Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия яше алды статусы турындагы белешмәне электрон рәвештә ничек алырга?

Укучыларның соравына Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.

- Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен бүген өйдән чыкмыйча гына РПФның рәсми сайтындагы яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет ярдәмендә алырга мөмкин. Электрон сервислар РПФ эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен үз эченә ала һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрне рәсмиләштерергә, кирәкле белешмәләр һәм күчермәләрне алырга мөмкинлек бирә, алар арасында кешене пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турындагысын да.

PDF һәм XML форматындагы белешмәне берничә секунд эчендә алырга мөмкин. Аны Пенсия фонды сайтында алу өчен «Гражданның шәхси кабинетына» РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәннән соң пароль һәм хисап язмасы логины ярдәмендә керергә, «пенсия» бүлегендә «гражданны пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турында белешмәгә (Өземтә) заказ бирергә» дигән вкладканы сайларга, аннан соң мәгълүматларның кайда тапшырылуын күрсәтергә кирәк - Россия Федераль салым хезмәте, Мәшгульлек үзәге, эш бирүче. Теләсәгез, белешмәне электрон почта аша алырга, сакларга, бастырып чыгарырга, шулай ук «История обращений» бүлегендә карарга да мөмкин.

Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) пенсия алды яшендәге гражданнар өчен социаль ярдәм чаралары һәм ташламалар барлыгын искәртә - мәсәлән, җәмәгать транспортында йөрү, торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар алу, милек һәм җир салымнарыннан азат итү һәм башкалар.

Кайбер категория гражданнарга, аларның пенсия яше чикләре үзгәрмәсә дә, пенсия алды ташламалары барыбер бирелә. Мәсәлән, биш баласы булган әниләр 45 яшьтән, ягъни пенсиягә чыгу яшеннән биш елга иртәрәк (50 яшьтән) ташламалар алуга исәп тота ала. Пенсия алды яшендәге гражданнарга тиешле ташламалар һәм гарантияләр турындагы мәгълүмат белән сез Пенсия фондының рәсми сайтында «Гражданнарга»/ «Пенсия системасы турында нәрсә белергә кирәк» бүлегендә җентекләбрәк таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев