Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Паспортлар тапшырдылар

30 мартта ЗАГС бүлегендә районның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Сигез бала тормышта иң кирәкле документ алып, Рәсәй Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.

Шушы мөһим көнне яшьләр адресына ихлас котлаулар, матур үгет-нәсыйхәтләр яңгырады. ТР-ның Яңа Чишмә районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Кадрия Насыйрова, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова, районның иҗтимагый Совет әгъзасы Анастасия Козлова балаларга паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, аларны котладылар. Тантаналы чарада шулай ук миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева, ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова, АҖ башлыклары, Рәсәйнең яшь гражданнарының әти-әниләре катнашты.
Чара азагында җыелган халык алган тәэсирләре белән уртаклашып, күмәкләшеп фотога төште. - Бу вакыйга балалар хәтерендә гомерлеккә уелып калсын иде, - дип теләделәр бәйрәм чарасын оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев