Өргәнчә авылыннан тәҗрибәле умартачы Владимир Кубышкин үзенең һөнәре хакында сөйли
Бал кортларына хөрмәт нәселдән килә.
Умартачылык белән эш итүләр борынгы заманнардан ук мәгълүм. Бал кортларының татлы балын алу белән безнең эрага кадәр дә шөгыльләнгәннәр.
Ә Өргәнчә авылы иркен, төрле чәчәкләргә, үләннәргә, чишмәләргә бай. Анда туып - үскән Владимир Кубышкинның умартачылык белән шөгыльләнүе нәселдән килә. Әтисе, бабасы, карт бабасы умартачылар булган һәм, мөгаен, ул белмәгән башка бабаларыдадыр. Бабасы Иван Николаевич 30 нчы елларда оешкан Жданов исемендәге колхозның беренче умартачысы була. «Бабам фронтка киткәндә, әбигә бал кортларын иң кадерле хәзинә буларак сакларга кушып калдырган. Ул аларны карый белмәгәнгә, умарталарны арендага биргән. Әлеге шөгыль үзе өчен тормыш мәгънәсенә әверелгән умартачы, аның ни өчен шулай борчылуын аңлар. Тик бабайга үзенең бал кортлары янына кайту насыйп булмый - ул һәлак була.
- Бал кортларын һәм алар белән аралашуны чынлап торып яратасың икән, димәк, бу аларны үз гаиләңә кабул иттең дигән сүз - дип аңлатты Владимир Михайлович.
Арендалаудан алып үз умарталыгына кадәр
Владимир Михайловичның әтисе бал кортлары белән мавыгуны бабасыннан мирас итеп алган - ул 34 ел буена колхоз умарталыгына мөдирлек иткән. Уллары аңа булышканнар, ә кечкенә Володя җәйге каникулларда, хәтта, 40 сум хезмәт хакын алып, умартачы ярдәмчесе булып та эшләгән. Умарталыкта 100 умарта оясы исәпләнгән.
Совхозлар һәм колхозлар чоры тәмамлангач, СПКлар барлыкка килә башлый. Күпьеллык хезмәт җимеше әрәм булмасын өчен, әтиләре умарталыкны арендага ала. Улларын шәһәрдән чакыртып, аренда звеносы оештыра. Ул вакытта Владимир армиядән соң бер ел кранчы булып эшләп өлгерә. Ә 1989 елда әлеге гаилә эше башланып китә.
Совхоз яшь Кубышкиннарны умартачылык буенча белем алырга Рязаньга җибәргән. Алар анда өстәмә рәвештә квалификацияне күтәрү буенча айлык курслар узганнар. Шулай итеп, Владимир Рязаньнан ике «корочка» алып кайта. Гаилә подряды яхшы эшли: табышның 70 %ы үзләренә, ә 30%ы совхозга китә.
Тик 5 елдан соң совхоз таркала, умарталыкны саталар. Ул вакытка Владимир өйләнә һәм өйдәге умарталык нигезендә «Нектар» КФХсын оештырырга ниятли. Баштан 16 умарта оясы була. Аннан соң ул агач эшкәртү станогы сатып ала, бал кортлары өчен оялар, рамкалар ясый. Элеккеге Нагорный бистәсе тирәсендә 16 га җир рәсмиләштерә, анда күпьеллык үләннәр чәчә.
- Элек үгезләр, сыерлар, дуңгызлар асрадык. Ике еллап инде мин бары тик умарталык, сарыклар һәм бройлерларны карау белән генә мәшгуль. Азык кыйммәтләнде бит, - ди Владимир.
2018 елдан ул үзмәшгуль буларак рәсмиләштерелгән. Хатыны Валентинаның лаеклы ялга чыгуына ике ел (нефть оешмасында эшләгән), хәзер ул күпчелек иренә хуҗалык һәм умарталык эшләрендә ярдәм итә. Әмма Владимирның төп ярдәмчесе - улы Иван. Ул армиядә хезмәт итеп кайткан, кышын шәһәрдә эшли, ә бал сезоны башлану белән әтисенә булыша. Шулай итеп, гаилә эше дәвам итә.
Умартачы ел әйләнәсе эшли
Мавыктыргыч, үзенчәлекле, зур җаваплылык сорый торган умартачылык эше белән шөгыльләнү өчен зур осталык, бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен белү кирәк. Шул исәптән сезонлы эшләрнең вакытында башкарылуы да таләп ителә. Кышын Владимир яңа рамкалар ясый, умарта ояларын ремонтлый, язын аларны чистарта һәм юа, рамкалар урнаштыра һәм бал кортларының яңа күчләрен карау белән шөгыльләнә.
Бер гаиләдән дүртәр рамкалы ике «булемтек» ясый (бал кортларын яңа ана белән төп оядан икенче ояга чыгара), аларны ихтыяҗга карап сата. Ә кортлар үзләре исә май ахырында аерылып чыгалар.
- Бераз сукмак төшкәч, ояларны үзебезнең умарталыкка чыгарам, ә аннан соң авылдан алып китәм, ди ул.
Аның үз умарталыгы өеннән 200 метр ераклыкта. Бу - 1992 елда сатып алынган 15 сутыйлык җир (йорты да бар). Умарталык өчен урыны бик уңайлы: күршедә йортлар юк, җилдән капланган, чишмәсе дә янәшәдә генә. Шунда ук бал кортлары өчен кышлау урыны да ясалган.
Күчмә умарталык аланында бал кортларына рәхәт: тирә-якта юкәләр үсеп утыра, чәчәкле болыннар, елга да бар. Бу - фермер Марат Садыйковның җирләре, әмма ул оялар куярга рөхсәт итә. Моның өчен умартачы аны бал белән сыйлый.
Бүгенгесе көндә Кубышкиннарның умарталыгында 100дән артык умарта оясы исәпләнә.
Авылда тагын 5 яки 6 хуҗалыкта умарталык тоталар, әмма иң зурысы – аларда. Җәй дәвамында Владимир 2 тонналап бал җыя, ә яхшы сезонда – тагын да күбрәк. Аларның планы - бер оядан 10 кг бал алу, тик ул 20, кайчагында 30 да була.
- Барысы да һава торышына, җәйнең ничек килүенә - коры яки яңгырлы булуына, юкәнең чәчәк атуына бәйле, - ди умартачы.
Сатуда проблемалар юк. Шушы елларда аның үз клиентурасы барлыкка килгән.
- Шәһәрдәге туганнарга илтәбез, аларның да дуслары һәм танышлары ала. Барысы да сатылып бетә. Минем төп балым - юкә балы. Бренд, дип әйтергә дә була. Кем аңлый, шул ала, хәтта бәясе бераз югарырак булса да.
Бал кортлары дөрес эш итүне ярата
Үзенең яраткан шөгыле турында Владимир Михайлович сәгатьләр буе сөйли ала. Авылда ул үзе генә «Умартачылык турында» журналын алдыра икән. Ул әлеге һөнәрдә даими камилләшергә кирәк дип саный. Журнал һәм «Умартачылык буенча белешмәлек» - аның өстәл китаплары.
Бал кортлары тоту үз өстеңә зур җаваплылык алу дигән сүз, ди Владимир.
- Кешеләр бал кортлары сатып алган да, бал ашый, дип уйлый. Юк, бу бөҗәкләр дөрес итеп эш итүне яраталар. Аларны үрчетә башлаганчы барысын да кат-кат үлчәп, ныклап уйларга - эшләп булдырасыңмы, махсус әдәбият укырга, тәҗрибәле умартачы белән киңәшләшергә кирәк. Чөнки бал кортларының аларны дөрес карамаудан ачулары чыга. Халык «бал кортлары үзләре шундый зәһәр», дип уйлый. Шулай итеп, башка токымлыларны сатып алалар. Әйтик, көньяк токымлылар андый ук «ачулы» түгел кебек. Тик чынлыкта бу умартачының үзеннән тора. Төтенне башка төрлерәк итеп җибәрсәң, ояга ныграк суксаң, алар шундук борчыла башлыйлар. Теләсә кайсы һөнәрдә дә эшне белеп корырга кирәк, ә монысында - бигрәк тә. Алай булмаса күрше-тирәдәгеләр белән проблемалар килеп чыгачак. Хәтта ике-өч умарта гаиләсе дә урамдагы барлык йортларга да һөҗүм итәргә мөмкин. Хуторда яшәсәң, ул - икенче эш. Бал кортлары аркасында минем үземә шикаятьләр юк.
Владимир нәрсә турында сөйләгәнен белә, умартачылыкта ул 30 елдан артык хезмәт куя. Бу эш белән шөгыльләнү - аның төп һөнәре, тормыш мәгънәсе. Шәһәрдән авылга кайтуына бер дә үкенми: «Кайтмаган булсам, гомер буе кранчы булып эшләр идем», - дип елмая ул.
Яраткан шөгыль барысына да муллык китерә. Кубышкиннарның йорты зур һәм җылы, мансардасы бар, яңа ишегалды корылмалары ясалган, автомобиль дә бар, болар бар да бал сату хисабына булдырылган.
Изге эш
Әмма Кубышкиннар үз дөньяларында бикләнеп яшәүчеләр рәтеннән түгел, киресенчә, алар авыл активистлары. Ир белән хатын Өргәнчәдә часовня төзү инициаторларының берсе. Һәм алай гына да түгел - төзүдә катнашып, бу изге эшкә 200 мең сумнан артык акча керткәннәр. Аны иске чиркәү урынында төзү турындагы фикерне Владимир халык җыенында тәкъдим иткән. Район җитәкчелеге әлеге идеяне хуплаган. Инициативалы төркемгә ул үзе, абыйсы Алексей һәм Юрий Митрофановлар кергән, аларның да өлеше зур.
Акча җыюда хатыны Валентина булышкан. Часовня 5 ел төзелгән һәм хәзер инде әзер диярлек.
- Техниканы нефть оешмалары биргән иде һәм территорияне дә алар планлаштырды. Район башлыгы Вячеслав Козловка рәхмәт, алар белән ул сөйләште, - ди Владимир Михайлович. - Чираттагы эшләр исемлегендә койма һәм баскыч ясау. Владимир, Ходай ризалыгыннан башка умартачылык белән шөгыльләнергә ярамый, дип уйлый:
- Чын умартачылар - диндар кешеләр, умарта кортлары безнең өчен Ходай бүләге, шуңа күрә Спас бәйрәменә дә без аерым бер мөнәсәбәттә...
Владимир Михайлович җирле чиркәү тарихын, төзелеш турында җентекләп сөйли ала. Без, Өргәнчә турындагы киләсе мәкаләбез часовня хакында булачак, дип килештек. Аның турында әлеге изге эш өчен җан атучы, тырыш авыл кешесе Владимир Кубышкин сөйләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев