Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пар канатлы гаилә җылысы

Һәр  авылда  тормышның бар мәгънәсен, шатлык-куанычын хезмәтендә, үзе узасы тормыш сукмагын нәкъ менә туган авылында тапкан, үз тырышлыгы, тынгысыз хезмәте аша республика күләмендә югары биеклеккә ирешкән кешеләр бар.

 7  июль көнне Акбүре авыл мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт  һәм тугрылык көненә туры китереп үткәрелгән “Пар канатлар“ кичәсенә чакырылган гаиләләр әнә шундыйлардан.
 

Республикабыз радио-телевидениесендә 30 елдан артык эфирга чыгучы “Пар канатлар“ тапшыруы авторы, Татарстан Дәүләт радиосы баш мөхәррире, Татарстан Журналистлар берлегенең Хөсәен  Ямашев исемендәге, өч тапкыр “Бәллүр каләм“ премияләре лауреаты, Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин Нуруллинның кичәне авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре Галия Миншина, Гөлия һәм Вәсил Вәлиуллиннар (“Буыннар мирасы“ музее мөдире) белән бергәләп алып баруы ямь өстенә ямь булды, бәйрәм әңгәмә формасында – сораулар белән үрелеп барды. Кемдер бик тапкыр гына җавап бирсә, кемгәдер ул көтелмәгәнрәк булды. Үз гомерләрендә андый гына сынау узган кешеләрме соң әлеге бәйрәм юбилярлары!? Үткәннәре йөрәк түрләрендә юшкын булып  утырса да, барын да уен-көлкегә борып, тамаша  залындагыларны көлдереп тә алдылар.
Ул көнне бер-бер артлы сәхнә түренә күтәрелгән (“Ромашка“лар ролендә аларны Акбүре мәктәбе укучылары Харисов Раил һәм Хәйдарова Алинә озатып тордылар, кунакларны исә ишек төбеннән үк каршы алдылар) Минзакир абый һәм Салисә апа Мотыйгуллиннар, Рәис абый һәм Шакирә апа Вәлиуллиннар, Салих абый һәм Мәрзия апа Габдуллиннар (сүз уңаенда, Салих  абый озак еллар Алабуга, Яшел Үзән районнарын җитәкләгән, республика күләмендә җаваплы эшләр башкарып, намуслы хезмәте Россия һәм Татарстан күләмендә байтак орден-медальләр белән билгеләнгән кеше , гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичерә), Мингалим абый һәм Зәйнәп апа Хәсәншиннар, Вәлиҗан абый һәм Зәйнәп апа Вәлиуллиннар, Исмәгыйль абый һәм Мәдинә апа Хәсәншиннар,  Харис абый һәм Мингаян апа Рамазановларның гаилә язмышлары төрле булса да, заманында күбесе өчен бала чактан тормыш арбасына җигелү, ятимлек ачысын тату, ачлык, ялангачлык, авыр авыл хезмәте уртак булган. Чөнки алар нужаның барысын да татыган, яшәп китү өчен гомерләре гел көрәштә узган сугыш чоры балалары. Кайсын гына алма, барысы да үрнәк булырлык, кайда гына хезмәт куйсалар да, үз эшләренең остасы булган, бүген инде дин юлына баскан, кыен вакытларын онытып, гомернең тик яхшы чакларын гына искә алып яшәргә тырышучы, гомер көзләрендә һәрберсенең үз сукмагы, үз яшәү рәвеше булган кешеләр.
Кая гына, нинди генә чарага барырга туры килмәсен, аннан һәрвакыт, чыннан да, бер  күрешү – үзе бер гомер икән дигән уй белән  кайтасың. Ул көнне дә кемдер инде күптән күрмәгән авылдашын, кемдер сыйныфташын, дусларын күрде, чөнки чара  сәбәпчеләренең үз  гаиләләре белән балалары да кайткан иде. Инде үзләре дә әби-бабай булган ул-кызлар әти- әниләренә җылы теләкләрен җиткерделәр, рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Район  үзәгеннән килгән   РЭЭЧ җитәкчесе Кадрия Насыйрова, ЗАГС бүлеге  мөдире Алия Миръякупова, мәртәбәле  кунаклар Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Минзифа Әхмәтшина (якташыбыз, Чистай районы Сарсаз авылыннан), телевизордан балалар яратып караучы “Күчтәнәч“ тапшыруын алып баручы Дәү әни һәм Дәү әти – Татарстан радиосы режиссеры Әлфинур Хисами, Татарстан телевидениесе (ВГТРК) режиссеры Зәйтүн Яркәев, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма  комитеты каршында эшләп килүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе“ фонды директоры, Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы, “Буыннар мирасы“ музее эшенә соклануын белдергән Миләүшә Гайфуллина, Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов юбилярларга җылы котлауларын җиткерделәр, “Татар гаиләсе“ фондыннан һәм Акбүре АҖ Советыннан чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр  дә тапшырылды. Үзешчән сәнгатьтә  катнашучы җирле артистлар – Альбина Саматова, Рифкат Нуриев, Фидания Бикмөхәммәтова, Галия Нуриева, Вилдан Хәмитов, Җәмил Җәләлетдинов (укучы бала), Гөлзидә Җәләлетдинова, Зөлфия Вәлиуллина, Фатыйма  Латыйповалар барысын да үз чыгышлары белән  сөендерделәр.
Үз эш-гамәлләре белән авылдашлары күңелендә якты  эз калдырган Әнвәр Залаков ( мәрхүм инде) инициативасы белән Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров иҗат иткән  ул көнне Җәүдәт Җәләлетдинов һәм Галия Нуриева башкарган  “Ак бүре“  җыры авылыбыз гимны буларак яңгырады. 
Экраннан республикабызның төрле почмакларында узган гаилә бәйрәмнәрен үз эченә алган тарих сәхифәләренә дә күз төшердек. Әлеге очрашу да чираттагы “Пар канатлар“ радиотапшыруын әзерләү өчен язып алынды, “Татарстан“ ГТРК операторы тарафыннан видеога төшерелде һәм аудиоязма әзерләнә. Болар бар да якын араларда Татарстан радио һәм телевидениесендә эфирга чыгачак. 
Барысы бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр.
Әлегедәй чараны үткәрү зур көч һәм тырышлык сорый. Бәйрәмнең узганы сизелмәде дә, бер тында үтте дә китте. Аны оештыручыларга зур рәхмәт. Залдагылар юбилярларны аягүрә көчле алкышларга күмделәр.
Менә шулай бергәләп  туган телебезне, туган җиребезне, аның күркәм  кешеләрен, тарихыбызны, динебезне саклап, яклап торсак, авылларыбыз яшәр, “Пар канатлар“ бәйрәме дәвамлы булыр.
Фидания
 Вәлиуллина.
Вәсил Вәлиуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев