Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Озын гомерле булуның сере - тормышны яратуда

Чертуш авылында яшәүче Ләтифә Абдулла кызы Газизовага 25 августта 90 яшь тулган Олы яшьтә булса да, тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл ветераны Ләтифә апа Газизова.

Ул 1933 елның 25 августында Чертуш авылында туа. Әти - әнисе колхозда хезмәт куялар. Шулай тормышлары матур гына барганда, әтиләре авырап, дөнья куя. Әнисе өч кыз белән тол кала. Шул арада Бөек Ватан сугышы башлана. «Безгә бик авыр булды. Ул елларны апаны Ярославльгә торф чыгарырга жибәрделәр, икенче апам да колхоз эшендә булды. Инде мин дә, 7-8 яшемдә әнигә ат җигәргә булыша идем. Әни ул вакытларда кырга ат белән ягулык, су ташыды. Шунда эшләгән өчен 150 гр. он бирә иделәр. Һәр көнне шуны алырга менә идек. И, шатланганнарыбыз, әни шул онга кычыткан, башка ашарга яраклы үләннәр кушып көлчә пешерә иде. Сугыш вакытында укырга кердем. Мәктәпкә кергәнче, латин алфавиты буенча апамнардан өйрәнеп, укый белә идем. Шуңа күрә, башлангыч мәктәптә бик тырышып укыдым», - дип искә алды үткәннәрне Ләтифә апа. 
Кызганычка каршы, аңа укуын дәвам итәргә мөмкинчелек булмый, ул әнисенә булышыр өчен колхоздагы төрле эшләрдә катнаша. Үсә төшкәч тә колхозның барлык эшләрендә тырышып эшли. Ләтифә апа тәгәрмәчле тракторларны да егәрли, кырда эшли. Колхоз җитәкчеләре тырыш, максатчан кызны зурлап, коммунистлар сафына да алалар. Әлеге дәрәжәле исемен аклап, ул гомер буе намуслы хезмәт куя. Исәпләсәң, нинди генә хезмәтләр аның кулы аша узмаган: терлекчелектә дә, кырчылыкта да эшләгән, аның хезмәт стажы 40 елга якын. 
Тормыш иптәше Илгизәр абый белән гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызы Ландыш гаиләсе белән авылда яши. Ул да, әнисе кебек, колхозда намуслы хезмәт куйды. Кече кызы Гөлчәчәк - Казанда. Һәр атна авылга кайтып әнисенә булыша, төп йортны да төзек итеп тота. Ә кышларын әнисен үзе янына Казанга алып китә. Бүгенгесе көндә Ләтифә апаның 4 оныгы, 9 оныкчыгы бар. 
-90 яшькә җиткәнемне сизми дә калдым, - дип елмая Ләтифә апа. -Озак яшәүнең серен тормышны яратуда күрәм. Һәр көнгә сөенеп, гади генә әйберләрдән дә ямь табып яшәдем мин. Кешеләрне, гаиләмне, балаларымны бик яраттым, - ди. 
Дөрестән дә, сугыш чорларын узып, бик күп авырлыклар күрсә дә, Ләтифә апа һәрвакыт ачык күңелле, оптимист, аралашучан кеше. Үз әнисен дә кадерләп, тәрбияләп яшәде һәм бакыйлыкка озатты. Олы яшьтә булса да, китаплар , газеталар укырга ярата. Үткәннәрне дә онытмый, хәтере бик әйбәт, авыл тарихын өйрәнүдә дә бик ярдәм итте ул. Беркайчан да зарланмый, эшсез, тик утырырга яратмый. Ул гел хәрәкәттә. Аның өендә тәрәзә саен матур гөлләр үсеп утыра. Ниндиләре генә юк аларның. Гөлләре дә шау чәчәктә, нәкь үзенең үткән гомере кебек.
Рәмзия Мусина, Чертуш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев