Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Раиса Зяблова: «Минем өчен барлык кешеләр дә яхшы»

Бүген Екатерина Бистәсендә яшәүче сугыш ветеранының тол калган хатыны Раиса Тихоновна Зябловага 90 яшь тулды

Юбиляр әби кызы Надежда тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Раиса Тихоновна инде 20 еллап йөрми. Сигез ел элек тормыш иптәше Михаил Николаевичны җирләгән. Хәзер улы Алексей, кызы Надежда һәм кияве Александр белән бер түбә астында яши ул.

«Кайтыгыз, улларым!»
Без Раиса түтине бакчада, коляскада сентябрь кояшына хозурланып утырган вакытта күрдек. «начар ишетәм шул», - дип кайгыра әби. «Бернигә дә борчылма, мин сиңа аңлатырмын», - дип тынычландыра әбине кызы Надежда.
Бөтен гаилә һәм Раиса Тихоновна хәзер оныклары, уллары - СВОда хезмәт итүче Дмитрий һәм Александр хакында борчылып яшиләр. Әңгәмәбез шул темадан башланды. Өлкәне Дмитрийны октябрьдә мобилизацияләгәннәр, Александр исә июньдә үз теләге белән киткән. Алар төрле урыннарда хезмәт итәләр. 
- Әбием үз улын -  минем әтиемне ничек фронтка җибәргәнен сөйләгәне гел хәтеремдә, ди күз яшьләрен яшереп Надежда Михайловна. - Колоннада барган 17 яшьлек улын байтак вакыт күздән югалтмыйча, кыр юллары буйлап «Кайт, улым!» дип озата барган. Ә өйдә кечкенәләре көткән. Ана йөрәге ничек түзгән дип уйлый идем дә, кайчандыр бу бәла үземә дә килер дип, кем белгән?! 

«Оныклар түгел - алтын бөртекләре!»
Раиса Тихоновнаның оныклары күп булса да, кайсы-кая китеп таралышкан инде, бер Верасы гына монда, гимназиядә - 10 сыйныфта укый. Оныклар турында сорагач, әби Надежда Михайловнадан да тизрәк, төп-төгәл итеп: «тугыз оныгым, унсигез оныкчыгым һәм бер оныкчыгымның баласы бар» дип җавап бирде. 
Әбекәй оныкларын сагына, элек янында алар күбәү булса, хәзер инде барысы да зурлар - кайсы студент, кайсы армия сафларында хезмәт итә. Әби кызы Надеждадан үзен мәктәп ишегалдында йөртүен сорый, балаларны күрәсе, аларның тавышларын ишетәсе килә икән.
Күп еллар дәвамында Надежда әнисен коляскага утыртып 9 майда митингка, мәктәп линейкаларына йөрткән. 
- Хәзер безнең ишегалдына карыйм да, сагынам, - дип авыр сулап куйды ул. - Ирем, улларым Василий һәм Сергей күз алдымда торалар. Хәзер инде алар юк. Василий әтисеннән соң бакыйлыкка күчте. Шат күңелле иде ул. Ярты ел элек Сергей да үлде, - дип сөйли әби. - Алексей белән Надя минем белән, ә Саша Әлмәттән кайтып тора. Оныкларым да мине бик кайгырталар: «Әби, әйдә сиңа колак аппараты алыйк, тешләреңне куйдырыйк», - диләр. Димочка, хәтта минем янга табибны да китерткән иде. Шөкер, оныкларым алтын минем. Тешләр темасына Надежда да кушыла: - Табиб-стоматологларның өйгә килүен оештырганы өчен РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменскаяга рәхмәт әйтәсем килә. Ике ай дәвамында табиблар, бер-берсен алыштырып, әнинең тешләрен дәваладылар.  

Әни белән кыз
Раиса зур гаиләдә иң кечкенә кыз булып туа, яратылып һәм, хәтта, бераз иркәләнеп тә үсә. Үзенең дә дүрт баласы булган әтисе Тихон, хатыны үлгәннән соң, биш балалы хатынга өйләнә, ә ул тагын өч бала таба. 
- Әтием колхозга берен-челәрдән булып кергән. Ул оста куллы, хуҗалык эшләрен яхшы белә торган, эшчән кеше була һәм безне дә эшкә өйрәтә, - ди кызы.
Зур гаилә балалары озак еллар дәвамында тату яшәп гомер кичерәләр. Раиса Тихоновна барлык абый-апаларын, эне-сеңелләрен, туганнарын, үгиләрен, ә аннары аларның балаларын да үзендә кабул итә. Бергә җыелганда гаиләдә бик күңелле. Бүгенгесе көндә әби кызы Надежда карамагында. Раиса түти 20 ел дәвамында кызы янында. Шуңа да карамастан, әни кеше дә кызын үзенчә кайгырта, аның өчен үзен җаваплы итеп тоя: «Кызым, син ашадыңмы?», дип сорап тора, «Өстеңә ки, салкын», - ди.
 -Кайвакыт әни минем оныкларга: «Әбиегезгә әйтегез, чәчләрен тарасын, матур булсын», - ди.  Бакчадагы хәлләрне сораша, барысы да утыртылганмы дип белешә. «Инспекция» белән бакчага алып чыгуны сорый, түтәлләрнең чисталыгын тикшерә, кайда нәрсәне төзәтергә кирәклеген әйтә, «минем алай түгел иде» дип зарланып та ала әле, дип сөйли Надежда елмаеп. 
Еш кына элеккеге тормышын искә төшерергә ярата, оныклары исә аның сөйләгәннәрен яратып тыңлыйлар. Сөйләшә башласалар, һич тә туктатам димә. Урман кисүдә, басуда ничек эшләгәннәрен искә төшерә. Балалар бит ул вакытта инде 8 яшьтән үк өлкәннәр белән беррәттән эшләгәннәр. Кызлар чәчүлекләрне утаганнар, малайлар атлар белән идарә иткәннәр.

Реклама

Яшьлек яшьлек инде
Авылда кич утыруларның ничек оештырылуы турында да сөйли. Яшьләр берәр йортта җыелышалар, өй хуҗасына керосин лампасы өчен ягулык алырга акча җыелалар. Керосин сатып алыр өчен базарда махорка яки көнбагыш сатканнар. Авыр вакытлар булса да, аларга барыбер күңелле булган. Яшьлек - яшьлек шул инде.
Михаил Николаевич сугыштан кайтканда (ул 7 ел хезмәт иткән), кызга нибары 17 яшь кенә була әле. Егет аңа тәкъдим ясый, ә ул ризалык бирмәгән. Кыз бик чибәр, күз салгалап йөрүче егетләр дә шактый була. Кыз икенче елда гына ризалыгын биргән. Бу хакта Надежда әнисеннән күптән түгел генә белгән әле. 
Михаил Николаевич гомер буе совхозда механизатор булып эшләгән, ел саен алдынгылар сафында булган, байтак кына бүләкләр белән билгеләнә, шул исәптән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «ТАССРның атказанган механизаторы» исеменә дә лаек булган. ТАССР Югары Советының 4 нче чакырылыш депутаты итеп сайлана, аның исеме Республика юбилей Почет китабына кертелгән. 
Янәшәсендә ихтирам итүчән, тырыш, ә иң мөһиме, яраткан хатын-кыз булмаса, бер генә ир-ат та тормышта уңышка ирешә алмый, шулай булгач Михаил Николаевичның уңышларында аның хатынының да өлеше зур, диясе килә. 

«Безнең Элина Быстрицкая»
Яшь чагында Раиса Тихоновна аның комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Күп еллар авыл пекарнясында хезмәт куйган. Аннан пенсиягә чыккан. 
- Кардай ап-ак һәм яхшы итеп үтүкләнгән халатын һәм алъяпкычын кияр иде, ул һәрвакыт бик пөхтә булды, - дип искә ала Надежда.  -Шунысын да әйтергә кирәк, киемне дә ул үзе текте. Әти еш кына аңа: «бөтен үтүкне бетердең инде», - дия иде. Әлбәттә, ул үтүкне кызганып түгел, ә бераз көнләшә иде бугай, чөнки эшче коллективта әнине матурлыгы, пөхтәлеге өчен «безнең Элина Быстрицкая» дия иделәр. Коллективта ул һәр очракны, килеп туган мәсьәләләрне гадел хәл итә белә иде, ул судта халык утырышчысы да иде бит әле. 
 Халык хәтта «Зяблованың ипие»нә - аның сменасында пешкән ипигә заказ бирә иде. Раиса Тихоновнаның бик тырыш һәм җаваплы пекарь икәнлеген халык белә иде. Ул камырның озак торырга ярамаганын, икмәкнең янмавын, барлык компонентларның норма буенча салынуына күзәтчелек иткән. 
Пекарня өч сменада эшләгән, районда дан казанган, икмәкне тирә-як авылларга да илткәннәр. «Рая Зяблова сменасы»ндагы күмәчләрне тирә-юньдә дә аера белгәннәр. Хезмәткә намуслы мөнәсәбәте, Социалистик йөкләмәләрне үтәве, югары җитештерү күрсәткечләре өчен Раиса Тихоновна «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә һәм күп кенә Мактау грамоталарына лаек була. Ә биш бала тәрбияләгәне өчен Ана медале белән бүләкләнә. 
 Ул вакытта куллану кооперациясе начальнигы Шишкин Иван Егорович булган, милләте буенча - татар, дип искә ала ул.  -Искиткеч кеше иде. Күңелле, һәрчак кеше белән исәнләшер, шаян сүзләр белән сөйләшер иде. Ә менә Александр Мелихов исән микән әле?!  Ул бездән һәрвакыт Яңа Чишмәгә икмәк алып китә иде, - ди.

Күңел картаймый!
Раиса Тихоновнаның хәтере бик яхшы: саннарга да, исемнәргә дә. Газеталарны ул даими укый, кроссвордларны чишәргә ярата. Элегрәк  шигырьләр дә язган. Аның «Хәрби балачак» дигән шигыре Мидхәт Газыймовның «Малая родина - пристань души» җыентыгында басылган (аның шигырьләрен безнең сайтта укыгыз). 
Көннәр аяз булганда Раиса Тихоновнаны коляскада дусты Раиса Милютина янына кунакка алып баралар. Надежда үзе читтәрәк тора, иркенләп сөйләшсеннәр, яшьлекләрен искә төшергәндә аларны туктатып булмый, ди.
-миңа аларның сөйлә-гәннәрен, аралашуларын тыңлап тору һәрвакыт кызык.  Әйтергә кирәк, алар үткән тормыш авырлыкларыннан зарланулар түгел, ә яшьлектәге төрле кызык хәлләрне искә төшерәләр, көлешеп тә алалар. Өлкән яшьтә булсалар да, күпме оптимизм һәм тормышны ярату хисләре барлыгына гаҗәпләнәм! Күңел картаймый, дип дөрес әйтәләр икән! Озын бәхетле еллар телим сезгә, минем кадерлеләрем! Сез исән чакта без сезне гел кайгыртып торырбыз.
Надежда СВОдагы оныклары Дмитрий һәм Александр да яраткан әбиләрен 90 яшьлек юбилее белән котларга мөмкинлек табачаклары турында әйтте.
Раиса Тихоновнаның озын гомерле булуының сере нәрсәдә соң? Баксаң, җавап тормышны яратуда икән бит!
- Минем өчен барлык кешеләр дә яхшы. Миңа киленем Наташа да: «Менә әни, сине тыңлыйм да, синең өчен бөтен кеше дә яхшы, барысы да искиткеч» ди. Каршылык күрсәтергә теләмим, әрләшәсем дә килми. Беркайчан да беркем белән дә сүзгә килмәдем, әрләшмәдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев