Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспорт алгач, илебезнең тулы хокуклы гражданы буласың

Паспорт алу яшь кеше гомерендә мөһим, зур вакыйга булып тора. Бу вакыйга яшь гражданның балигъ булып, мөстәкыйльлеккә ирешүенең башы, чөнки паспорт - теләсә кайсы ил гражданының шәхесен раслаучы юридик документ ул.

12 ноябрьдә яңачишмәле алты яшүсмер Россиянең тулы хокуклы гражданы булды. Аларга миграция хезмәтенең район бүлеге начальнигы Галина Юрьева паспортлар тапшырды. Ә аннан илебез гимны яңгырады.
14 яшьлек малайларга һәм кызларга паспорт тапшыру тантанасында аларның әти-әниләре, авыл җирлекләре башлыклары, район советы депутатлары, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова катнашты. Н. Попкова үзенең котлау чыгышында:
-Паспорт алу - олы тормышка аяк басуда беренче җитди адым, сез бу документка бик сак карарга, Россия Федерациясе гражданы исемен лаеклы йөртергә, әйбәт укырга, белем алырга һәм һәрчак үзеңнең кече ватаныңны - туган, үскән, укыган җиреңне онытмаска кирәк, - диде. - Шуны исегездән чыгармагыз, моннан соң сезнең хокукларыгыз гына түгел, ә билгеле бер бурычларыгыз да булачак, җавап тотарга да туры киләчәк.
"Бердәм Россия" БСПнең район җирле бүлеге әгъзалары исеменнән паспорт алучыларны Зөлфия Бикбова котлады һәм истәлекле сувенирлар тапшырды. "Бүген, чыннан да, гадәти булмаган, тантаналы көн, бигрәк тә әлеге мөһим документ алучылар өчен. Исегездән чыгармагыз - Россия гражданины булу - бу зур горурлык!", - диде ул.
РМЙ хезмәткәрләре яшь гражданнарны котлап, матур җырларын бүләк иттеләр. Чара азагында барысы бергәләп фотога төштеләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев