Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Продукциягә һәрчак сорау зур

Безнең районда икмәк-күмәч әйберләрен җитештерү белән биш эшмәкәр шөгыльләнә. Пешереләсе әйберләрнең яртысыннан артыграгын шәхси эшмәкәр Рамил Нуртдинов җитештерә.

Җитештерүне нульдән башлап 11 ел эчендә шактый үрләр яуланган. Үз бизнесын ачып җибәрү өчен башлангыч капитал булып үз фатирын сатудан кергән акча һәм "Татфондбанк"тан алынган кредит була. Бүген тәүлек әйләнәсенә 2-2,5әр тонна икмәк-күмәч әйберләре пешерелә һәм 100 дән артык сәүдә нокталарына, ашханәләргә таратыла.
-Үзегезнең продукциягезне кайларда сатасыз? - дигән сорау бирәм Рамил Нуртдиновка.
-Ипинең 75%ка якыны үзебезнең районда 80 сәүдә ноктасында һәм ашханәләрдә сатыла, 25%ын безнең районга якын булган Чирмешән һәм Әлмәт районнары авылларына илтәбез.
-Транспорт үзегезнекеме?
-Әйе, "Газель" а/м базасындагы махсус ипи ташый торган 4 машина көн саен иртәнге сәгать 7 дән көндезге 1 гә (13.00) чаклы ипи ташый. Машиналарның барысы да яңа, аларны 2013-14 елларда сатып алдык. Намуслы шофер Андрей Деревяшкин 10 елдан артык инде елның 364 көнендә ипи ташый, калган шоферлар да эшне тиешенчә башкаралар.
-Икмәк пешерү өчен онны каян сатып аласыз?
-Нигездә, Яр Чаллыдан алып кайтабыз. 2014 елга кадәр онны ташламалы бәяләрдән (без социаль-әһәмияткә ия продукция җитештерүчеләр исемлегенә кертелгән идек һәм шуңа күрә ташламалар бар иде) сатып алдык, бу безнең өчен бик отышлы иде. Шуңа да без ипигә булган бәяләрне сакларга тырыштык һәм арттырмадык. Быелдан башлап чимал (он) сатып алуга ташлама юк, әмма бөртеклеләрдән алынган яхшы уңыш онга булган ваклап сату бәяләрен күтәрмәү мөмкинлеге бирә, димәк, икмәккә дә. Бездә икмәк ваклап сату итүче сәүдә предприятиеләренә уртача 16 сумнан (бер ипи) җибәрелә.
-Эшләнмәләр ассортименты нинди һәм киләчәктә ул артырмы?
-Әлегә без өч төрле икмәк җибәрәбез: югары һәм 1 сорт оннан пешерелгән бодай ипие (ак), "Дарницкий" арыш икмәге һәм сырлы батон. Аларның барысы да ГОСТ таләпләре буенча эшләп чыгарыла. Киләчәктә ассортиментны арттырырга уйлыйбыз, шуңа да хәзер җитештерү мәйданын киңәйтәбез.
-Сездә коллектив зурмы?
-Бездә 19 кеше эшли, шул исәптә 5 шофер һәм 13 икмәк пешерүче. Эш ике сменада алып барыла, эшчеләр хезмәт хакын вакытында алалар. Күбесе эшне оештырган беренче көннән бирле эшли, Галина Селиверстова, Гөлнур Гатауллина һ.б. намуслы хезмәт куялар.
-Һәм соңгы сорау - сезнең карашка, бизнеста уңыш нәрсәгә бәйле?
-Минем уйлавымча, бүгенге проблеманы кичә һәм моннан бер көн элек хәл итәргә тырышырга кирәк, ә бүген исә иртәгесе көн өчен, ягъни киләчәк өчен эшләү кирәк.
Шуны да әйтеп үтми булмый, Рамил Нуртдиновта эшләп чыгарылучы икмәк-күмәч әйберләре ашап туймаслык, бәяләре дә һәркем алырлык һәм шуңа да яңачишмәлеләрнең күбесе нәкъ менә шунда пешкән икмәккә өстенлек бирә, шуны сатып алуны кулайрак күрә.
Азат Мусин
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев