Педагоглар, медиклар һәм иҗат кешеләре пенсиягә башкалардан алда чыгачак
«Укытучы булып эшлим. Агымдагы елның 1 сентябренә минем ташламалы стажым тулачак. Педагогларга, медицина хезмәткәрләренә һәм иҗат әһелләренә карата пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге бар дип укыдым. Ләкин пенсия яше арттырылгач, ташламага ия булучылар да пенсиягә соңрак чыгачактыр. Мин кайчан вакытыннан алда пенсиягә чыга алам икән?"Яна Чишмэ районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Лилия Хиразева җавап бирә:
- 2019 елдан медицина, педагогия һәм иҗат кешеләренең пенсиягә чыгу срогы да үзгәрде. Алар лаеклы ялга иртәрәк чыга алачаклар. Шул ук вакытта вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы махсус стаж тулганнан соң 5 елдан соң гына булачак.
Сезгә тагын биш ел эшләргә туры килмәячәк, чөнки закон белән күчеш чоры каралган. Димәк, вакытыннан алда пенсиягә чыгу срогы акрынлап арта барачак: 2019 елда - ярты елга, 2020 елда - ел ярымга, 2021 елда - өч елга, 2022 елга - дүрт елга.
2023 елда һәм аннан соңрак чигерү канунда каралган 5 ел була да инде.
Шунысын да өстим, ташламалы пенсия озынлыгына, пенсия балларының минималь саны булуга таләпләр үзгәрешсез калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев