Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы чыршысында
21 декабрьдә район Мәдәният йортында Яңа ел алдыннан зур чара - «Район башлыгы чыршысы» булып узды. Әлеге зур бәйрәмгә 250 бала чакырылган иде, болар - активистлар, уку отличниклары, өстәмә белем бирү, мәдәният һәм спорт өлкәсендә сәләтле балалар, шулай ук булачак чыгарылыш сыйныф укучылары.
Чара квесттан башланып китте: яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек «Кышкы спорт төрләре буенча викторина», ә Балалар сәнгать мәктәбе коллективы «Яңа ел караокесы» вокаль чара үткәрде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Яңа ел сувенирының бизәге» һәм «Татлы муенса әзерләү» дигән ике мастер-класс әзерләгәннәр. Мәдәният йорты коллективы Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында кыска гына Яңа ел программасы тәкъдим итте. Шунда ук бал-маскарад узды, анда балалар үзләренең яңа ел костюмнарында чыгыш ясадылар. Иң үзенчәлекле чыгыш ясаучыларга бүләкләр тапшырылды. Ә бу вакытта Халыклар дуслыгы йортында “Төрле милләт балалары – бергә” дигән чара –акция узды, китапханәдә балалар яңа ел тизәйткечләрен әйтүдә ярыштылар, Балалар иҗаты үзәгендә “Яңа ел кар бөртеге” дигән мастер-класс узды.
Әлеге квест бәйрәмгә, чыннан да, иң талантлы, актив, кызыксынучан һәм максатка омтылган кешеләр чакырылуын күрсәтте, шуңа күрә иң яхшыларны сайлап алу да җиңел булмады. Мәсәлән, «кышкы Яңа Чишмә» күргәзмәсендә балалар иҗаты үзәге үткәргән конкурста катнашкан иң яхшы фотохезмәтләр куелган, иң кечкенә фотографның эшенә өстенлек бирелгән.
Чыршы тирәли хәрәкәтчән уеннардан һәм биюдән бераз гына талчыккан балалар тамаша залы кәнәфиенә рәхәтләнеп «Щелкунчик» (режиссер Гүзәл Сабирҗанова) яңа ел театр тамашасын карарга утырды. Әлеге әкият геройлары да тамашачыларга күңелсезләнергә ирек бирмәде. Рольләрне башкаручылар-Яңа Чишмә гимназиясе укытучылары һәм укучылары-төп геройларга сокланырга, бөтен залны әнә шулай төп геройлар өчен кайгырырга мәҗбүр итте. Соңыннан, сәхнә афәтләре артта калгач, сәхнәгә Кар кызы белән Кыш бабай килеп җиткәч, барысы бергә якынлашып килүче бәйрәмгә сөенде. Тылсымлы вакыйга, яңа ел могҗизасы булды.
Әлеге бәхетле бәйрәм көне бүләк иткән район башлыгы Вячеслав Козловны балалар тылсымчы дип атадылар һәм көчле алкышлар астында сәхнәгә чакырдылар. Вячеслав Михайлович барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, укуда, спортта һәм иҗатта уңышка ирешүләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да исәнлек, бәхет теләде.
Әкият геройларына алмашка сәхнәгә бүгенге көн геройларын – яңа ел мастер-класс һәм викторина җиңүчеләрен чакырдылар. Район башлыгы аларга кызыксындыргыч приз һәм дипломнар тапшырды. Һәрберсенең кулын кысып, актив булулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Вячеслав Козлов районны яңа ел бәйрәмнәренә әзерләү буенча эшне оештырган өчен район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякка да сәхнә түреннән рәхмәт белдерде. Залдагылар аның сүзләрен көчле алкышлар белән хупладылар.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев