Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасы белән утыз елдан артык дус

Харис Хөсәенов өчен «Яңа Чишмә хәбәрләре» һәрвакыт район тормышының көзгесе булып торган һәм шулай булып калачак та.

Безнең абунәчеләр

Харис Хөсәенов инде күптән җирле «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына языла һәм ул аның өчен ял итеп алу ысулы гына түгел, ә кирәкле мәгълүматлар чыганагы да. 

Күп еллар дәвамында район газетасы биредәге вакыйгалар һәм район яңалыклары турында бердәнбер рәсми мәгълүмат чыганагы булып тора. Электр челтәрләре предприятиесе җитәкчесе буларак, Харис Хөсәен улы район газетасы битләрендә үзе дә халык өчен мөһим мәгълүматлар биргән, ә басылып чыккан очеркларда һәм язмаларда үзе өчен күп файдалы мәгълүматлар тапкан. «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы подшивкасыннан архив буларак файдаланган. 

— Кайвакыт, истә калдырырга кирәк булганны, карандаш белән билгеләп куясың да, теләсә кайсы вакытта, кирәк булганда карап аласың, — дип сөйли газетабызның тугры дусты Харис Хөсәенов. 

— Хәзер мин, башкалар кебек үк, газетаның электрон вариантын карыйм (анда фотолар күбрәк), шулай ук газетаны укырга да яратам (кәгазь вариантында темалар җентекләбрәк языла). 

"Яңа Чишмә хәбәрләре«нең миңа тагын нәрсәсе ошый: аның битләрендә һәрвакыт таныш һәм таныш булмаган, әмма кызыклы шәхесләр турында язмалар басыла. Кайвакыт шулай була — син кеше белән бер урамда яшәп, көн саен аның белән исәнләшеп йөрсәң дә, аның турында берни дә белмисең икән. Ә аннары район газетасында шушы танышың турында басылган язманы күрәсең дә, аның тормышы, яшәеше белән яңабаштан танышкан кебек буласың, аның өчен шатланасың яки аның белән бергә борчыласың, дигәндәй. Газетага моның өчен рәхмәт!

Газетаның алга таба да чәчәк атуын телим, хәбәрчеләр төрле кешеләр -өлкәннәр, яшьләр, яшүсмерләр, балалар турында тагын да күбрәк язсыннар иде. Яшьләребезнең эштән буш вакытларында ниләр белән кызыксынуларын беләсе килә. 

Газетада урын алган кайбер темаларны дәвам итеп, бу хакта тулырак язсагыз, яхшырак булыр иде. Мәсәлән, газета битенә, кемгәдер шелтә белдереп (җыештырылмаган һ.б.), фото-факт куйгансыз, ди. Киләсе санда әлеге шелтәгә җавап булу-булмавын да белгертегез (җыештырып алганмы, юкмы?) һәм җыештырмаган булса, ни өчен шулай калганын языгыз.

Мин «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы белән дуслыкны дәвам итәргә телим — 2024 елга язылдым һәм, хәтта үз гомеремдә беренче тапкыр «Абунәчеләр арасында призлар уйнату» лотереясендә дә катнашырга булдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев