Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда менә шундый кеше яши

Бүген Красный Октябрьдә яшәүче СССР чорында орден иясе булган Владимир Емельянов турында сөйлибез.

Танышу

Чиста йорт, яңа гараж, мунча, кардан чистартылган сукмаклар - һәр җирдә тәртип һәм пөхтәлек. Капкага керү юлында беренчеләрдән булып йортны саклаучы эт Бим өреп каршылады. Йорт хуҗасы исә сүзне мал-мөлкәт белән таныштырудан башлады:

- Үзем төзим һәм ремонтлыйм. Көчем бар, сәламәтлегем эшләргә мөмкинлек бирә. Чиратта - мунчаны реконструкцияләү.

Өй эчендә дә шул ук хәл -  чисталык, заманча җиһазлар, бүлмә гөлләре. Бим өй эчендә яши (урамга да чыгып йөри), тик өйдә үз урынын яхшы белә.

Владимир щитлардан төзелгән иркен йортны «Красный Октябрь» совхозыннан ала, анда ул күп еллар шофер булып эшләгән. Красный Октябрь поселогында туган, гомере буе биредә яшәгән. «Кайда туган, шунда ярап куйган» дигән гыйбарә нәкъ менә аңа карата әйтелгән дә инде.

Безнең геройның язмышын җиңел дип атамассың. Аның әтисе Владимир колхозда чылбырлы тракторда эшләгән. Җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнгән. Ике ел совхоз директоры аны армиядән кичектереп торуны юллый алган: чәчү эшләренә яки урып-җыю чорында кирәкле кеше, дигән. Владимир бу вакыт эчендә өйләнгән һәм яшь пар 8 ай яшәп, бала тууын көткән. Өченче елында ул түзмәгән һәм үзе хәрби комиссариатка килгән: «Йә армиягә алыгыз, йә бронь бирегез», дигән. 1956 елның 23 октябрендә аны мобилизациялиләр, Владивостокта хезмәт итә, хатыны Зояга һәм әти-әнисенә хатлар яза. Яңа ел җитә, ләкин Раштуадан соң, коточкыч хәбәр: «Рядовой Владимир Емельянов 1957 елның 7 гыйнварында хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булды», дигән кара язу - похоронка килә. Аңа нибары 22 яшь кенә була. Апрель аенда аның өендә улы туа, аңа әтисе хөрмәтенә Владимир дип исем кушалар. Кечкенә чактан ук кече Владимир әтисен фотосурәттән һәм әнисенең сөйләгәннәре буенча гына белә.

Әнисе Зоя Алексеевна әти-әнисе янына яшәргә китә һәм бүтән кияүгә чыкмый. Улын берүзе үстерә. 10 нчы сыйныфны Владимир Яңа Чишмәдә тәмамлый, чөнки Красный Октябрь мәктәбе сигезьеллык кына була. «4» һәм «5» билгеләренә укый (Мактау грамотасы һәм аттестаты шуны раслый), авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә тели, әмма конкурс буенча үтмәгән. Шуннан соң ДОСААФта машина йөртү курсларында яхшы укып һәм җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләнә һәм армиягә китә. Монголиядәге автомобиль полкында хезмәт итә, анда да аны хәрби һәм сәяси әзерлектәге уңышлары өчен грамота белән билгеләп үтәләр.

 

Хезмәт юлы

 

Ул Красный Октябрьгә кайта, әмма кабат авыл хуҗалыгы институтына керергә җыенмый: укудагы мәшәкатьләр белән әнисен борчырга теләми.

 

Гаиләгә - әнисенә ярдәм итү өчен совхозга шофер булып эшкә урнаша. Кырдан элеваторга, ашлык складына бөртек ташый, башка йөкләр дә илтә. ГАЗ, ЗИЛ, КамАЗда да эшли. Күп еллар аның машинасы Чистайга бөртек төягән автомашиналар колоннасында була.

Әлеге хөрмәткә иң алдынгы машина йөртүчеләр лаек була бит. 80 нче еллар - аның хезмәтенең  чәчәк аткан чоры. Ул чор истәлеге итеп район газетасында аның турында - ике Мактау грамотасы: берсе - 1987 елгы урып - җыю кампаниясендә районнан, икенчесе - ТАССР Министрлар Советыннан «1987 елгы авыл хуҗалыгы товарларын автомобиль белән ташу отличнигы» исеме бирелү уңаеннан басылып чыккан язма саклана.  Өй эчендәге диварда дүрт депутат значогы һәм «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе беркетелгән.

Владимир ике тапкыр, озак еллар совхозда бухгалтер булып эшләгән әнисе кебек үк, авыл Советы депутаты итеп сайланган.

Ә иң югары бүләкне - 3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденын - Владимир 1986 елда - 29 яшендә ала.

- Орденны район Советы сессиясендә тапшырдылар, - дип искә ала ул. - Безне анда дүрт кешене чакырдылар: мин, авылыбыздан Фая Мортазина, Волчья Бистәсеннән тракторчы Николай Минаев һәм Шахмайдан тагын бер сыер савучыны. «Почет Билгесе», Хезмәт Даны орденнары һәм башка бүләкләр тапшырдылар.

Производстводан аерылмыйча, Владимир читтән торып Чистай совхоз-техникумын тәмамлый. Тик гаражда техник-механик булып озак эшләми, кабат руль артына утыра. «Руль артына утырырга ияләштем. Бу ошый», - ди ул. 1982 елда совхозны Александр Губкин җитәкли.  Поселокта йортлар, юллар төзелә, газ кертелә башлый. Бер вакыт Александр Губкин аны шәхси шоферы итеп ала. 10 ел директор «Волга»сын йөртә. Тик хезмәт хакы аркасында киткән, өстәвенә, 90 нчы елларда акча ягы тагын да кысыла. «Әни алдында уңайсыз булды. Аның пенсиясенә  яшәп булмый бит инде», - ди Владимир.

Лаеклы ялга чыкканчы ике ел «Красный Октябрь» ОПХсында оешкан «Кулон» агрофирмасында каравылчы булып эшли. Ә аның машина йөртү стажы бүгенгесе көнгә кадәр - 48 ел.

Бала бурычы

Армиядән соң Владимир 21 яшендә өйләнә, улы Роман туа. Ләкин никах озакка сузылмый. Улына 10 ай булганда, ир белән хатын аерылыша. Хатыны шәһәргә китә, ә Владимир кала. Ул авыл тормышын яраткан шул.

Владимирның улы җәен әтисе һәм әбисе янында үткәргән (алар әнисе белән Яр Чаллыда яшәгән). Малай үскән, өйләнгән, заводта КИП технигы булып эшләгән. Гаиләгә 2 бүлмәле фатир бирәләр, кызы туа. Ләкин 2018 елда 39 яшендә Роман кинәт авырап китә һәм вафат була. Закон буенча, улының фатирында бер өлеше Владимирныкы булган, әмма бабай үз өлешен оныгы Аринага тапшыра: «Кияүгә чыгарсың да, синең бернинди ипотекасыз, үз торагың булачак», - дигән. Аринага хәзер 15 яшь һәм аның бабасы шәһәрдә еш була. Элеккеге хатыны улы үлгәнче бер ел элек вафат булган.

Владимир балачактан ук әтисе каберенә барырга хыялланган. Һәм менә 2017 елда пенсиягә чыккач, ул самолетка билет сатып ала һәм Владивостокка әтисенең җирләнгән урыны турындагы документларын туплап, шунда оча. Әлбәттә, бу часть инде күптән юк. Ләкин ул шушы авыл җирлеген эзли. Авыл җирлеге башлыгы аңа иске зиратта 12 хәрби каберлекне күрсәткән. Ул әтисен таба. Каберне бераз булса да төзәтә алмавына үкенгән, чөнки көчле яңгыр сезоны башланган була. Әтисе кабереннән әнисенең каберенә салу өчен бер уч туфрак кына алып кайткан.

Владимирның әнисе (48 яшендә 2 төркем инвалид, ә аннан соң 1 төркем инвалид булган) 8 ел элек үлгән, 80 яшенә җитәргә  бер ай калган була. Улы аны озак еллар караган.

- Әни соңгы өч елда урын өстендә генә иде. 2006 елда бөтенләй сукырайды. Күзенә операция ясатырга алып бардым, күрә башлады. Өйдәге эшләрнең  барысын да үзем эшләдем. Икенче яртымны табарга тырышмадым да, эзләмәдем дә. Кулымда авыру әнием бар иде.

Владимир әтисе һәм әнисе, ата-бабалары турындагы истәлекләрне саклый һәм хөрмәт итә: стенада - бабасы һәм әбисе, хәрби формада әтисе, әти-әнисенең яшь чактагы портретлары. Бүлмәдәге бер почмакта яраткан әйберләре белән әнисенең сандыгы тора.

Хәзер ничек яши

Аралашу барышында Владимир тыныч һәм тыйнак кеше булып чыкты. Зарланырга да яратмый. Ул күп укый, аның белән сөйләшер, аралашыр нәрсә бар.

- Тиздән яз җитә инде Мин бакчада шөгыльләнәм. Бакчам бик зур.

Ашарга әзерлим, җыештырам. Хәтта кышкылыкка салатлар да әзерлим. Әни үлгәннән бирле терлек асраганым юк. Берүземә миңа нәрсәгә соң?

Балык тоту, аучылык белән мавыкмый ул. Кышын телевизор карый, газета-журналлар укый, этен кайгырта. Ул аны әнисе үлгәннән соң кечкенә көчек кебек чагыннан алган. «Минем иң тугры дустым», - ди Владимир. Хуҗаның йокы бүлмәсе ишеге янында йоклый - аның йокысын саклый. Алар көн саен кич белән урамда йөриләр.

Владимирның Красный Октябрьдә әнисенең энеләре һәм сеңелесе бар, ә әтисе ягыннан Түбән Кама, Яр Чаллы, Черемухово Бистәсендә туганнары бик күп, Яңа Чишмәдә крестнигы бар. Анысының фурасы бар һәм ул, алтын куллы механик икәнен белеп, еш кына Владимирны ремонтларга чакыра. Бу турыда башка туганнары һәм дуслары да белә, шуңа күрә Владимирга эшсез утырырга туры килми.

Ул иске дуслар компаниясен ташламый: сыйныфташлары, хезмәттәшләре белән аралашып тора. Алар белән традицион очрашуларда гына түгел (2019 елда алар 10 " а " сыйныфы чыгарылышының 45 еллыгын билгеләп үткәннәр, Владимир үзенең «Лада - Гранта» руле артында була). Хезмәттәшләре янына җәй көне Нурлат, Аксубай, Чистай, Түбән Кама, Каргалига бара.

Ул үзе генә яшәсә дә, аның йорты кунакчыл. Һәрчак  аның өенә чәй эчәргә, сөйләшергә гел кемдер керә.

- Юк, мин хәзерге заман кешесе. Аралашырга яратам. Аллам сакласын, бик сирәк эчәм, алкогольгә мин битараф. Минем дусларым да эчә торганнардан түгел. Мин үзем сыйласам да, әмма, шул ук вакытта эчмәскә дә мөмкинмен.

- Шундый тәртипле ир ничек инде икенче яртысыз?

- Миңа хәзер 66 яшь, эшләргә көчем бар. Мин барысын да эшли алам. Үзем генә яшәргә күнеккән. Кунакларым кайтып тора, - дип елмая ул. - Нәрсә генә эшләсәм дә, калдырыр кешем - оныгым бар.

Орден таккан килеш фотога төшәргә карар кылгач, Владимир шкафтан бер тартманы алды:

- Ышанасызмы, юкмы, орден алып 37 ел буена беркая да такканым булмады. Карагыз, хәтта картон элмәген дә ычкындырмадым. Ә кая кияргә соң? Эшкә тагып бармыйм бит инде?!  

Шулай итеп, Владимир беренче тапкыр күкрәгенә үзенең Хезмәт Даны орденын беркетте. Бу аның лаеклы югары премиясе белән беренче тапкыр «кешеләр янына» чыгуы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев