Реклама
Җәмгыять
Пенсионерларга өстәмә түләүләр көтелми
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән.
Бер хатын-кыз ышанычлы төстә пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә түләүләр вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны да ашыгыч рәвештә – 1 ноябрьгә кадәр шәхсән үзең Пенсия фонды органнарында бирергә кирәклеген хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге пенсионерларга бернинди дә өстәмә түләүләр көтелмәвен кисәтә. Мондый хәбәр мошенниклар эше генә!
Сезнең игътибарыгызны шуңа юнәлтәсе килә: агымдагы елда пенсия гражданнарга тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләүләр өчен нигез юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев