Подписка өчен бүләкләр
16 августта «Татмедиа» АҖдә комиссия, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, чит күзәтүчеләр катнашында призлар уйнатылды. Акциядә катнашучылар теркәлгән тәртип номерлары белән 178 карточка уйнатуда катнашты.
Нәтиҗәдә, сарык йоныннан 12 юрган, блендер, ит тарткыч, мультиварка, төп приз – «SAMSUNG» телевизоры, шулай ук «Чаян» журналы редакциясеннән махсус приз уйнатылды.
Ярыш нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, кызыксындыру призлары Татарстан Республикасының һәр районында/шәһәрендә иң актив абунәчеләргә бирелә (акция кысаларында әлеге абунәчеләр үз районы/шәһәрендә катнашучылар арасында иң зур суммага квитанцияләр җибәргән). Кызыксындыру бүләгенә ия булучылар арасында Яңа Чишмәдән Поляковлар гаиләсе дә бар иде. Шуның белән без аны котлыйбыз.
Бөтен гаилә өчен газета-журналларга Марина языла (рәсемдә), без аңа Казаннан җибәрелгән бүләкне тапшырдык, шулай ук нәрсә һәм кем өчен язылганы хакында сөйләвен үтендек.
- Беренчедән, «Татмедиа» АҖгә бүләк өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Марина. – Без «Шешминская новь», «Казанские ведомости» газеталарын алдырабыз, чөнки социаль хезмәтләр өлкәсендә эшләгәнгә күрә үзем өчен «Минем газета»га, ә ирем өчен «Чаян» га (гәрчә аны барыбыз да укыйбыз), унбер һәм ике яшьлек балаларыбызга аларның яраткан «Непоседа» һәм «Тридевятое царство» журналларына язылам, - ди Марина.
- Гаиләгезгә массакүләм мәгълүмат чаралары белән дус булуыгыз өчен рәхмәт, бүләгегез белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев