Авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючы ИЭ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, банклар, КМС заводы вәкилләре катнашында үткән халыкның хезмәт активлыгына бәйле киңәшмәдә 2017 елның гыйнвар-февраль аендагы эшләргә йомгак ясалды.
Сөт 2016 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31 тоннага (4,8%) күбрәк хәзерләнгән, башка юнәлештә сату да арткан. 2017 елның февраль аенда сөт гыйнварга караганда 75 ц-га күбрәк җыелган, шулай да кайбер сөт җыючылар февральдә ни сәбәптәндер үз күрсәткечләрен 13,5-16 центнерга киметкәннәр. Чертушта ул бөтенләй 31 центнерга азрак җыелган. Февраль аенда сөт өчен уртача исәп-хисап бәясе гыйнварныкыннан югарырак булган: ИЭ белән - 24 сум 26 тиен (4 сум 56 тиенгә күбрәк), халык белән - 22 сум 89 тиеннән.
Барлык эшмәкәрләр дә халык белән мартның 1 яртысы өчен исәп-хисап ясап бетермәгән, заманча исәп-хисап ясау өчен аларга кредит банк картасы ачтыру тәкъдим ителгән. Сөт бәяләрен саклап калу өчен майлылыкка пробаларны җентекләп алып торасы, чөнки март аенда хәзерләү бәяләре 50 тиенгә төште. - Шунлыктан сөтнең сыйфатына аеруча игътибар итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов.
17 мартка 7 авыл җирлегендә нибары 17 ШЯХ кредиты алынган, ел дәвамында план буенча 150 кредит аласы. Доклад ясаучы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова 2017 елның 1 гыйнварыннан ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар буенча % ставкаларын субсидияләүнең (нәкъ менә 2017 елда алган) туктатылуын хәбәр итте. Шуңа карамастан, ШЯХ кредитлары электәгечә актуаль һәм кирәкле булуын билгеләп үтте, чөнки % ставкасы кулланучылар кредитыныкыннан түбәнрәк, кредит биргәндә хезмәт хакына ШЯХ-тан алган керем дә кушып санала, гомерне иминиятләштерү кирәкми, банк акцияләре һәм ташламалар да каралган (5% лы кредит 1 елга бирелә).
Район халкы югары продукцияле бозауларны һәм таналарны, йорт терлекләрен һәм кош-кортларны кемнән сатып алырга икәнен белмиләр, районнан читтә терлек сатып алганда, анализларны икеләтә түләргә кирәк: сатып алган урында һәм кабат үз районыңда, диде доклад ясаучы. Халык шулай ук ясалма орлыкландыру өчен голштин токымлы гына түгел, ә башка югары продуктлы терлекләрнең биоматериалыннан файдалануны да сорый. Якын араларда районда Самара өлкәсеннән аеруча да югары продуктлы кош-кортларны (тавык) атна саен сату оештырыла башлаячак (бу хакта өстәмә мәгълүмат булачак).
Авыл җирлекләре арасында ШЯХ-да МЭТ-ләрдән алынган үрчем саны, ясалма орлыкландыру буенча хәлләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов җиткерде.
Өч ай эчендә район ШЯХ-да булган 2122 сыердан 622 бозау алынган (шуларның 371е - үгезләр), 286 сыер орлыкландырылган, шуның - 129 ясалма юл белән, шул исәптә Шахмай АҖ-дә - 59 (орлыкландырылган 91 сыердан). Туарга тиешле бозаулар: мартта - 420, апрельдә - 263, майда - 111. Бүгенгесе көндә яалма орлыкландыру буенча районда төрледән-төрле 8 нәсел үгезеннән 2946 доза (микъдар) орлыклык биоматериал бар: 595 ит токымлы, 2351 - сөт токымлы. Барлык АҖ-дәге авыл хуҗалыгы оешмаларында авыл халкына үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларында файдалану өчен әлеге дозалар бар.
20 марттан ветеринария хезмәте хезмәткәрләре терлекләрдән лейкозга кан алу өчен шәхси йортларда йөри башладылар, түләнгән квитанцияләр буенча ветеринария чыгымнары халыкка кире кайтарылачак. Авыру таратучы булып торучы барлык үгезләр дә лейкозга тикшереләчәк, чөнки 2017 елдан лейкоз белән авыраучы сыерларның сөте кабул ителмәячәк.
Халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча Шахмай АҖ башкарма комитетының уңышлы эше турында АҖ башлыгы Ильяс Гаризов сөйләде. 2016 елда авыл халкы 30528288 сумлык 1800 тоннага якын сөт тапшырган, гомуми тапшырылган сөтнең 30%-ы АҖ га туры килә. МЭТнең баш саны 35 башка арткан, шул исәптә 11сыер. Барлыгы сыерлар - 616, МЭТ - 1256.
Киңәшмәдә шулай ук үзара салым акчасы җыюга, сукбай этләрне аулау, клублар эше, төзекләндерү буенча икеайлыкка һәм башка эшләргә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Ольга Иванова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев