Һәр туган көнгә шөкер итеп...
- Вакыт сизелми дә узып китә икән, шуңа күрә булган гомернең кадерен белеп яшәргә кирәк, - ди 90 яшен тутыручы әнием Фәттахова Миннеруй Газыйм кызы. Ул 1928 елның 5 маенда Зирекле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Газыйм белән Бибигайшә гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килә.
Илебез өчен ыгы-зыгылы еллар. Әниемнең гомер юлы илебез язмышы белән бергә бәйләнеп бара. Колхозлашу еллары узып, балачакның матур вакыты белән хозурланганда, сугыш башлана. Унөч яшьлек әнием үзе кебек үк балалар белән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Урагын да ура, фермага салам да ташый, комбайнчы ярдәмчесе дә була. Сугыш вакытындагы ачлык, сугышта катнашкан дүрт абыйсының икесенең үлеп калу хәсрәте бүген дә зур яра булып хәтерендә гел яңарып тора.
Сугыштан соңгы илне торгызу елларындагы урман кисүләрен, армый-талмый, акчасызга колхозда эшләүләрен, Татарстанда нефть табылгач, шул урыннарда җирләрне агачлардан чистартуларын еш искә ала ул.
Дөньялар әкрен генә җайлана, тормыш та рәтләнә. 1955 елда әтием Фәттахов Нуртдин белән бик матур гаилә коралар, алты бала тәрбияләп үстерәләр, барыбызга да югары белем биреп тормыш юлына озаталар. Кызганыч, әтиебез арабыздан күптән, 65 яшендә үк китте, урыны оҗмахта булсын. Әни колхозда бозау караучы һәм озак еллар Зирекле участок хастаханәсендә санитарка булып эшләде. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп үтәгәнгәдер, бик хөрмәт итәләр иде. Ул һәрвакытта туры сүзле, үз фикерен ачык җиткерүе, кешеләргә ярдәмчеллеге белән безгә гел үрнәк булып тора. Әнием биш вакыт намазын калдырмый, гомере буе Аллаһы Тәгаләгә бөтен барлыгы белән гыйбадәт кылып яши. 70 яшендә үзлегеннән гарәп хәрефләрен ятлап, Коръәнне укырга өйрәнде, үтемле вәгазе белән күпләрнең күңелендә ислам диненә карата мәхәббәт уятты. Без, барлык балалары, 10 оныгы, 10 оныкчыгы моның өчен аңа чиксез рәхмәтле. Бүгенге көндә әниебез энебез Ильяс, киленебез Ләйсән тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә, Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкер итеп, һәр туган көнгә куанып яши. Аңа киләчәктә хәерле картлык, шатлык, кирәкле киңәшләре белән безне озак еллар куандыруын телибез.
Барлык туганнар исеменнән олы кызы Мәдинә Шәрифуллина,
Чаллы шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев