Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның лаеклы кешеләрен хөрмәтләделәр

3 апрельдә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегенә гаилә юбилярлары, күп балалы ана һәм башка кунаклар чакырылган иде.

Укучыларыбыз белгәнчә, хәзер СВО зонасында хезмәт итүче ир-егетләребез ярты ел хезмәт иткәннән соң ике атналык ялга өйләренә кайта. Яңа Чишмә авылыннан сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Андрей һәм аның хатыны Наталья, тагын бер хәрби - Алексейның әнисе Наталья Валентиновна әлеге чараның мактаулы кунаклары булдылар. Андрей белән Алексей бер көндә (10 апрельдә) һәм бер елда (1997) туганнар икән, бер үк балалар бакчасына йөргәннәр, бергә 1 сыйныфка укырга кергәннәр, спорт секцияләрендә шөгыльләнгәннәр, бер елда армиягә киткәннәр, ә хезмәттән соң туган авылларына кайтканнар. Мобилизациянең беренче дулкынында бергәләп Ватанны якларга киттеләр. Андрей да, Алексей да гаиләләрендә беренче балалар. Икесенең дә икешәр энекәше, Андрейның тагын сеңелесе дә бар, алар үз абыйларын һәрнәрсәдә үрнәк дип саныйлар. Андрей кечкенәдән спортны үз итә һәм спорт мәктәбендә тренер булып эшли, үзендә шөгыльләнгән балалар өчен үрнәк булып тора.

Аларны сәламләп, район башлыгы Вячеслав Козлов: «Мобилизациядән качмаган һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгән улларына патриотик, рухи һәм әхлакый яктан яхшы тәрбия биргән ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә», - диде.

Район башлыгы районнан махсус хәрби операциягә китүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең дәвам ителүен раслады.

Әлеге чарага гаилә юбилеен билгеләп үтүче парлар да чакырылган иде. Зирекле авылыннан Госман Мингали улы һәм Фәүзия Габдулла кызы Гатиннарны, Акъярдан Җәмил Камил улы һәм Гөлия Сәгыйть кызы Заляевларны, Рус Чабаксары авылыннан Александр Иванович һәм Надежда Сергеевна Дорониннарны 50 еллык гаилә юбилейлары белән котладылар. Бу тату гаиләләрнең тормышлары үз авыллары, районнары белән бәйле: алар биредә эшләгәннәр, балалар үстергәннәр һәм оныкларын тәрбияләргә дә ярдәм итәләр. Бәйрәм чарасын алып баручылар гаилә парларының биографияләрен, аларның гаилә тарихларын сөйләделәр. Юбилярларга Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырганда Вячеслав Козлов:

- Әлеге лаеклы гаиләләр районның горурлыгы. Район тарихында данлы эзләр калдырып, алар яшьләр өчен  яшәүдә, эшләүдә, бер-береңне һәм  кече Ватаныңны яратуда һәръяклап үрнәк булып торалар, - диде.

Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру өчен чарага чакырылган 14 яшьлек яшүсмерләр документны хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Андрей һәм аның махсус операциядәге хезмәттәше Алексейның әнисе Наталья Валентиновна кулларыннан алу бәхетенә ия булдылар.

- Балалар, сез киеренке һәм авыр чорда Россиянең гражданнары булуыгызны яхшы аңлыйсыздыр, - диделәр мәктәп укучыларына чараны алып баручылар. - Һәм һәркем аның яңарышы, аның киләчәге сезнең белән бәйле булуын өмет итә. Сез яхшы укуыгыз, үз тырышлыгыгыз, эшләрегез белән илебезнең генә түгел, ә быел 40 еллыгын билгеләп үтүче туган районыбызның да абруен ныгытуыгызны беркайчан да онытмагыз.

Традиция буенча яшүсмерләргә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ахырда Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Аннан соң алып баручылар Россия һәм Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Районда 252 күп балалы гаилә бар, аларда 829 бала тәрбияләнә - бу районның барлык балигъ булмаганнарның 30%ы. Өченче баласы тугач сертификат тапшыру өчен чарага Акъяр авылыннан яшь әни Илүсә Дәүләтшина чакырылган.

Хәзер фермер Дәүләтшиннар гаиләсендә өч ул бар, димәк, киләчәктә гаилә эшен дәвам итүчеләр бар, дигән сүз. Бу хакта үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова сөйләде.

Ул бәйрәм чарасына җыелган барлык гаиләләргә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы теләде һәм Илүсәгә чәчәкләр бәйләме, бүләк, күп балалы гаилә таныклыгы һәм 100 мең сумлык сертификат (29 яшькә кадәр өченче бала тапкан авыл кешесенә республикабыздан бер тапкыр бирелә торган түләү) тапшырды.

- Илүсәнеке кебек гаиләләр безнең Яңа Чишмә җирендә күбрәк булсын, балалар туып торсын һәм сугышлар беркайчан да булмасын иде, - диде Надежда Ивановна. 

Чарада музыкаль номерлар белән РМЙ вокалистлары чыгыш ясады һәм балалар сәнгать мәктәбенең яшь «йолдызчыгы» Анастасия Ерашова да үзенең җырын башкарды. Традиция буенча бәйрәм барлык катнашучыларның истәлеккә дип фотога төшүе белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев