ТР пенсионерларын санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү ТР Министрлар Кабинетының " Татарстан Республикасы пенсионерларын санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү Тәртибен раслау турында"гы карары (14 февраль 2011 ел, № 97) белән расланган.
Бу тәртип Татарстан Республикасы пенсионерларына Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына алынган санаторий-курортта дәвалануга юллама бирү шартларын билгели. Ташламалы юлламалар Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, гаиләләрдәге җан башына туры килгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумы күләменнән (6822 сум) 400 проценттан артмаган, шулай ук юллама алу өчен санатор-курорт дәвалануына мохтаҗ булу турында тиешле медицина белешмәсе булган пенсионерларга бирелә.
Санаторий-курортларда дәвалану срогы 14 көн тәшкил итә.
Юллама алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибе:
Санатор-курортта дәвалануга юллама алу өчен гражданин тарафыннан даими яшәү урыны буенча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгының социаль ярдәм территориаль органына язма гариза бирелә.
Гаризага түбәндәгеләр теркәлә: сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан бирелгән белешмә (070/у); пенсия таныклыгының күчермәсе. Гариза биргәндә гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, Яңа Чишмә районындагы социаль ярдәм бүлеге Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93 йорт адресы буенча урнашкан, тел.: 2-41-42, 2- 41-18.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев