Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсия алды яшендәгеләр өчен яңа хезмәт

Билгеле булганча, быелдан пенсия алды яшендә булган гражданнар салым ташламаларына ия һәм аларга социаль ярдәмнең махсус чаралары күрсәтелә.


РПФ ведомствоара үзара электрон бәйләнеш системасы каналлары буенча ташламаларга дәгъва кылучы гражданнарны пенсия алды яшендәгеләргә кертү турында дәүләт властеның кызыксынган органнарына информация тәкъдим итә.
Эш бирүчеләргә әлеге информация үзара информацион бәйләнештә булу турындагы килешү нигезендә пенсия алды яшендәгеләр диспансеризация үткән көннәргә түләү өчен бирелә. Барысы да гражданнар шундый белешмәләр алу өчен Фонд органнарына килеп йөрмәсен өчен эшләнгән.
Әлеге закон нигезендә гражданинга РПФ га мөрәҗәгать итү һәм үз максатлары өчен аны пенсия алды яшендәгеләргә кертү турында бушлай мәгълүмат алу хокукы бирелгән. Моның өчен гражданинга информация алуның мөмкин булган бөтен юллары ачык булачак, мисал өчен, безнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итү (2-26-71 телефоны буенча кабул итүләргә алдан язылып), шулай ук РПФ сайтында “Иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинеты” аша электрон формада мәгълүматлар алу.
Гражданинны пенсия алды яшендәгеләр категориясенә кертү турындагы мәгълүматлар РПФ территориаль органы карамагында булган мәгълүматлар, шул исәптән персонифицированный (индивидуаль) учет мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә формалаша. Фактта җавапның ике варианты булачак: “керә” һәм “керми” (теге яисә бу максатлар өчен).
Әгәр булган мәгълүматлар нигезендә гражданин пенсия алды яшендә булып тормый икән, билгеләнгән тәртиптә үз индивидуаль лицевой счетына аныклык кертү өчен ул РПФ га мөрәҗәгать итә һәм кирәкле документлар бирә ала. Тик бу инде башка хезмәт, ул төгәлләнгәннән соң гражданин үзен пенсия алды яшендәгеләргә кертү турында яңа мәгълүматлар сорап мөрәҗәгать итә һәм аларны ала ала. 
РПФ сайтында шәхси кабинетта сервис эшли, аның ярдәмендә пенсия алды яше статусы булуы турында белешмә алырга була. 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев