Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Раиса Зяблова: «Минем шкафта әле дә иремнең хәрби бүләкләре белән пиджагы эленеп тора»

Екатерина Бистәсеннән тыл хезмәтчәне Зяблова Раиса Тихоновна сугыш елларын искә ала һәм үзенең ире Михаил Зяблов турында якты истәлекләрне саклый.

Раиса Тихоновна 1933 елның 7 сентябрендә Екатерина Бистәсендә Кисловлар гаиләсендә туа.  Сугыш башланганда, Раисага 8 яшь кенә була әле.  Гаиләдә 9 бала, өлкән абыйлары фронтка китә, башкалары әти-әниләре белән бергә тәүлек буе колхоз эшләрендә булалар.  Ә алар «Барысы да җиңү өчен!» лозунгы астында таңнан - таңга кадәр эшлиләр. Кечкенә генә  кыз балага күп кенә өй эшләрен башкарырга туры килә: кыш көне мичкә ягу өчен чыбык-чабыклар әзерләү, җәй көне - терлек көтү һәм бакча карау. 


Раиса Тихоновна хәзер менә ниләрне исенә төшерә:
«Әни безне кояш чыгу белән, иртән-иртүк уята иде. Киндер чәчүлекләрен тавыклар тибенүдән сакларга кирәк иде, чөнки алар орлыкларны чукып коеп бетерәләр. Башта бу Коля абыйның эше иде, ләкин ул бу «вазыйфаны» бик үк яхшы башкармады.  Әни тәрәзәгә карап, абыйның йоклап ятканын күрүгә мине чыгарып җибәрә иде. Киндер безнең өчен бик кадерле нәрсә иде. Аның орлыкларыннан яшел хуш исле май сыгалар, ә сабакларын йон кебек тетеп, эрләп, шулардан оекбашлар бәйлиләр, тукыма тукыйлар һәм киемнәр тегәләр. 
Әле тагын махорканы базарда сатып, салымнарны түләр өчен 1,5 - 2 йөзләп сутый җирдә тәмәке дә үстерә иделәр.  Су сибү өчен суны елгадан көянтәләр асып чиләкләр белән алып кайттык. Бу үләнгә ихтыяҗ зур иде.  Әни мине Чистай базарына җибәрде. Җәяүләп бара идеп - бер көн барам һәм бер көн кайтам. Өстебездә нәзек пәлтә, ә аякларда - портянкалар һәм чабата.
Мин махорка сатудан ояла идем. Кайвакыт мин үз товарларымны артка яшерәм дә басып кына торам. Бер абзый килеп: «Нәрсә сатасың, кызым?» - дип сорады. Әгәр сорамаса, бернәрсә дә сата алмас идем.  Өйгә караңгы төшкәч кенә кайта идек, бик куркыныч иде, һәр җирдә бүре күзләре күренгәндәй була иде. Чөнки бүреләрнең һөҗүм итү очраклары еш булды.
 Бервакыт колхозда ат үлде, кешеләр бу хакта белделәр дә барысы да ит алырга йөгерделәр, кемдер пычак белән, кемдер балта белән.  Ит эләкмәгәннәре елый-елый кайтып китте. Шулай да авылдашларыбыз, үзләре ач булсалар да фронтка посылкалар җибәрделәр. Бияләйләр, оекбашлар бәйләп, ипи пешереп һәм сохари ясап, бәрәңгене пешереп, аннары аны киптереп, фронтка җибәргәннәр». 
Раиса Тихоновна үзенең балачагын әнә шулай искә ала, аның турында шигъри юллар яза.  Аның «Хәрби балачак» шигыре Мидхәт Газыймовның коллектив җыентыгында да басылып чыга. 


«Сугыштан соң халык озак вакытлар авырлыклардан һәм ачлыктан интекте. Фронттан ир-атлар аз кайтты, хатын-кызлар тракторчы, чәчүче, сабанчы, йөк ташучы булып эшләде. Безне, яшьләрне, урман әзерләүгә җибәрделәр. Бусы инде каторга булды!  Ул вакытта минем белән эшләгән кешеләр инде исән түгел.  Бу - Лида Осягина, Тамара Киселева, Дуся Калмычка, Катя Бадяева. Хәзер минем дә инде кулларым оеша, аякларым йөрми, күптәннән коляскада йөрим, әмма иремне искә алып яшим һәм аның истәлекләрен күңелемдә саклыйм. Минем шкафта әле дә аның бүләкләре белән пиджак эленеп тора», - диде сугыш ветеранының тол калган хатыны.


1952 елда 19 яшендә Раиса сугыштан кайткан солдат Михаил Николаевич Зябловка кияүгә чыга.

«Михаилны 1943 елның ноябрендә фронтка чакыралар, аңа 18 яшь тә тулмаган була.  Ул 1950 елда гына демобилизацияләнә.  Миша миннән 7 яшькә олырак иде һәм ул минем өчен бик олы кеше кебек тоелды. Без ике ел дуслашып йөрдек һәм өйләнештек. 
Бик тыныч һәм бәхетле яшәдек.  Биш бала тәрбияләп үстердек.  Бүгенгесе көндә безнең 10 оныгыбыз, 17 оныкчыгыбыз һәм оныкчыгыбызның да бер баласы бар.
Михаил гомере буе совхозда механизатор булып эшләде. Ул басуны, анда икмәк үстерергә яратты, ә уңыш җыю аның өчен җыр кебек кенә иде. Минем эшем дә икмәк белән бәйле. Башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, ә авылда пекарня төзелгәч, пенсиягә кадәр кешеләрне икмәк белән туендырдым», - ди Раиса Тихоновна.
«Әлбәттә, без әтиебез белән горурландык, - дип сөйли аның кызы Надежда Михайловна Хорькова. - Ул сугышны лаеклы узып кына калмады, медальләр һәм орденнар белән дә бүләкләнде, тыныч тормышта да һәрвакыт югарыда булды. 
ТАССР Югары Советының 4 нче чакырылыш депутаты итеп сайлана, «ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» исеменә лаек була, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, исеме Республиканың юбилей Почет китабына кертелә». 
Михаил Зяблов 2015 елның августында вафат була. Оныклары Һәм оныкчыклары бабаларының истәлеген хөрмәт итәләр һәм Ватанны фашизмнан саклаулары белән горурланалар. 


Үлемсез полк йөрешендә алар горурлык белән ике бабаларының: Михаил Зяблов һәм Иван Денисовның портретларын алып баралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев