Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция Кыш бабае котлаулар белән Яңа Чишмә районының 5 авылын йөреп чыккан

Кыш бабай белән Кар кызы 13 гаиләдә булган, аларда 21 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

Яңа ел көннәрендә полиция Кыш бабае Кар кызы белән бергәләп аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне бәйрәм белән котлаганнар.

Беренче чиратта Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны Яңа ел белән котлаганнар, балаларның шигырьләрен тыңлаганнар, аларга күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырганнар.

Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен полиция хезмәткәрләре (Кыш бабай ролендә – уголовный розыск хезмәткәре Максим Подопрелов, ә Кар кызы -балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы, полиция капитаны - Наталья Савельева) башкарганга күрә, алар шул ук вакытта гаиләдәге хәлләр торышын да бәяләгәннәр.

«Барлык гаиләләрдә балалар өйдә иделәр, үзләрен уңайлы хис иттеләр, өйләрдә җылы, бәйрәм атмосферасы, балалар шат иде, - дип билгеләп үтте Наталья Савельева. – Шулай булуга да карамастан, һәр очракта ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде».

Акция барышында погонлы Кыш бабай 13 гаиләдә булган, Яңа Чишмә районы буенча Россия ЭЭМнең барлык хезмәткәрләре исеменнән 21 Яңа ел бүләге тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев