклары, туганнары - анда еш кунаклар. Әби-бабай аларның кайтуына сөенәләр. Нәҗибә апа төрле ризыклар да пешерә: җәймә,

 

бәлеш, өчпочмак, каймак, чәк-чәк, пироглар, варенье һәм башка күп нәрсәләр. Өстәл артында сөйләшкәндә аларда шаяртулар да, көлү дә тынып тормый. Әгәр дә инде барысы да бергә җыелышып кайта калсалар, бу да куркыныч түгел - авылда туганнары байтак ич. Нәҗибә апаның өч баласы, пенсиягә чыккач, Әдәмсәдә йорт салганнар, биредә башка туганнары да күп.

Нәҗибә апа Исмәгыйль абыйның бик яхшы ир һәм әти булуы турында сөйләде: «Эчмәде, яхшы хезмәт хакы алды, бөтен акчаны гаиләгә кайтарды. 25 ел «Сельхозхимия»дә төягечтә, аннары тракторда эшләде. Аның алты «Коммунистик хезмәт ударнигы», Бишьеллык ударнигы һәм ВДНХ медале бар».

 Исмәгыйль абыйның хәзер дә үз тракторы бар, дөрес, иске. Җир сөрмәсә дә, йөк ташырга ярый.

Икесенең дә «Хезмәт ветераны», ә Нәҗибә апаның 5 бала тәрбияләгән өчен Ана даны медале бар.

Язмабыз героен беренче күрүгә үк аңа карата күңелдә соклану хисләре уяна. Нинди яхшы әби, шундый җитез, йомшак күңелле, сөйкемле, игелекле кеше, дисең. Әмма Нәҗибә апа үзен кырысрак хатын-кыз дип саный.

 - Иремне менә болай кулымда тоттым, - дип елмая ул, йодрыгын кысып, шаяртыбрак. 

Нәҗибә апа тырыш, инициативалы, кемнеңдер килеп эшләвен көтеп ятмый,  барысын да үз кулына ала.

- Бик актив һәм хуҗалыкчан, - ди Исмәгыйль абый аның турында. - Бервакыт хастаханәдә яттым. Хатыным, мине чыгарганнарын да көтеп тормыйча, бригада оештырып, өйне тышлатып куйган.  Кайтсам, өйнең тышкы ягы өр - яңа. Минем кайтуыма сюрприз ясаган.

Исмәгыйль абый әле ярты ел элек кенә 5 ел буе җирле мәчетнең имамы булып хезмәт иткән, хәзер ял итә, чөнки олы  - 82 яшьтә. Ул үз постын калдырса да, авылдашларына кайгыда да, шатлыкта да изге сүзләре белән ярдәм итә. Авылдашлары да аларның гаиләләрен бик яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Бервакыт газетабызда без Исмәгыйль абый турында, ягъни аның сәламәт яшәү рәвешенә тугры булуы турында язган идек. Шул вакыттан бирле җиде ел үтте, әмма ул һаман да шундый, хәтта яшәреп тә киткән кебек: үз кагыйдәләрен үзгәртми: иртән - ярты сәгать зарядка, кичен - саф һавада йөрү.

 

Элеккечә, ул үз гаражында казына. Аның монда да идеаль тәртип, һәр «тимере» үз урынында.

Нәҗибә апа өй эчендәге көндәлек эшләрдән соң, кул эшләре белән шөгыльләнә, намазын да калдырмый. Хәер, операциядән соң күзләре әйбәтләнгән. Зур хуҗалык инде юк, тавыклары гына. «Пенсиябез җитә», - ди әби.

Әби белән бабай, кирәкле даруны вакытында кабул итәргә онытмас өчен, бер-берсенең исенә төшереп торалар. «Авыруларсыз картлык булмый шул»,-диләр алар. 

- Аллага шөкер, шулай бер көе яшибез, тормышка үпкәләмибез, - ди Исмәгыйль абый.

Исән-сау булып шушы йортта бергә яшәргә хыялланалар, авылдан китәргә теләмиләр.

Өй эчендә җемелдәп чыршы басып тора, бу да картларга шатлык. «Балалар кайгыртты инде. Быел җәй без Исмәгыйль белән Соль-Илецкида - тозлы һәм ләмле күлләрдә булу, сәламәтлегебезне яхшырту һәм яхшы ял итү бәхетенә ирештек. Безне хатыны белән Илгиз алып бардылар», - ди Нәҗибә апа. 

-Юбилейга барысы да кайтабыз диделәр, әлбәттә, ерактагы туганнарны аралашып торучы, дус булган авылдашларны да чакырабыз, диләр.

Нәҗибә апаның телефоны бер минутка да тынып тормый, якыннары, туганнары, дуслары шалтырата, хәлләрен белешәләр, киңәшләр сорыйлар.

- Балаларым, оныкларым, оныкчыкларымның күп булуына мин бик сөенәм. Мин бик тә бәхетле әни һәм әби!, ди елмаеп кына Нәҗибә апа.

Ә алар барысы да чын күңелдән үзләренең яраткан әниләрен һәм әбиләрен 85 яшьлек юбилее белән котлыйлар, аңа нык сәламәтлек, бәхет, аяз көннәр һәм җан тынычлыгы телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев