Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы кабул итүендә
14 августта район башлыгы Вячеслав Козлов чираттагы атна саен үтә торган гражданнарны кабул итүне үткәрде, ул берникадәр икенче төрлерәк форматта узды.
Шәхси кабул итү белән беррәттән район башлыгы телефоннан район халкы биргән сорауларга һәм мөрәҗәгатьләренә җаваплар да бирде (булачак турыдан-туры телефон элемтәсе турында без район газетасында ике тапкыр алдан игълан иттек).
Вячеслав Козловның шәхси кабул итүендә Яңа Чишмәдәге “Крепыш“ балалар бакчасыннан ата-аналар комитеты вәкилләре булды (рәсемдә). Алар балалар бакчасы янәшәсендә яшәүче, шәхси йортларында умарта тотучы ике район үзәге кешесенә карата зарларын белдерделәр.
- Кояшлы җылы көннәрдә балалар корт чагудан куркып бүлмәдә утырырга мәҗбүрләр, - диләр алар. - Безнең кайбер балаларда аллергия, чаккан очракта ахыры аянычлы булуы бар.
Вячеслав Козлов кортларны асрауда закон тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр булуын әйтте (койманың биеклеге 2 метрдан түбән булырга тиеш түгел, умартачының җир участогында бер сутый җирдә кимендә 2 умарта булу шарт һәм умартачы кортлары өчен җаваплылык тота). Әлеге сорау район җитәкчелеге контролендә булачак.
Район башлыгына телефоннан районда яшәүче сигез кеше үз соравын бирә алды.
Чуаш Чабаксарыннан пенсионер гр-ка Н. торак йортка су тоташтыру буенча ярдәм күрсәтүләрен сорады. Аның мөрәҗәгате контрольгә алынды, белгечләр урынга барып , тиешле карар кабул итәчәкләр.
Өргәнчә авылыннан ике мөрәҗәгать керде. Инвалид гр-ка Н. авылда сукбай этләр күплегеннән зарланды. Зирекле авыл җирлеге башкарма комитетына сукбай этләрне нейтральләштерү буенча чаралар кабул итәргә кушылды.
Шул ук авылдан пенсионерка гр-ка П. Таттелеком элемтәсенең тотрыксыз булуына, почта хезмәткәрләренең корреспонденцияләрне китерү буенча начар эшләүләренә һәм түләүләрнең үзвакытында үтмәвенә зарланды. Тиешле хезмәтләргә үз эшләрендәге кимчелекләрне бетерү буенча чаралар кабул итәргә йөкләнде.
Тубылгы Тау авылында яшәүче гр. М. район башлыгыннан Яшьләр урамындагы суүткәргеч челтәрләрен алыштыруда һәм шул ук урамга асфальт түшәүдә булышлык күрсәтүен үтенде. Вячеслав Козлов, әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен шактый акча кирәк һәм мөмкин булганча алар киләсе ел төзелеш планына кертеләчәк, дип җавап бирде.
Казанда яшәүче гр. А. (элек Ленинода яшәгән) Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 25 һәм 26 номерлы йортлар тирәсен төзекләндерү буенча ( чүп үләннәрен чабу) чаралар күрүне сорый, хәзер ул өйләрдә беркем дә яшәми икән. Район Советы хезмәткәрләре урынга барып, Ленино АҖ башкарма комитеты белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итәчәкләр.
Сөлчәбаш авылында яшәүче гр. М. газ миче сатып алуда матди ярдәм күрсәтүне сорый. Аңа түләүне 3-4 айга кичектерүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирелде.
Петропавел Бистәсеннән һәм Зирекледә яшәүче ике кеше район башлыгыннан тиешле АПК программасы буенча шәхси торак төзелеше өчен субсидия алуда булышлык күрсәтүен сорады. Аларның мөрәҗәгатьләре контрольгә алынды. Зирекледә яшәүче хатын-кыз да авылдан район үзәгенә БСМ-дә, спорт залында һәм йөзү бассейнында шөгыльләнү өчен балаларны йөртүдә (транспорт хезмәтләренә түләүдә) финанс ярдәме күрсәтү буенча, шулай ук район эчендә автобус маршрутлары ачу турындагы сорауларын бирде.
Сораулар контрольгә алынды, район эчендәге автобус маршрутлары буенча кешеләр ташу хокукына конкурс игълан ителәчәк һәм якын киләчәктә мәсьәлә уңай хәл ителергә мөмкин.
Район башлыгына мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да үз сорауларына уңай җаваплар алдылар һәм итагатьле төстә аралашуы, үзләренең проблемаларына карата игътибарлы карашта булганы өчен Вячеслав Козловка рәхмәт белдерделәр.
Телефон элемтәсе аша район башлыгының шулай аралашуы (халыкка уңайлы булсын өчен) киләчәктә дә планлаштырылачак, чөнки район үзәгенә кадәр килеп йөргәнче, район башлыгына телефон аша гына мөрәҗәгать итеп тә үз сорауларыңны хәл итеп була.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев