Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советы утырышында бизнесны үстерү һәм җирдән рациональ файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

6 сентябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 36 нчы утырышы узды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасын куллану һәм 2024 елга бурычлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова хәбәр итте.
Район территориясендә 282 эшмәкәр хезмәт куя, шуларның 36сы - юридик затлар. Шулай ук 715 үзмәшгуль граждан исәпләнә. 2023 елның беренче яртыеллыгында аларның керем әйләнеше 2 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
Кече бизнес халыкны эш белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә ярдәм итә һәм бу өлкәгә төрле яклап булышлык күрсәтү төп юнәлешләр исемлегенә кертелергә тиеш.
Кызганычка каршы, районда сәнәгать мәйданчыгы тулы көченә эшләми һәм бирегә яңа резидентлар җәлеп итәргә кирәк. Шулай ук районда кооперативлар булдыру, кече һәм урта бизнесны алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыру зарур.
Аннары район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов туфракның торышы һәм сакланышы, районда җир ресурсларыннан рациональ файдалану турындагы мәгълүматларны җиткерде.
Район буенча авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 106 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүлек җирләре - 89 мең гектар. Җирләрдән төп файдаланучылар: «АгроРаздолье» ҖЧҖ - 22,6 мең га (25%), «Агро - Основа» ҖЧҖ - 22,5 мең га (25%), «Закрома» ҖЧҖ - 4,3 мең га (5%), «Козлова М.И.» КФХ - 6,3 мең га (6%). Уртача зурлыктагы (1,5 гектардан алып - 4,5 мең гектарга кадәр) фермер хуҗалыклары 18,8 мең гектар мәйданны били (21%) һәм кече КФХлар (1,5 мең га кадәр) - 17,4 мең гектар мәйданны (20%) эшкәртә.
Туфракның составын сыйфатлы дәрәҗәдә саклап калыр өчен максатчан планлы чаралар системасы булдыру кирәк, ә аларны үтәү байтак кына финанс чыгымнарны таләп итә.
Минераль һәм органик ашламалар куллану, ачы туфракларга известь кертү, чәчү әйләнешен үтәү, туфракны төп эшкәртү - аның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру буенча төп агротехник чаралар булып тора.
Соңгы елларда районда туфракка кертелә торган минераль ашламалар күләменең артуы күзәтелә (нигездә, эре агрохолдингларда). Басуларга кертелә торган органик ашламалар күләме дә арткан - 2022-2023 елларда туфракка 78 мең тоннадан артык тирес кертелгән, бу 25 мең тонна минераль ашламага тиң.
Чәчү әйләнеше мәсьәләсенә килгәндә, күпчелек хуҗалыкларда әлеге эш алып барыла. Чәчү әйләнешен үтәр өчен 15 %ка кадәр пар җирләре һәм шул ук күләмдә күпьеллык үләннәр мәйданы булу зарур.
Ә туфракны төп эшкәртү (туңга сөрү) - югары уңыш алу өчен иң яхшы шартлар тудыра.
Совет утырышында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьевның милли сәясәт буенча программаны гамәлгә ашыру барышы, мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутинаның мәктәпкәчә белем бирү өлкәсен алга таба үстерү һәм икътисад бүлеге начальнигы Нина Иванованың энергияне саклау программасын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматлары тыңланды.
Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.
Соңыннан район Советы утырышында бүләкләү тантанасы булды.
 Спорт мәктәбе директоры Ольга Роменская физкультура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


57 нче номерлы ат заводы директоры Николай Скоков физкультура һәм спортны үстерүгә, динамо хәрәкәтен пропагандалауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен һәм «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде.


Район башлыгы Вячеслав Козлов газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең Рәхмәт хатына ия булды. Бүләкне «Нижнекамскгаз» ЭПУ начальнигы Рөстәм Харисов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев