Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Петропавел Бистәсеннән сугыш ветераны Григорий Быков юбилеен бәйрәм итә

Соңгы тапкыр без Петропавел Бистәсеннән Григорий Иванович Быков янында Җиңү көне алдыннан булган идек. Инде без кабат аның өендә - 7 октябрьдә аңа 90 яшь тула.

Без - кунакчыл йорт хуҗасының өендә. Аның, һәрвакыттагыча, кәефе әйбәт иде. Григорий Иванович турында күп тапкыр язган идек, әмма мондый юбилей уңаеннан без якташыбызның хезмәт һәм сугыш юлын кабат искә алырбыз.

Үткән килүебездә ветеран, һәвәскәр балыкчы, җәйге балык тотуның ничек узачагы турында сөйләргә вәгъдә биргән иде. Апрельдә бер ел эчендә күзенә  өченче операцияне ясаткан булса да, җәен кармак белән яр буенда балык тотарга баруын сөйләде.

- Улларым белән дүрт тапкыр бардык. Иң уңышлысы Волчья Бистәсендәге күлләрдә иде, ярты чиләк гибридлар алып кайттык. Мин өч метрдан да кимрәк араны гына күрсәм дә, минем өчен анысы да җитә.

Григорий Ивановичның бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Әнисе һәм ике абыйсы белән әтисен фронтка озатканын искә төшерде. Әтиләре  сугыштан яраланып кайткан һәм озак яшәмәгән. Сугыш елларында Григорий чөгендер басуларын утаган, урак өстендә көн саен 7-8 чакрымга ат белән мичкәләрдә су ташыган. Кыскасы, булдыра алганча ярдәм иткән, кул кушырып утырмаган. Бераз үскәч аны Колмакчыга, Әдәмсәгә урман кисәргә җибәрәләр. 1951 елда армиягә китә, 6 ай Львовта хезмәт итә, бандерачылар белән сугыша, аннары частьнең бер өлеше Германиягә күчерелә. Гомумән, өч елдан артык хезмәт итә ул.

- Безне, Петропавел һәм Савиновкадан дүрт кешене, Украинага җибәрделәр, без бер полкта хезмәт иттек, әмма төрле роталарда, - дип искә ала ул.

Германиядә Григорий Иванович яшерен «Уран» объектын һәм хәрби немец тоткыннарын саклаган. Элеккеге «өченче рейхта» ул вакытта да тыныч булмаган.

- Бервакыт дүрт ай буе тревога була калса, әзер торыр өчен автоматлар тотып йокладык, - дип сөйли ул.

Хезмәт итеп кайткач, комбайнчылар, аннан машина йөртүчеләр курсын тәмамлый. Авылдашы Нина Петровна белән таныша һәм 1956 елның гыйнварында туй ясыйлар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Григорий Ивановичның хезмәт стажы (1960 елдан бирле) 40 елга якын, сугышта һәм аннан соң да ул колхозда күпме хезмәт куйган! Григорий Иванович эшләгән елларының күп өлешен шоферлык эшенә багышлаган, үзбушаткыч ЗИЛда, ГАЗ - 53 бензовозында да, бортлы ЗИЛ - 150 дә дә йөргән. Төрле йөкләр, кырдан икмәк ташыган. Пенсиядән соң заправкада эшләгән.

- Пенсиягә чаклы эшләгәндә дә аяклар авырта иде, - дип искә ала ул. - Ике ел ике таяк белән йөрдем. Хастаханәләрдә озак дәваландым, шифаханәгә бушлай юллама белән бардым. Җайлангач яңадан «ЗИЛ»га утырдым.

Кече улы Юрий да әтисе юлыннан китә, өлкәне Виктор институттан соң заводта җитәкче вазыйфада эшли, Анна элемтә техникумын тәмамлый һәм пенсиягә кадәр шушы белгечлеге буенча эшли. Кызганычка каршы, 1962 елгы улы Александр моннан 5 ел элек бакыйлыкка күчкән.

Хатыны Нина Петровна авыл Советында, аннары балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып эшли. Хәзер ул, ире кебек үк, әлләни хәрәкәтчән түгел: өйдә генә. Ә Григорий Иванович, күзләре бик шәп булмаса да, кибеткә кирәк-яраклар сатып алырга үзе бара.

- Юлны күрсәм, шул җитә. Тик юлда очраган авылдашларны тавышларыннан гына таныйм. Көндез яхшы күрәм диярлек. Бервакыт күк йөзен кара болытлар каплады, караңгы булып китте, менә шунда мин адаштым, башка якка киткәнмен…

Ә болай, аларга азык-төлекләрне социаль хезмәткәр сатып ала, ул ашарга да пешерә, өйдә дә җыештыра. Григорий Иванович тавыкларны үзе карый:  

- Йортка чыккач, аларга үләннәр йолкып бирәм. Алар минем абзарда тора, чыгарырга куркыныч, авылда төлкеләр күренгәли. Күптән түгел ике пай өчен ашлык алдым, быел бит ел уңышлы булды.

Шимбә-якшәмбе көннәрендә балалары чиратлашып кайталар, әти-әнисенә өйдә әзерләнгән ярымфабрикатлар алып кайталар, шуңа күрә Григорий Ивановичка ризыкларны җылытасы гына кала. Балалары якында гына яшиләр: Аня һәм Юрий - Әлмәттә, Виктор - Алабугада. Өлкәннәрнең алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Якты уңайлы йортта идеаль тәртип, заманча ремонт һәм һәр җирдә чисталык.

Григорий Иванович элеккечә үк күтәренке кәефтә, оптимист, ә зарлану гадәте аның беркайчан да булмаган. Хәтере дә шәп. Операциядән соң күзләрен саклый, табибларда өч ай саен тикшерелә һәм тискәре динамика юк.

- Сәламәтлек тәртиптә, тик күзләр генә...- ди ветеран. - Озын гомерле булуыма килгәндә, елларны бит Ходай бирә.

Ә безнеңчә, монда аңа актив булуы, хезмәт сөючәнлеге, кешеләр белән ачык мөнәсәбәттә булуы да ярдәм итәдер.

Шушы көннәрдә Григорий Иванович Өлкәннәр көнен бәйрәм итү өчен җирле клубка барырга җыена. Анда да, мәктәпкә дә барлык патриотик бәйрәмнәргә чакыру буенча йөри һәм үзенең хәрби хезмәт елларын искә төшерә. 9 Май алдыннан ветеран делегация составында берничә мәртәбә Казанга Президент кабул итүләренә барды, хәзер исә өйдә генә - олы яшьтә бит.

7 октябрьдә Григорий Ивановичны авыл җирлеге башкарма комитеты, район хакимияте, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре килеп котлаячак. Аралашучан хуҗа кунакларга һәрвакыт шат. Өлкәннәр көне уңаеннан аңа ике зур азык-төлек пакеты тапшырылган инде.

Туганнары аның юбилеен кафеда билгеләп үтәргә тели. - Оныклар да кайтабыз, диделәр, белмим, ничек килеп чыгар, әмма 8 октябрьдә, шимбә көнне җыелышырга телибез, диде.

Григорий Ивановичка сәламәтлек, алга таба да актив булуын һәм озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев