Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Вячеслав КОЗЛОВ котлавы

Хөрмәтле сугыш ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле якташлар! Сезне Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлыйм!

9 Май - һәрберебез өчен изге дата. Бу көнне без күз яшьләре белән бәйрәм дип атыйбыз, чөнки Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алабыз.
 Безнең районнан гына да фронтка 10 меңнән артык кеше киткән. 6600гә якын якташыбыз яу кырларында ятып калган һәм хәбәрсез югалган.
Бу көнне без җиңү яулаган ветераннарыбызга хөрмәтебезне белдерәбез һәм яу кырында һәлак булганнарны, үз-үзләрен аямыйча тылда хезмәт куйганнарны, сугыштан соңгы елларда илне аякка бастырганнарны һәм бүгенгесе көндә исән булмаганнарны искә алабыз. 
Җиңүчеләр буыны, без сезнең алда баш иябез. Кызганычка каршы, ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүген Җиңү көнен нибары 2 ветеран һәм сугышта катнашучыларның 10 тол калган хатыны каршылый. Аларның барысы да һәрдаим кайгырту һәм игътибар тоеп яши. Без шушы матур тормышта яши һәм хезмәт итә алуыбыз белән сезгә бурычлы. 
Безнең ил һәрвакыт үзен яклады һәм бүген безнең армиябез Украина халыкларын нацизмнан азат итү буенча махсус хәрби операция үткәрә.Бу зур сугышны булдырмау максатыннан эшләнә. СВО зонасында безнең районнан 50дән артык сугышчы катнаша, алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Без барыбыз да аларның Җиңү яулап кайтуларын телибез.
Бу бәйрәм көннәрендә бөтен борчылулар артта калсын, һәр йортта күтәренке кәеф хөкем сөрсен һәм халкыбызның үлемсез батырлыгы турындагы истәлек илебезнең барлык патриотларының йөрәкләрен җылытсын.
Барыгызга да сәламәтлек, озын һәм тыныч гомер, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез! Барлык район халкына тынычлык һәм иминлек телим!
Җиңү көне белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев