Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда газ хезмәтенең оешу тарихы

Районның 40 еллыгын каршылап.

Бүгенгесе көндә район эксплуатация-газ хезмәте (ЭГС) иң тотрыклы предприятиеләрнең берсе булып тора, биредә 70тән артык белгеч эшли.  Төзекләндерелгән территорияле заманча база булдырылган, техника өчен җылы тукталышлар, кирәкле станоклар һәм җиһазлар җыелмасы белән механик остаханә бар. Ә боларның барысы да 40 ел элек Чернышевский урамындагы Студенец янында иске ярым җимерелгән (тәрәзәсез) кирпеч бинадан (кайчандыр бик күптәннән монда хәрби комиссариат, ә аннары киез итекләр ясау буенча махсус урын урнашкан булган) Иван Николаевич Сыров җитәкчелегендәге дүрт энтузиасттан башлана.

Партия боерды…

Иван Сыров үз һөнәре буенча эшне (техника буенча бригадир вазыйфасында эшләгән, шуңа өстәп ХХ партсъезд исемендәге колхозның бөтен газ хуҗалыгы өчен җавап биргән) тулысынча башкара алган чакларын һәм партиянең район комитеты беренче секретаре Алексей Козаковның район газ хезмәтен җитәкләргә тәкъдим итүен искә төшерде. Ул чакта әле газ хезмәте бик үк оешмаган да була.

«Чистопольгаз» ЭПУның Яңа Чишмә участогы хезмәткәрләренең беренче штаты дүрт кешедән торды: Анатолий Янов, Николай Пузиков, Анатолий Иванов һәм мин. Беренче эш итеп без ташландык бинада күршеләрнең кәҗәләрен куып чыгардык, тәрәзәләр куйдык, ишекләрне алыштырдык һәм бу бинаны ул вакытта халыкның 80 проценты файдаланган газ баллоннарын саклау өчен склад итеп җайлаштырдык.  Территориягә коймалар урнаштырдык, төзекләндердек.

Газны Әлмәттән алып кайта идек, ә баллоннарны район авылларына ике «ГАЗ» машинасында тараттык. Газ баллоннарына айлык ихтыяҗ район буенча 6 мең данә тәшкил итте. Шул ук 1983 елда челтәр газы җибәрелде, ике катлы йорттагы 8 фатир зәңгәр ягулыкны беренче кулланучылар булды», - дип сөйләде Иван Сыров.

Коллектив ничек оешты

Энергияле һәм булдыклы Иван Сыров кадрларны сайлаганда «туган колхозыңа зыян китермә» дигән фикер белән эш итә. Ягъни эшкә алганда  авыл хуҗалыгы мәнфәгатьләренә зыян салмаслык кешеләрне алырга тырышкан. Сер түгел, алны-ялны белмичә эшләүче колхозчылар, рәхәтләнеп «биш көнлек» эшкә күчәрләр иде анысы, әмма кем кырларда иген чәчәр, кем уңыш җыяр? (Сыров авыл хуҗалыгы өчен борчылып торучы кешеләрнең берсе. Райгазда эшләгәндә үк ул урып-җыю эшләре вакытында комбайн штурвалы артына утыра).

Тик, шулай да үз коллективында очраклы кешеләрне дә күрергә теләмәгән. Шуңа күрә ул үзе бик яхшы белгән кешеләр: элеккеге сыйныфташлары, дуслары, шәһәрләргә киткән туганнары белән хат алыша һәм шалтырата, җаваплы хезмәткәр репутациясе булган күршеләрен эшкә чакыра.

Шулай итеп, ике Наташа: Таченкова һәм Дегтярева 3 ел Чистай сәгать заводында эшләгәннән соң, Яңа Чишмәгә кайталар һәм берсе кладовщица, икенчесе контролер булып эшли башлыйлар. КМС заводы, «Сельхозтехника» һәм башка оешмаларның шоферларын, тракторчыларын һәм слесарьларын үзенә җәлеп итә, армиядән кайткан егетләрне чакыра. Шулай итеп, хезмәткәрләр штатында Владимир Сыров, Михаил Стариков, Виктор Былинкин, Александр Бочаров, электрик Леонид Былинкин, Валентина Малышева, Иван Стариков исемнәре пәйда була. ЭПУның Яңа Чишмә участогы оешканнан соң 10 ай эчендә коллектив 16 кешегә кадәр үсә.

 

«Нижнекамскгаз» ЭПУ канаты астында

 

Тиздән заманча база төзелеше урыны билгеләнә - газчылар кырдагы җитештерү мәйданчыгында беренче төзүчеләр була. Вакыт узу белән участок хезмәткәрләре үз территорияләре тирәсендә парк булдыралар. Соңрак бу урам Парк урамы исемен ала.

 

Сыров төзелеш урынына кайдандыр "вагончик" алып кайта, аны кабинетлар һәм боерыклар, белдерүләр тактасы белән кызыл почмак, шулай ук «Газовик» стена газетасы белән җиһазландыралар. Кислород баллоннары, эретеп ябыштыру аппараты өчен склад төзелә, территория тотып алына һәм аны төзекләндерүгә керешәләр. Яңа базаны төзү хуҗалык ысулы белән алып барыла һәм биш елга якын дәвам итә.  1989 елда Яңа Чишмә участогы «Нижнекамскгаз» ЭПУ составына күчә, шуннан соң төзелеш эшләре тагын да тизрәк бара.

Яңа Чишмә районы газ хезмәте оешмасы территориясендә каралмаган бер генә участок та калмый: асфальт булмаган урында - газон, яхшы административ бина, җиһазландырылган җылы гаражлар, складлар, механик остаханәләр бар. Бу эш төзүчеләр кулы белән генә түгел, ә газчылар кулы белән дә эшләнә, аларның һәрберсе, вакыт белән исәпләшмичә, участокны төзекләндерүдә үз осталыкларын керткән. Өстәвенә, аларга ел саен үз вазыйфаларында компетентлыкларын да расларга туры килә, алар курсларда укып, имтиханнар тапшыралар.

Һәм бу барысы да төп эшкә зыян китермичә эшләнгән. Коллектив дүрт юнәлештә эшчәнлек алып бара: район территориясендә газүткәргечләрне капиталь һәм агымдагы ремонтлау, җиһазларга техник хезмәт күрсәтү, кулланылган ягулык өчен түләүләр җыю. Газ хезмәтендә эшләүче районның  70тән артык кешесе үз бурычларын намус белән үти.

Эксплуатация-газ хезмәте - районда иң тотрыклы предприятиеләрнең берсе булып торуда Иван Сыровның өлеше шактый. Ул дәрәҗәләр алу һәм бүләкләр артыннан кумаган, ә югары җитәкчелек алдында үз белгечләрен тәкъдим итеп, аларны бүләкләр белән дәртләндерергә тырышкан. «Газовик» газетасында райгаз эшчеләренең фотолары урын ала, нәкъ менә аларны беренче чиратта ул грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләүгә тәкъдим итә дә инде. Үзенең исә 30 еллык җитәкчелек итү дәверендә «Газпром»нан берничә Мактау грамотасы һәм районнан шактый гына Рәхмәт хатлары бар. 2012 елда пенсиягә чыкканда, ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

Кадрлар сайлап алу темасына кире кайтып, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1996 елда ук райгаз начальнигы Иван Сыров штатка Владимир Дунаевны кабул итә, аны үзенең урынбасары итеп билгели, газ хуҗалыгының нечкәлекләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәтә. Нәкъ менә 12 ел элек, участок белән идарә итүне  аңа тапшыра да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев