Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда сәламәтлек саклау өлкәсе: кичә һәм бүген

Юбилей елында — Яңа Чишмә районы оешуга 40 ел тулу уңаеннан, без аның оешуына өлеш кертүчеләр белән очрашуыбызны дәвам итәбез

Бүген без Татарстан Республикасының атказанган табибы, табиб-травматолог Равил Хәмзә улы Алукаев белән очраштык, ул безнең белән үзенең хәтер- хатирәләре һәм бүгенге көндәге фикерләре белән уртаклашты.

Равил Алукаев 1958 елның 18 августында Мордва АССРның Лямбирь авылында туган, аның әтисе авиатехник, әнисе математика укытучысы булып эшләгәннәр. Нәкъ менә алар улларына табиб булырга киңәш иткәннәр.

1980 елда ул «Лечебное дело» белгечлеге буенча Н. П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлый. Юллама белән Тәтеш районына табиб-терапевт, табиб-анестезиолог булып эшкә килә. 1985-1987 елларда Казанда травматология һәм ортопедия белгечлеге буенча клиник ординатурада укый. 1987 елның сентябрендә ул яңа оешкан Яңа Чишмә РҮХгә табиб-анестезиолог булып эшкә килә, ә 1988 елның декабрендә аны медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары итеп билгелиләр.

— Мин бирегә килгәндә район оешуга инде 3 ел узган иде — мин монда үтә алмаслык саз күрмәдем: район үзәгенә яхшы юл Архангел Бистәсе аша үтте, ә Акъяр юлы ремонтта булгандыр, мөгаен. Ленин урамында урнашкан ике катлы йорттагы тулай торакта яшәдем, ул вакытта үзәк урам юлына инде асфальт җәелгән иде. 

Хезмәт юлымны Совет урамында урнашкан ике катлы иске хастаханә бинасында — стационарда башладым. Стационар икенче катта, ул нибары 75 урынга исәпләнгән иде, ә беренче катта — бала тудыру бүлеге, хатын-кызлар беркая да бармыйча, биредә генә бала таба иделәр. Беренче катта кечкенә генә кабул итү бүлеге урын алды. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте дә эшләде, ул да шунда гына — иске хастаханәдә иде. Ул нидән гыйбарәт булган соң? Бинага уң яктан кергәндә зур булмаган бүлмә, биредә өстәл белән кушеткадан башка берни дә юк иде. Ашыгыч ярдәм фельдшеры менә шунда кизү торды. «Ашыгыч ярдәм» машинасының (УАЗ)руле артында Александр Лихачев, Михаил Лежепековлар эшләде. 

Хастаханә балансында шулай ук ат та бар иде, аның ярдәмендә, ялгышмасам, икмәк, азык-төлек ташыдылар. Аның белән Саша абый Сорокин «идарә итте», ул хуҗалык өлешендә, ә аның хатыны Раиса Николаевна — завхоз булып эшләделәр. 

Изета Николаевна Дзугаева хастаханәнең баш табибы иде, биредә Вячеслав Константинович Гусев та эшләде, ул миннән алдарак, 1983 елда район оешканнан соң килгән. Ул озак вакыт дәвамында иске хастаханәдә һәм яңасында да терапевт һәм рентгенолог булып хезмәт куйды. Шулай ук Евгения Макаровна Чаплинская да эшләде. Ул инде өлкән яшьтә булса да, үз аягында йөрде, исәнлеге нык иде аның. Ул барлык дәваланып чыккан авыруларга эпиграфлар язды, авыру тарихын тутырды: каллиграфик рәвештә яза белә иде. 

Ришат Нуртдин улы Билалов Зирекле хастаханәсендә эшләде, Дзугаева киткәннән соң РҮХнең баш табибы итеп билгеләнде, хәзер Яңа Чишмәдәге шәхси клиникада эшли. 1988 елда табиб-хирург Илгиз Фоат улы Фазлыев килде.

Урта медицина персо-налының төп хезмәткәрләрен атап үтим, болар: Мария Александровна Соловьева, Зоя Семеновна Быкова, Алефтина Федоровна Кузнецова, Анна Николаевна Карпова, Елизавета Степановна Холина, Татьяна Сергеевна Гусарова, Галина Петровна Козлова, Екатерина Федоровна Бочарова, Асия Асадулловна Шәйхетдинова, Зоя Ивановна Конанерова, Мария Федоровна Кузнецова, Нина Попкова, Татьяна Фомичева, Әнисә Колесникова һ.б.

Без шушы кешеләр белән бергә иске хастаханәдә эшләп, яңасына күчтек. Мин килгән елны Май урамындагы яңа хастаханәгә нигез инде салынган иде. 1991 елда без яңа поликлиникага, ә 1992 елда 150 урынлык яңа стационарга күчендек. 

1987-1991 елларда Казаннан яңа хастаханә өчен җиһазлар кайтардылар. Ташу өчен транспортны район оешмалары — «Сельхозхимия», «Сельхозтехника» тәкъдим итте.
Яңа бинага күченү, яңа медицина җиһазлары һәм пациентларны тиешенчә кабул итү, дәвалау өчен кирәкле барлык әйберләр булу белән, табиблар җитмәү проблемасы юкка чыкмады. Алар еш алышындылар — килделәр дә, киттеләр. 

Район барлыкка килүнең беренче елларында яшь табибларның ни өчен монда озак тормавын аңлавы мөмкин иде, хәзер исә барлык шартлар да бар: яңа яхшы юллар, гүзәл табигать, чиста елга һәм саф һава, спорт залы, йөзү бассейны, мәдәни учреждениеләр эшләп тора. Яшәр һәм эшләр, балалар үстерер өчен барлык шартлар да тудырылган, бүгенгесе көндә табибларга лаеклы хезмәт хакы түләнә, әмма, нишләптер, барыбер китәләр. 

1991 елда җирле педиатрларга ярдәмгә минем булачак хатыным Алсу Фәрид кызы да килде. Ул бирегә кыска вакытка дип кенә килгән булса да, аңа монда озакка калырга язган булган. Һәм шуны әйтәсем килә — без шәһәргә китәргә омтылмыйбыз, без хәзер Яңа Чишмә кешеләре. 

Яңа Чишмә Алукаевлар гаиләсе өчен икенче кече ватанга әверелгән. Монда аларның балалары туып-үсте, икесе дә мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Өлкән уллары Рөстәм Казан финанс институтын да кызыл диплом белән тәмамлый, төзелеш фирмасында финанс директоры булып эшли, кечесе — Айрат Казан медицина университетын (Лечебное дело) кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, травматология һәм ортопедия белгечлеге буенча ординатурага укырга кергән. Әтисе кебек үк травматолог-ортопед булырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев