Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, әниләр!

Әниләр көне алдыннан Яңа Чишмә ЗАГСында бәйрәм узды.

Чарага сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләр һәм бергә гомер итүләренең 45 еллыгын билгеләп үтүче гаилә парлары чакырылган иде.

«Әни - һәркемнең тормышында иң мөһим һәм иң якын кеше. Әниләр безне тәртипле, акыллы һәм яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышалар.  Әниләр - һәркем өчен дә иң кадерле кеше», - дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга «Бердәм Россия» фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов.

Ана мәхәббәте - галәмдәге иң зур көч. Ул барлык авырлыкларны җиңеп, кешегә иң катлаулы ситуацияләрдә дә өмет бүләк итү сәләтенә ия. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүдә шактый авырлыкларга дучар булуга да карамастан, аларны тәрбияләп үстерүче әниләр аеруча да соклануга лаек.

 Яңа Иванаеводан күп балалы Николай һәм Мария Карташовлар гаиләсендә өченче балалары - Антон «кояшлы» бала булып дөньяга килгән. Мария Геннадьевна, улының авыруын өйрәнгәннән соң, шушы еллар дәвамында аны махсус методика буенча тәрбияләү һәм укыту белән мәшгуль булган. Бу эштә аңа ике өлкән баласы һәм ире Николай Александрович ярдәм иткән. Хәзер Антонга 14 яшь, гаиләсе ярдәмендә ул уңышларга ирешкән. Олы балалары әти-әниләренә инде оныклар бүләк иткәннәр.

Чуаш Чабаксарыннан Николай һәм Ольга Николаевлар гаиләсендә өч кыз үсә, әти-әниләре аларны хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Олы кызлары Диана - сәламәтлеге чикләнгән бала. Әти-әнисе аны игелекле, ярдәмчел кыз итеп тәрбияләгән, аңа үзләренең яратуларын һәм күңел җылысын бүләк иткәннәр. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Диана ландшафт дизайнеры һөнәрен үзләштергән, хәзер ресторанда эшли һәм шул ук вакытта Түбән Камада аш-су остасы булырга өйрәнә.

Черемухово Бистәсеннән Татьяна Суринованың өч баласы бар: Ксения - мәктәптә укый, Анастасия өйдә торып белем ала, Тимофей балалар бакчасына йөри. Татьянага балаларны тәрбияләүдә ире Сергей булыша. 


- Сез гаҗәеп көчкә һәм зирәклеккә ия чын геройлар, - дип мөрәҗәгать итте әлеге әниләргә Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Слимова. - Сезнең бу тырышлыгыгыз юкка түгел, ул безнең дөньяга игелек өсти. Стереотиплар белән көрәшкәнегез, безнең барыбызны да игелек һәм шәфкатьлелеккә рухландырганыгыз өчен, иксез-чиксез ана мәхәббәтенең киртәләрне һәм чикләрне юк иткәнен тагын бер кат исбатлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт-Шәфкать» хатын-кыз - депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова да барлык әниләргә җылы сүзләрен җиткерде.  

- Әниләр көне - беркемне дә битараф калдырмый торган бәйрәм. Бу көнне балаларга ярату, кайгырту, игелек һәм наз бүләк итүче барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, - диде ул.
2023 ел районда бергә гомер итүнең түгәрәк датасын билгеләп үтүче гаилә парлары шактый. 43 пар гаилә корып, бергә яши башлауларының юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәмгә «сапфир» туйларын бәйрәм итүчеләр  дә чакырылган.

Владимир һәм Любовь Бутиннар Яңа Чишмә авылыннан. Алар турында кайда туганнар, шунда ярап куйганнар, дип әйтеп тә була. Владимир Павлович байтак еллар төрле оешмаларда шофер булып, Любовь Ивановна - спорт клубында эшләгәннәр. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары бар. Хезмәт сөючәнлек, игелек, бер - берең турында кайгырту - бу гаиләнең төп кыйммәтләре.

Район үзәгендә яшәүче Шәрип һәм Суфия Гыймадиевларны язмыш Яр Чаллыда очраштырган, алар бер - берсеннән еракта: Шәрип Гыймадиев Чита, ә хатыны Киров өлкәсендә үскән. Гаилә башлыгы Яңа Чишмәгә 1992 елда килгән - кирпеч заводы төзелешендә катнашкан һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда ук 6 разрядлы слесарь булып хезмәт куйган. 1993 елда ул хатынын һәм балаларын да Яңа Чишмәгә алып килә. Суфия Фатыйховнаның хезмәт стажы 40 елдан артык, шул елларның яртысын ул СПТУ- 118дә производствода укыту мастеры булып эшләгән. Лаеклы ялда ир белән хатын рәхәтләнеп бакчада эшлиләр, оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Алар авырлыкларга зарланырга, төшенкелеккә бирелергә өйрәнмәгән - һәр көннең матурлыгына сөенеп яшиләр. 

Черемухово Бистәсеннән Татьяна Малолеткова үзенең булачак ире Николай белән мәктәптә укыганда ук таныш булган, аны армиягә озаткан һәм ике ел аннан кайтуын көткән. Армиядә хезмәт иткәннән соң Николай Григорьевич туган авылына кайткан һәм 30 елга якын шофер булып эшләгән, ә Татьяна Александровна шул ук еллар дәвамында хисапчы булган. Алар ике бала үстергәннәр, өч оныклары бар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бергә 45 ел гомер иткәннәр. Бер ел элек гаиләгә кайгы килде - аларның яраткан оныклары Данила СВОда һәлак булды. Бүген Малолетковлар төшенкелеккә бирешмәскә тырыша -  бакча эшләре белән шөгыльләнәләр, зур булмаган хуҗалык тоталар.

Екатерина Бистәсеннән Шолгиннар гаиләсе авылда иң хөрмәтле һәм тырыш гаиләләрнең берсе, алар үз тормышларын туган якка багышлаганнар. Василий Михайлович үзенең хезмәт эшчәнлеген «Шешминский» совхозында тракторчы буларак башлаган, аннары 13 ел шунда ук прораб булып эшләгән. 2005 елдан ул райгазга слесарь булып эшкә урнашкан, аннан лаеклы ялга чыккан. Галина Михайловна җирле мәктәптә китапханәче булып эшли башлаган, ә аннары 34 ел балалар бакчасында тәрбияче булган. Ир белән хатын ике кыз үстергәннәр. Надежда - Казанда даруханә мөдире, Ирина - Түбән Камада фармацевт, алар әти-әнисенә ике онык бүләк иткәннәр. Бүгенгесе көндә Шолгиннар үзләренең хуҗалыкларында умартачылык белән шөгыльләнәләр, артык калган балны саталар. 

Надежда Попкова чарага җыелган гаилә парларын «Сапфир» туйлары белән җылы котлады.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары алдында  БСМнең вокал бүлегендә укучы Диләрә Мисбахова, Анастасия Якушкина һәм Черемухово Бистәсеннән «Рябинушка» халык ансамбле чыгыш ясадылар.

Бәйрәмне үзләре булдырган сценарий буенча РМЙ хезмәткәрләре - Юлия Самсонова һәм Олеся Финагентовалар алып барды. Чараны оештыруда районның ЗАГС  секторы мөдире Алия Миръякупова зур ярдәм күрсәткән. Бәйрәмгә чакырылган барлык гаиләләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды, чара инде күркәм традициягә әверелгән истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев