Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Петропавел Бистәсе: бераз тарихы турында

Петропавел Бистәсенә 1730-40 нчы еллар азагында нигез салына. Райондагы күп кенә бистәләрдәге кебек үк, биредә дә беренче төпләнүчеләр иген игүче солдатлар була.

Алар игенчелек, терлек үрчетү, балчыктан әйберләр ясау, киез - киез итек басу, май ясау (сыгу) кәсебе белән шөгыльләнәләр.
Петропавел Бистәсендә 1885 елны Петропавел чиркәве төзелә (ул хәзер архитектура һәйкәле булып тора), 1866 елны земство карамагындагы мәктәп ачыла. XX гасыр башында хастаханә, су тегермәне, 9 ярма ярдыру, 7 май ясау, тимерчелек, сыра ясау, 1 казнаның сыра сату һәм 7 вак-төяк лавка эшләп тора. Сишәмбе көннәрендә базар оештырыла, һәр 9нчы җомгада һәм 14 сентябрьдә ярминкәләр уздырыла.Ул чакларда бистәдә 3500дән артык кеше яши. XX гасырның 30нчы елларында халык саны икеләтә кими, 1800 кешегә кала. Икенче тапкыр халыкның күпләп кимүе 80нче еллар башында күзәтелә (бистәдә 743 кеше кала). Яшьләр ата-аналарының фатыйхасы белән шәһәргә китәләр. Шуннан бирле Бистәдә халык саны әллә ни үзгәрми. Соңгы елларда гына, ана капиталы бирелә башлагач, авылдагы буш йортларны сатып ала башлаганнар, нәтиҗәдә халык саны арткан: бүген авыл җирлегендә (Андреевка авылы белән бергә) 889 кеше яши - Бистәдә яңа йортлар төзү дә дәвам итә, узган елда 425 кв.м. торак төзелгән.
Шундый матур, төп урамнарына асфальт, башкаларына вак таш түшәлгән, урамнары яктыртылган, мөһим социаль объектлары, сәүдә нокталары булган авылда рәхәтләнеп яшисе, балалар үстерәсе, өстәвенә район үзәге дә ерак түгел. Янәшәдә генә урман, елга. Ә эшне теләгән кеше кайда да таба.
Әйе, ялкауларга һәм аракы эчүче кешеләргә авылда яшәү тагы да кыенлашты. Хәзер инде элеккеге АҖ башлыгы Светлана Дворецкая аркасында башкарма комитет каршында булдырылган җәмәгатьчелек, хатын-кызлар һәм ветераннар Советлары тулы куәткә эшли. Аларның эшчәнлеге мохтаҗ гаиләләргә нәтиҗәле ярдәм итүгә, балаларны һәм аналарны яклауга, эчкечелек һәм әрәмтамаклык юлларын бетерүгә юнәлдерелгән. Халык дружинасы да яхшы эшли, ул авыл халкының тынычлыгы сагында тора. Әйтик, Петропавел Бистәсендә җәмәгать урыннарына "бераз эчкән хәлдә" килү оят күренешкә әйләнгән.
Халык сәламәтлеге
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен монда медиклар да, мәктәп, балалар бакчалары да, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә көрәшә.
Фермерлар Николай Скоков белән Александр Савельев физик культураны һәм спортны үстерүдә ярдәмчеләр һәм иганәчеләр булып торалар.
Кичке якларда атнага ике тапкыр авыл яшьләре мәктәптәге спорт залына киләләр, монда физкультура укытучысы Сергей Ерохин тренировкалар үткәрә. Кышкы вакытларда хоккей тартмасында спорт уеннары алып барыла. Укучыларның күпчелеге Яңа Чишмәдәге "Олимп" спорт комплексына йөри.
Белем иленә "сәяхәт"
- Мәктәп директоры Наталья Быкова болай дип сөйли:
Мәктәптә тәҗрибәле педагоглар коллективы эшли:
1 укытучы югары квалификация категориясенә ия, 15се - беренче, 5се икенче категорияле. 6 укытучы - 2 квалификация категориясенә ия. Мәктәп укытучыларының күпчелеге грант программаларында һәм конкурсларда, ә укучылар Бөтенрәсәй челтәр конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашалар. Мәктәптә төрле түгәрәкләр (бию, балчыктан әйберләр ясау) эшли, балалар спорт секцияләренә йөри.
Укудагы өлгереш рейтингына күз салсак, укучыларның уку материалларын үзләштерүдә кайбер үсешне күрергә мөмкин, әгәр 1 чиректә 8 отличник һәм 28 ударник булган булса, 2 чиректә исә - 13 отличник һәм 30 ударник. Отличниклар һәм ударниклар, бүләкләү сыйфатында, 14 декабрьдә Алабугада һәм Яр Чаллыда булдылар. Соңгы 10 елда мәктәпне 7 укучы алтын медальгә тәмамлады.
Сыйныфтан тыш эшләр турында тәрбия эшләре буенча завуч Светлана Кирюшова сөйли: - Мәктәп "Сәламәтлек өчен зыянсыз белем бирү" дип аталган ведомствоара сәламәтлекне саклаучы план буенча эшли. Көнебез иртәнге зарядкадан башлана, һәр дәрестә укытучылар физкультминутлар үткәрә, зур тәнәфестә динамик пауза үткәрелә, дәресләрдән соң күңелле стартлар сыйфатында ярышлар була. Мәктәп төрле чараларда актив катнаша. Даими рәвештә тимурчылар эше һәм волонтерлар хәрәкәте алып барыла, монда балалар - өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, толларга хуҗалык эшләрендә булышалар. Һәр сыйныф җитәкчесе тарафыннан балаларның каникул ялларын оештыру һәм үткәрү, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре, юлларда балалар травматизмы, наркомания, токсикомания, тәмәке тартуның зыяны буенча инструктажларны үз эченә алган чаралар комплексы эшләнде һәм тормышка ашырылды. Мәктәптә тәртип бозулар профилактикасы һәм балаларның хокукларын яклау буенча Совет оештырылды.
Быел Петропавел мәктәбенә 50ел була. 2001 елда анда капиталь ремонт ясалган (түбәсе, тәрәзә, ишекләр, идәне алыштырылган) булган. 2015 елда мәктәп бинасының алгы ягы сайдинг белән тышланган, җылыту системасы алыштырылган, урам яктан керә торган җирдә, спорт залында капиталь ремонт ясалган, пандус урнаштырылган.
Бүген мәктәптә 87 бала белем ала: быел алты укучы тугыз сыйныф тәмамлап, мәктәптән китә, ә алдан бирелгән мәгълүматлар буенча 2017 елның сентябрендә 1 сыйныфка бары 5 бала гына киләчәк. Алар "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнәләр.
Балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкаручы Лидия Лашева әйтүенчә, "Кояшкай" да бүген 22 бала, гәрчә узган җәй капиталь ремонт ясалган балалар бакчасы 25 бала кабул итә алса да.
Узган елда Петропавел Бистәсендә 6 бала туган, 19 кеше бакыйлыкка күчкән. Әлеге күрсәткеч авыл халкын да, ФАП хезмәткәрләрен дә борчуга сала. Петропавел Бистәсе ФАП ында Валентина Быкова 26 ел эшли. Ул, авыл халкы үз сәламәтлеге турында күбрәк кайгырта башлады, дип билгеләп үтте.
- Халыкның сәламәтлеген физик культураны үстерү юлы белән ныгытуга күптән түгел генә керешкәнгә, күпләр инде байтак авырулардан интегә. Хәзер инвалидлык алган 64 кешенең 15есе (13 ир-ат) хезмәткә сәләтле яшьтә. Ә бит Петропавел Бистәсендә ир-атлар хатын-кызларга караганда 50 кешегә кимрәк.
Петропавел Бистәсенең иң яшь кешесе - Варвара, ул 2016 елның 4 декабрендә якты дөньяга килгән. Иң өлкәне - 89 яшьлек Анна Семеновна Быстренина. Ул өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 69 яшьлек кызы Мария Паньшина белән яши. Аналы - кызлы үз вакытында озак еллар колхозда сыер савучы булып эшләгәннәр. Авылдашлары аларны хөрмәт итәләр, пенсияләре дә яхшы. Аның тагын ике баласы - Татьяна белән Сергей да гаиләләре белән шул ук авылда яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев