12 гыйнварда Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә район бүлеге шәхси составының оператив киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә эшендә ЭЭМ нең ТР буенча УВМ начальнигы полиция полковнигы Артем Кузнецов, район башлыгы Вячеслав Козлов, район суды рәисе Равил Закиров, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы юстициянең кече киңәшчесе Рушан Гарифуллин, бүлек җитәкчелеге һәм шәхси составы...
Киңәшмәне Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Риват Сруров үткәрде, ул "2017 елда бүлекнең оператив хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында"гы доклад белән чыгыш ясады:
- Отчет чорында бүлек җитәкчелеге һәм шәхси составының төп тырышлыгы - көче җинаятьчелек белән көрәш, җәмәгать тәртибен саклау, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауның өстенлекле юнәлешләренә бирелде. Бу мөһим позитив нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Отчет чорында район территориясендә оператив шартлар анализы җинаятьчелек динамикасы һәм структурасында җитди тискәре тайпылышлар булмавын күрсәтә.
Отчет чорында район территориясендә 136 җинаять теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,6 % ка (163) азрак. Республика буенча да җинаятьчелекнең 14 % ка кимүе күзәтелә.
Шулай да, теркәлгән җинаятьләр саны гомумән кимесә дә, җитди җинаятьләр санының артуына юл куелган, бу: үтерү - 0 дан 2 гә чаклы; аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү (үлемгә китергән) - 0 дан 1 гә чаклы; урлашу - 52 дән 55 кә чаклы; талаулар - 1 дән 2 гә чаклы; куркытып алулар - 1 дән 3 кә чаклы; транспортка законсыз төстә ия булу - 3 тән 4 кә чаклы. Җинаятьчелек динамикасында көчләү (1 дән 0 га чаклы), складлардан урлау (3 тән 1 гә чаклы) кебек җинаятьләрнең кимүен уңай момент буларак билгеләп үтәргә була.
Тикшерү һәм
сорау алу
Тикшерү һәм сорау алу эшендә производствода барлыгы 136 шар җинаять буенча җинаять эшләре бар иде. Тикшерүчеләр тарафыннан судка 25 җинаять эше җибәрелде. Сорау алулар үткәрү буенча 40 җинаять эше җибәрелгән. Законсыз төстә җинаять җаваплылыгына тартылучылар һәм гаепсез дип табылган кешеләр юк. Отчет чорында тикшерүчеләр тарафыннан узган елларда кылынган бер җинаять эше һәрьяклап тикшерелде.
Уголовный розыск бүлеге
Уголовный розыск бүлеге катнашында 39 җинаять ачыкланды, бу 2016 елга карата 6 җинаятькә күбрәк. Соңгы вакытларда элемтә челтәре яки Интернеттан файдаланып кылынган банк карталарыннан акча урлау һәм мошенниклык кебек милеккә кагылышлы җинаятьләр "популяр" була башлады. Мондый төр җинаятьләр 6 очракта теркәлде, 3 се ачыкланды.
Отчет чорында законсыз корал сатып алу, бирү буенча 1 җинаять теркәлде. Законсыз әйләнештән 1 ату коралы һәм 7 патрон алынды.
Коррупция белән көрәш
2017 елның 12 ае эчендә икътисад өлкәсендә 3 җинаять ачыкланган, бу 2016 елга караганда 7 гә кимрәк. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән продукцияләр җитештерү һәм сатуның 2 очрагы ачыкланган. Алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрне сату кагыйдәләрен бозган өчен 3 административ беркетмә төзелгән. Составында спирт булган 221 литр эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Район территориясенә суррогат алкоголь кертү каналларын ябу максатларында ЮХИДИ һәм ПУУ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан патрульлек итү маршрутларында автомашиналарны карау үткәрелә, йөкләргә булган документлар тикшерелә.
Полиция участок уполномоченныйлары (ПУУ)
ПУУ бүлеге тарафыннан 45 җинаять ачыкланды, бу 2016 елга караганда 10 га кимрәк.
Административ күзәтчелеккә отчет чорында 5 кеше исәпкә куелган (барлыгы 10 кеше исәптә тора). Әмма алар белән эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый, отчет чорында адм. күзәтчелектән баш тарткан өчен 1 шәхес җинаять җаваплылыгына тартылды.
ПУУ бүлеге эшендә позитив момент буларак, соңгы араларда кылынган җинаятьләрнең кимүгә таба бару тенденциясе саклануын билгеләп үтәргә кирәк. Отчет чорында җәмәгать урыннарында 28 җинаять теркәлде, бу үткән елның шул ук чорына караганда 9 га азрак, 2 җинаять - каты җинаять категориясенә керә, бу - талау. Урамнарда 23 җинаять кылынган, бусы да үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9 га кимрәк. Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрне ачыклау - 80 %, ә урамнардагысы 83,3 % тәшкил итә.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне киметү буенча ПДН-ның уңай динамикасы бар. Барлыгы балигъ булмаган 3 бала һәм уңышсыз 10 гаилә ПДН-да исәптә тора. РФ ҖК-ның 150 маддәсе буенча (гаиләгә һәм балигъ булмаганнарга каршы җинаять) җинаять эше ачыкланды һәм судка җибәрелде. РФ ҖК-нең 156 маддәсе буенча җинаять ачыкланды, хәзергесе вакытта ул сорау алу бүлегендә, 2018 елның гыйнварында судка җибәреләчәк.
ПДН-ның өлкән инспекторы тарафыннан 2017 елның отчет чорында 2 җинаять ачыкланды.
Автоюллардагы хәлләр торышы
2017 елның 12 аенда район территориясендә зыян күрүчеләр белән 17 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, анда 18 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 6 кеше үлде. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ЮТҺ саны 21 % ка артты, үлүчеләр саны элеккеге дәрәҗәдә калды, җәрәхәт алучылар саны 14 % ка кимеде.
ЮТҺ сәбәпләре - транспорт чарасын автомобиль юлының йөри торган җиренә урнаштырып кую кагыйдәсен бозу, машиналар йөрү-үтү чиратын сакламау, тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, исерек хәлдә руль артында идарә итү, маневрлау, җәяүлеләрнең ЮХК-ен бозуы. Балалар катнашында ЮТҺ саны элеккеге дәрәҗәдә калды, үлүче балалар саны 100 % ка артты, зыян күрүче балалар саны 25 % ка кимеде.
Атна саен әлеге юнәлеш буенча, ЮТҺ үсешенә юл куймау максатларында, безнең тарафтан рейдлар үткәрелә, башка хезмәтләрдә эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан да эш көчәйтелә. Тизлек режимы буенча ЮХК-ен бозу, шулай у исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү очракларын ачыклауга аерым игътибар бирелде.
Миграция пункты
Отчет чорында миграция законнарын бозу очракларын ачыклау буенча 87 чара үткәрелде. Миграция өлкәсендә тәртип бозулар өчен 15 адм. беркетмә төзелде, 30000 сумлык штраф салынды.
2018 елның 1 гыйнварына булган торыш буенча Яңа Чишмә районы территориясендә яшәү һәм вакытлыча яшәүче сыйфатында 91 чит ил гражданины һәм гражданлыгы булмаган кешеләр яши.
2018 елга бүлек эшенең өстенлекле юнәлешләре турында тәфсилле итеп сөйләгәннән соң, чыгыш ясаучы, куелган бурычларны үтәү өчен бүлектә барлык шартлар да бар һәм район башлыгы Вячеслав Козлов моңа шактый өлеш кертте, диде.
Һәм нәтиҗә ясау өчен сүз аңа бирелде.
Үз чыгышында район башлыгы, Яңа Чишмә РЭЭБ ЭЭМ сводкаларында һәрчак алдынгы позицияләрне биләде, дип билгеләп үтте һәм бүлек составына шушы позицияне югалтмауларын теләде.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев