Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Петровлар өчен тәүлек 48 сәгатьтән тора

Чуаш Чабаксары авылында яшәүче хезмәт сөючән Петровлар гаиләсенә Сабантуйда районның иң яхшы ШЯХ хуҗалары буларак сөт саву аппараты тапшырылган иде.

Без килгәндә йорт хуҗасы, безнең күзгә күренмәскә тырышып, трактор тәгәрмәчен тиз арада алыштырыр өчен, ишегалдына чыгып бара иде. Без аны фотога төшәргә үгетләдек. Тыйнак һәм эшчән Петр үз эшеннән ярты минутка гына аерылды. Чөнки авыл җирендә һәр минут та кадерле! 

Петровлар өчен тәүлек 48 сәгатьтән тора

Петр һәм Марина 24 баш МЭТ асрыйлар, шуларның 14е — савым сыерлары, 15 каз (узган ел күбрәк булган), 30 бройлер тоталар, 45 гектар җиргә (элек күп балалы гаилә буларак биргәннәр) бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр чәчәләр, 25 сутый бакча, теплица да бар, җиләкләр, чәчәкләр дә үстерәләр.

Петровлар өчен тәүлек 48 сәгатьтән тора

Марина мәктәптә чуаш теле укытучысы булып эшли, ә Петр иртәдән кичкә кадәр эштә (ул «Игенче» ҖЧҖдә инженер-механик). Кызганычка каршы, беренче ярдәмчесе, кече улы Денис тиздән абыйсы һәм апасы янына Казанга китәчәк, 10 һәм 11 сыйныфны анда тәмамлаячак. 

Петровларның тырышлыгы инде күптән зур табыш китерә. Петр белән Марина балаларына фатирлар сатып алганнар. Әмма хезмәттә тәрбияләнгән өлкән балалары машина алыр өчен һәркайсы үзе акча эшләгән. Кызы Лена күптән түгел генә татар кешесенә кияүгә чыккан, ә улы Костя рус кызына тәкъдим ясаган. — Без хәзер интернациональ гаилә, — дип елмая Марина. -Балаларыбыз үз ярларын яратып сайладылар һәм без моңа бик шатбыз. 

Нәкъ менә 32 ел элек үзләренең әти-әниләре үрнәгендә, Петровлар да дус гаилә корганнар. Һәм шунда ук хуҗалык оештыруга тотынганнар. Әлбәттә, авыл кешеләре буларак, алар ялкауланырга өйрәнмәгән һәм елдан-ел терлек санын арттырганнар. Биш ел элек алар мини-ферма төзү өчен 200 мең сум акча алганнар. Республика программасы буенча барлык шартларны да үтәгәннәр, хәтта артыгы белән. Субсидияләр бүтән алынмаган, хүҗалык бары тик үз тырышлыклары аркасында үсеш алган. 

Петровлар өчен тәүлек 48 сәгатьтән тора

Марина сүзләренчә, саллы гына табыш җиңел генә керми, бу — көндәлек, шактый авыр хезмәт. Бу эштә оптимизм, энергия һәм хезмәттә чыныгу ярдәм итә. 

— Без бик иртә уянабыз, ә барысын да өлгерер өчен бик соң ятабыз, — ди ул. — Мин терлекләр өчен катнаш азык тарттырам, аларны ашатам, эчерәм, көтүгә куып чыгарам, кертәм, сыерларны ике тапкыр савам. Петрның бөтенләй дә буш вакыты юк диярлек — иртәнге дүртенче яртыда торабыз, биштә ул эшкә китә һәм шушы сәгать ярым вакыт эчендә ул миңа ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша. Кичке сәгать унда өйгә кайта. Хәзер эшләрнең иң кызу чоры: сенаж, "Игенче«дә азык әзерләү эшләре бара. 

Хуҗалыкта эшне техника җиңеләйтә — бездә чапкычлы, печән әйләндерү җайланмасы, пресс-җыйгыч, арба белән МТЗ-82 тракторы бар. Ә 10 ел элек без печән белән үзебез эш итә идек. Солы, арпа, люцернаны чәчү һәм җыю эшләре дә шулай ук механикалаштырылган. Тора-бара кирәкле нәрсәләрнең барысын да сатып алдык. 

«Петр бөтен ишегалдын бөртек белән тутыра, ә без Денис белән аны келәткә чиләкләп ташыйбыз, — дип сөйли Марина. — Азыкны сатып алмыйбыз, барысы да үзебезнеке. Хәтта, сатар өчен да калмый». 

Сүз уңаеннан, Сабантуйда тапшырылган бүләк, безнең өчен бик вакытлы булды, чөнки хуҗалыктагы сөт саву аппараты инде ватылырга тора иде.

Маринаның бухгалтерлык дәфтәрендә өч еллык савымга (айлар һәм ункөнлекләр буенча) исәп-хисап ясалган. Мәсәлән, быелның март аенда 6,9 тонна, ә узган елда 53 тонна 724 литр сөт тапшырылган. Сыерлар — югары продуктлы, кайберләре бер савымда 18-19 литр, ә тәүлек эчендә — 35-38 литр сөт бирә. Савым сыерларының һәм симертү өчен үгезләрнең баш саны, нигездә, ясалма орлыкландыру хисабына тулылана.

— Бу савым буенча да бик ярдәм итә, үгезләр дә таза була, яхшы үсә. Авылда үз белгечебез булмавы гына кызганыч. Сөтнең бәясе төште. Узган ел бу вакытта 28 сум иде, хәзер 16 сум. Кәеф бераз кырылса да, терлекләрне киметмәячәкбез. Барысы да яхшырыр дип өметләнәбез.

Марина өйдә һәм хуҗалыкта да өлгерә, аерым яшәүче өлкән яшьтәге әтисен карый, хәтта мунчала бәйләү белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Балаларны укыта һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында катнаша. Апрель аенда ул Казанга милли ашлар конкурсына барган, чуаш ашлары кухнясын тәкъдим иткән. Үз фәне буенча укучыларын республика фәнни-гамәли конференцияләренә әзерли. Алар берничә тапкыр призлы урыннарга ирешкәннәр. Марина педагогик конкурсларда катнашкан өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгән. 2014 елда иң яхшы укытучы буларак грант алган. Бакча эшләре тәмамланганнан соң һәм кышын ул мунчалалар бәйләүгә керешә.

«Игенче» ҖЧҖгә күчкәнче, Петр Константинович 10 ел дәвамында Чабаксар АҖ башлыгы, ә моңа кадәр гараж мөдире булып эшләгән, гомере буе авыл
җирлеге депутаты. Республика тарафыннан берничә тапкыр иң яхшы ШЯХ хуҗасы, иң яхшы АҖ башлыгы буларак бүләкләнгән. «Игенче» ҖЧҖдә 3 ел инженер-механик булып эшләгәннән соң, нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы авыл һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнгән, күп тапкырлар Сабантуйда да яхшы хезмәткәр буларак бүләкләнә. 2016 елда Петровлар Татарстанның иң үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү тантанасына Казан Кремленә барганнар.

Өйдә дә, эштә дә өлгер булуны күз алдына китерү авыр. Бер эш икенчесенә комачаулар кебек тоела. Тик Петровлар өчен түгел. Алар булдыра! Әйтерсең лә алар өчен тәүлек 24 сәгатьтән түгел, ә 48 сәгатьтән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев