Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Петропавел Бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Анатолий Быстренин өчен авыл хезмәте - яшәү рәвеше булган

Колхоз чорында район һәм республика данын яклаучы хезмәтчәннәр булган.

Петропавел Бистәсендә яшәүче Анатолий Михайлович Быстренин 40 елдан артык туган авылында - Куйбышев исемендәге колхозда механизатор булып хезмәт куйган.

Безнең белән әңгәмә барышында ул намус белән, илһамланып һәм үз-үзен аямыйча эшләгән, үзе үстергән һәм җыйган мул икмәк басулары турында дулкынланып искә алды. Туган җирнең басу-кырлары да бурычлы булып калмаган, уңыш мулдан булган. Шулай булмыйни:  күпме көч, күпме тырышлык, күпме тир түгелгән. Ялсыз, бәйрәмсез, таңнан-таңга кадәр эшләүләр...

Хезмәтенә күрә хөрмәтенә дә лаек була: Анатолий Михайловичның санап бетергесез исемнәре, бүләкләре бар: «Татарстан АССРның атказанган механизаторы», «Фидакарь хезмәт өчен», «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулуга» медальләре, «Коммунистик хезмәт ударнигы» бронза медале, «11 нче бишьеллык ударнигы», «1976 елда социалистик ярыш җиңүчесе» значоклары һ. б. Безгә боларның барысын да аның улы Юрий (ул хәзер әтисен карый) күрсәтте.

Анатолий Михайлович алдынгылар рәтендә берничә тапкыр Чистай, аннары Яңа Чишмә районы данын яклап төрле авыл хуҗалыгы киңәшмәләрендә, слетларда, күргәзмәләрдә катнашкан. Тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашкан һәм башка якташлар тәҗрибәсен үзләштергән.

Барлык тракторларны да камилләштереп үзләштергән, теләсә кайсы узелны яки детальне күзен йомып җыя алган. Чылбырлы трактордан эшли башлап,«Беларусь», МТЗ да, соңгы елларда К-700дә эшли. Аның комбайннары һәрвакыт өзлексез эшләгән, чөнки җаваплы механизатор үзенә беркетелгән техниканы тиешенчә, җентекләп карап, ремонтлап торган. «Үз эшемне яраттым», - диде 84 яшьлек хезмәт ветераны.

Аның бөтен язмышы кече Ватаны белән бәйле: биредә туган, өйләнгән, эшләгән, биш бала тәрбияләгән (хәзер дүртесе калган). 11 ел элек хатыны вафатыннан соң хуҗалыкны берүзе алып барган. Иркен кирпеч йортын да кайчандыр үзе төзегән. 1979 елда янгыннан соң гаилә Андреевка авылыннан Петропавел Бистәсенә күчеп килә. Башта кечкенә генә йорт сатып алганнар, ә аннан соң гаилә башлыгы янәшәдә генә зур йорт төзегән. «Әтиебез һәр эшкә дә оста иде», - диләр балалары Юрий, Ирина һәм Вера. Кызлары туган авылда яшиләр һәм эшлиләр, әтиләре янына гел килеп торалар. Улы пенсиядә, бер ел элек Түбән

 

Камадан әтисен карарга кайткан (авырудан соң әтисенең аяклары начар йөри). Анатолий Михайлович гомере буе балыкчы була, хәтта аяклары белән проблемалар башлангач та таяк белән балык тотарга йөргән. Хәзер Юрий аны урамда коляскада йөртә, Шушмага да алып бара - кайчандыр балык тоткан урыннары бит ул аның. Бу хакта Анатолий Михайлович балык тотарга яратучылар - Григорий Быков, Анатолий Апраксин белән бик еш искә алып, сөйләшеп утыралар икән. Күршеләре - аның яшьтәшләре үткәннәр турында сөйләшергә, колхозда ничек бергә эшләүләрен искә алырга яраталар.

Ветеранның тагын бер даими ялы ул телевизор

- Борынгы рус халык җырларын тыңлый, «Могҗизалар кыры», нәфис фильмнар карый, - дип санап үтте Юрий. - Әти беркайчан да тәмәке тартмады, һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барды һәм аңа спорт тапшырулары – бокс, ат чабышлары һәм башкалар бик ошый.

Мәскәүдә яши торган иң өлкән улы да балалары һәм оныклары белән бергә әтисенең хәлен белешеп тора. Анатолий Михайловичның 16 оныгы бар һәм инде 3 августта 12 нче оныкчыгы туган.

Алар турында сөйләгәндә, Анатолий Михайловичның кәефе тагы да күтәрелеп китте. «Алар безгә кайталар да, әтинең тезләренә утыралар һәм әти шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмый», - ди улы.

Гомер-гомергә җир игүче кешеләргә хөрмәт белән караганнар. Аларны юкка гына илнең туендыручылары дип атамыйлар. Бу - бик югары һәм мактаулы исем. Заманалар үзгәрә, әмма игенченең хезмәте бәяләп бетергесез һәм шулай булып кала да. Крестьян хезмәте - тулы көч-куәт таләп итә торган тормыш рәвеше, ул - язмыш. Анатолий Быстренин да аны кайчандыр аңлы рәвештә сайлаган һәм бөтен гомерен гади авыл хезмәтенә багышлаган, ул илнең туендыручысы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев