Полиция Кыш бабаеннан бүләкләр
«Полиция Кыш бабае» Бөтенроссия акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәрбиячесезлекне, күзәтүчесезлекне һәм көнкүреш җинаятьчелеген кисәтү профилактикасы буенча субъектлар вәкилләре белән берлектә Яңа ел алды көннәрендә һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балалары булган тыныч булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә булдылар.
Гаиләләргә килгәч балаларга бүләкләр өләшенде, балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Бәйрәм алдыннан район полиция хезмәткәрләре үзләренең балалары һәм шефлыкка алынган гаилә балалары өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Барлык балалар да тәм-томнар тутырылган пакетлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев