Пенсия тупланмалары акчалары - эш бирүче тарафыннан хезмәткәрнең хезмәткә түләү фондыннан пенсиянең тупланма өлешенә күчергән акчалар ул, яисә гражданин үзе мөстәкыйль рәвештә күчергән акчалар, мисал өчен, өстәмә финанслау программасы кысаларында.
Алар вариска түбәндәге очракларда түләнергә мөмкин: әгәр дә иминиятләштерелгән шәхес аңа иминият пенсиясе билгеләнгәнче үлеп китсә яки пенсия билгеләнеп тә, ул аны алырга өлгермәгән булса.
Үлгән кешенең балалары, ире яки хатыны, ата-аналары беренче чираттагы һәм абый-энеләре, апа-сеңелләре, әбисе, бабасы, оныклары икенче чираттагы варислары булып торалар.
Пенсия тупланмалары акчаларын түләү шәхес үлгән көннән алып 6 ай эчендә РПФ-га бирелгән гариза нигезендә башкарыла. Үтеп киткән срок суд тәртибендә яңадан торгызылырга мөмкин.
Әгәр дә үлгән кеше пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булдырган булса, бу очракта аңа тиешле дәүләтнеке булмаган пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кабул итүләргә яки белгечләр консультациясе алу өчен 2-26-71, 2-25-81 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев