Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы чыршысында

27 декабрьдә район башлыгы Чыршысына укуда, иҗади конкурсларда, мәктәп олимпиадаларында, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкән 226 сәләтле бала чакырылган иде, болар - гомумбелем бирү мәктәпләре, БСМ, БЯСМ һәм БИҮ укучылары, шулай ук 11 чыгарылыш сыйныф укучылары.

Әкият дөньясы кунакларны керү юлында ук каршы алды: матур итеп бизәлгән фойеда чыршы янында аларны Кыш бабай һәм Кар кызы көтә иде.
Яңа ел әкиятенең төп герое, әлбәттә инде, ел символы - эт иде. "Жил-был пес" мультфильмы мотивлары буенча мюзиклны Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары күрсәтте. Ирина Иляшкина җитәкчелегендәге мәктәп укучыларының иҗади постановкалары үзенең үзенчәлеклелеге, оста башкарулары белән һәрчак аерылып тора. Бу юлы да яңа ел тамашаларында Эт һәм Бүренең ике дусты булып Леди - Яга исеме белән Убырлы карчык катнашты, ул сәхнәгә бик шәп автога утырып чыкты. Мюзиклның сюжеты түбәндәгечә: хуҗалар күз алдында акланып Эткә ярдәмгә алынган Леди-Яга һәм башка җен-пәриләр килешүне бозалар һәм урланган яңа ел бүләкләрен үзләренә үзләштерәләр. Әкият геройларына экраннан Беренче канал алып баручылары Арина Шарапова һәм хәтта РФ Президенты Владимир Путин да "булышты". Яңа елны каршылау каршы торучы якларны дуслаштырды, Кыш бабай һәм Кар кызы пәйда булды, чыршы утлары кабынды һәм урланган балалар бүләкләре кире кайтарылды. Җыр-биюләр һәм тамашачылар белән аралашу башланды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов балаларны Яңа ел, ирешелгән уңышлары белән котлады, бәхет һәм исәнлек-саулык теләде. Чарага чакырылган һәр бала Чыршы бәйрәмендә татлы бүләк алды.Болардан тыш, район башлыгы сәләтле 20 балага РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова җибәргән бүләкләрне тапшырды. Бәйрәмнән соң балалар бик рәхәтләнеп Кыш бабай, Кар кызы һәм Вячеслав Козлов белән бергәләп фотога төштеләр.
Чыршы бәйрәменнән башка фотоларны безнең газетаның novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев