Екатерина АҖ башлыгы Александр Хорьков, мәктәп директоры Ольга Смурыгина, АМЙ мөдире Елена Пищальникова 2017 елда эшләнгән эшләр турында отчет белән чыгыш ясадылар.
Юл картасы буенча 34 пунктның 17 се үтәлгән. Бюджетның керемнәр өлеше төрле төр салымнар буенча 5-10 % ка арттырып үтәлгән. АҖ башлыгы хәбәр иткәнчә, гражданнарның башкарма комитетка юлланган мөрәҗәгатьләрен оператив төстә хәл итәргә тырышалар. 2017 елда урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, чүп-чарларны чыгару (түгү), урамда йөргән терлекләр, су өзеклеге буенча 43 мөрәҗәгать кергән.
Халык - 539 кеше
Эшкә яраклылар - 264
Эшсезләр - 48
Пенсионерлар - 179
18 яшькәчә балалар - 48
Туучылар саны - 2
Туйлар - 5
2018 елның 1 гыйнварына терлек саны буенча Екатерина авыл җирлеге башка АҖ-ләр арасында 9 урында тора, МЭТ саны 13 башка кимегән. Халык сыерларга, кәҗәләргә, ветеринария хезмәтләре һ.б. өчен республика субсидияләре ала, әмма аларның күләме 1 йортка 2 меңнән аз гына күбрәк. - Бу башка АҖ-ләр белән чагыштырганда бик аз, - диде Вячеслав Козлов. Шуңа да карамастан, халык үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан ел саен Казандагы ярминкәләрдә ит, сөт, бал, яшелчә, сөт продукцияләрен сатуны арттыралар. Сөт 3410 ц сатылган, 2016 елдагыдан 309 центнерга күбрәк. Бер баш сыердан 15 центнерга күбрәк сөт сатылган - 36,66 ц.
Иң яхшы сөт тапшыручылар: Екатерина Бистәсендә - Любовь Хорькова, Яңа Иванаевода - Борис Савельев.
МЭТ - 254 баш,
шул исәптә сыерлар - 91,
дуңгызлар - 365,
сарыклар - 152,
атлар - 4,
җиңел автомобильләр - 190,
йөк машиналары - 3,
тракторлар - 23.
Республика программалары буенча урам яктырткычлары (фонарьлар) алыштырылган, АҖ башкарма комитет бинасы ремонтланган. 2018 елда урамнарны яктырту буенча программа дәвам иттереләчәк, Бистәдә Яшьләр урамындагы юлга вак таш-комлы катнашма салу планлаштырылган. Якындагы ике елда "Чиста су" программасы буенча Яңа Иванаевода янгын сүндерү гидрантлары урнаштырып суүткәргечкә капиталь ремонт ясау көтелә. Җәйге чорда 12 дән артык тишелгән торба бетерелгән.
"РИТЭК" АҖ гранты буенча 2017 елда Яңа Иванаевода 150 мең сумга чишмә төзекләндерелгән (А.А. Меркурьев белән А.А. Буров төзегән). Шундый ук күләмдәге акчага "Ивушка" ансамбленә сәхнә костюмнары тегүгә һәм санлы фотоаппарат сатып алуга "Безне матурлык берләштерә" номинациясендә грант отканнар.
Халыктан җыелган 156 мең сум үзара салым акчасына һәм 780 мең сум республика субсидиясенә чишмәләрне төзекләндергәннәр, зират коймаларын буяганнар, ике авылда да урам яктырткычларын - 76 фонарьне алыштырганнар, юлларны кардан чистартканнар. 2018 елдагы үзара салым акчаларына әлеге чишмәләрне төзекләндерү дәвам иттереләчәк, урам-юл челтәрләрен ремонтлау, зиратларда контейнерлар белән контейнер мәйданчыклары төзү, балалар мәйданчыкларында коймаларны ремонтлау һәм МАФ-ны буяу, су белән тәэмин итүгә хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт, су насосы сатып алу планлаштырыла. Бүгенгесе көндә халыктан яртысына якыны - 60 мең сум акча җыелган.
Төзекләндерү буенча байтак эш эшләнгән: оешма хезмәткәрләре көче белән "Урман утырту көне"ндә парк, мәктәп, клуб һәм балалар мәйданчыгы территориясендә 150 үсенте утыртылган. Урам читләрендәге үләннәр системалы рәвештә чабып алына.
- Зиратларны төзекләндерү һәм тәртипкә китерүдә катнашкан барлык халыкка зур рәхмәт. Екатерина Бистәсендәге зират уртасында 20 төп зур агач кисеп алынды, Яңа Иванаевода зират территориясендәге үләннәр чабылды, - дип халыкка рәхмәт белдерде Александр Хорьков.
Шулай ук санкцияләнмәгән чүплек урыннарын ябу һәм рекультивацияләү буенча да эшләр башкарылган.
Йорт янындагы территорияләрне төзекләндерү буенча 241 күрсәтмә бирелгән, шуның 239 ы - чүп үләннәрен чабып алу буенча һәм 2 се - урамда йөргән терлекләр өчен (2500-3 мең сум штраф салынган).
Мәсьәләләрне хәл итүгә дә карамастан, алга таба үсеш алуда һәм төзекләндерүдә проблемалар бар әле, аеруча урамнарны һәм юлларны ремонтлауда, вак таш түшәүдә.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
2018 елга бурычлар: федераль, төбәк һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру, яшьләрне авылда калдыру, ШЯХ-да терлекләрнең баш санын саклап калу, авылда төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту эшләрен дәвам итү, җирлек территориясендә экология куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Соңгы проблема җирле халыкны күптәннән борчый. Алар дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 7 дән 8 гә чаклы һәм пәнҗешәмбе көнне сәгать 10 нан 12.30 га чаклы һавада сероводород исе булуыннан зарланалар. Аңлатма бирүен сорап алар "ТатРИТЭКнефть" ТПП генераль директоры - җирлек территориясендә нефть чыгаручы оешма җитәкчесе Николай Нефедовка мөрәҗәгать иткәннәр. Ул ни өчен һаваны сероводород белән агулауларын ачыкларга, гаеплеләрне җәзага тартырга вәгъдә итте. Шулай ук авыл халкы су белән тәэмин итү, юлларны авыр транспорт техникасында йөрүдән саклау турында һ.б. сораулар бирделәр.
Соңыннан күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен түбәндәге хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр, бу: авыл хуҗалыгында - Геннадий Кислов, мәгариф системасында - Ольга Смурыгина. АҖ башлыгыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнүчеләр : Валентина Меркурьева - күпьеллык хезмәте, авылның җәмәгать һәм иҗади тормышында актив катнашуы өчен, Андрей Буров һәм Алексей Меркурьев - күпьеллык хезмәтләре, авылны үстерүдә һәм төзекләндерүдә актив катнашулары өчен, Сергей Ерашов һәм Юрий Кислов - авылның җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен.
Ольга Иванова
Нет комментариев